Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык җырчысы Вафирә ханым Гыйззәтуллинаның бүген туган көне. Исән булса аңа 77 яшь тулыр иде...
Җыр-моңнарын, милләтен ятим итеп, арабыздан китүенә 16 сентябрьдә 22 ел булачак. Казан шәһәренең бишенче гимназия каршында оешкан 26нчы музыка мәктәбендә эшләүче кызы Камилә ханым Гыйззәтуллина белән хәбәрләшеп, Вафирә ханым турындагы хәтирәләрне яңарттык.
—Ел да туган көнендә әнинең каберенә кайта идем. Үзенең туган җиренә Менделеевск районының Камай авылы зиратына җирләнде бит ул. Быел менә беренче тапкыр кайта алмадым. Соңгы араларда гел авырсынып торам. Әтинең дә икенче мәртәбә короновирус белән чирләгән вакыты, ташлап китә алмыйм, көненә икешәр мәртәбә янына барам. Әни быел да көткәндер... Кыш уртасы бит, кайткач, кабере янына ук атлап кермәсәм дә, зират буенда тукталып, күңелемнән әни белән озак сөйләшеп тора идем... Соңгы тапкыр вафат булган көнендә — 16 сентябрьдә кайтып килдем. Аллага шөкер, кабер ташын, чардуганын яңарттым. Риза булып ятсын иде, догаларымнан өзмим дә бит. Тормышның бөтен күңеллелеген үзе белән алып китте әни... Вафатына 22 ел, фатирдагы җиһазларны әни исән чагында үз кулы белән ничек куйган булса, бүген дә шул килеш тора. Әнинең истәлеге итеп саклыйбыз, үзгәртергә кул бармый... Авылга кайткач та кая карама бар нәрсә әнине хәтерләтә... Авыл урамнарына асфальт юлны әни тырышып салдырган иде. Күпме агач утырттырды!.. Авыл уртасында яңа мәдәният йорты да төзетергә иде хыялы, өлгермәде.. Соңрак салдылар аны, китапханәнең бер почмагын әнигә багышланган музей иттеләр. Әнинең бөтен сәхнә күлмәкләре шунда саклана!.. Хәсрәт ялгызы гына йөрми диләр, әнидән соң бит авылдагы төп нигезләре дә янып китте... Әни йөзлек белән туган бала, йөзлеге дә шул утта көйде... — ди Камилә ханым.
—Нигез урыны хәзер бушмы?
—Әнинең Мансур исемле бертуган энесе шул ук урынга йорт күтәрде. Барыбер әнинең исеме алдан йөрде инде, шунсыз кечерәк кенә бура юнәтүе дә бик авырга туры килде аңа. Әниләр сигез бала, һәммәсе дә җырлап үскәннәр, тавышлары бик матур!.. Балачагымда мине гел авылга кайтарып куя иде әни. Унсигезәр онык җыелганыбыз исемдә, Бәдерниса әби дә тарсынмаган бит!.. Авыл эшенә безне әби өйрәтте, яратса да артык иркәләмәде!.. Әллә ничә чакрым ераклыктагы чишмәдән көянтә-чиләк белән су ташыганда гел авыл кызларына соклана идем. Биеп кенә баралар бит, сулары да чайпалмый, иңнәре дә нык, гәүдәләре дә төз!.. Авылга кайткан чакларында әни яныннан кеше өзелмәде, бүген дә бик сагыналар әле әнине...
Их, шул каһәр юл фаҗигасе...
— Бик авыр еллар инде ул. Әнинең дә кирәксезгә чыгып, эшсез тилмергән вакытлары... Бер ел элек кенә әнисе үлеп киткән чак. Әни аны да бик авыр кичерде. Яшәүдән арымыды ул, белмим, әни балконга чыга да: “Әй, Аллаһым! Никләр алмыйсың җанымны?” — дия иде. Ник алай дип әйтте икән, ул кадәр яшәмәслек тә түгел иде хәлебез. 14 сентябрь улым Камилнең туган көне. Акча юк димәде, саклык кенәгәсендәге соңгы бер мең сум акчасын алып, өстәл хәзерләде дә Камилнең бөтен сыйныфташларын чакырды. Туган көн үткәрдек. Авылга кайтып килергә дигән уебыз бар иде. Өлкәннәр көненә дип, әнинең концерт сөйләшәсе килде. Авыл дисәң, машинага беренче булып чыгып утыра иде, ул көнне Камил улым никтер киреләнде, сизендеме... “Кайтасым килми”, — диде. Аңа карап тормадык инде, җыенгач, кузгалдык. Ул җәйне без авылга әллә җиде мәртәбә кайтып килдек. Соңгысында да эшебез дә уңды. Киткәндә Камил артка, әни алга утырды... Юлда әнинең кәефе әйбәт иде. Туктап, урманга кереп чыктык. Табигатьнең матур вакыты — алтын көз. 2001 елларда әле Мамадыш юлы бик тар иде... Соңрак та сөйләшкәнем булды, зур йөк машиналарының җиле безнең “Ока” ише машиналарын “суырып” кына ала икән... Арттан китереп бәрделәр безне. Шунда ук алдагы тәгәрмәч шартлады... Юлның каршы ягына алып сылаган... Әнинең: “Беттек!” — дигән сүзен ап-ачык ишеттем. Каршы як юлда без тагын зур гына ике йөк машинасы белән бәрелешкәнбез... Мин аңыма килгәндә инде җирдә ята идем. Уң аягым селкенеп кенә тора, икенче якка караган... Авыртуын да тоймадым кебек... Әни дә җирдә иде. Ирененнән кан агып чыккан... Кабыргалары үпкәсенә батып кергән мәрхүмкәемнең... Ул бер дигәнче җан биргән. Әнинең китеп барганлыгын шунда ук аңладым мин. Машинаның әни утырган ягы бик нык изелгән иде... Күзем белән Камилне дә эзләп таптым. Аның умрау сөяге сынган, кулын беләгеннән үк кысып тотканнар, маңгае ярылган, шаулап кан ага... Камил белән безне Мамадыш хастаханәсенә алып киттеләр. Укол ясап тормый гына Камилнең маңгаен тектеләр, минем аякка, аның кулына гипс салдылар. “Вафирәне кайда җирлибез?” — дип шалтыраттылар миңа. “Авылга!..” — дидем. Ничекләр генә үгетләп карамадылар. Казанга күмәргә иде исәпләре, бирмәдем. Әни исән чагында ук: “Алай-болай булсам, мине әнинең аяк очына җирләгез!” — дип гел әйтә иде. Әмәнәтен үтәдем. Әни белән саубуллашырга бик күп халык килгән, диделәр.
—Ә сезнең хәлегез ничек иде ул көннәрдә?
—Камил белән Мамадыш хастаханәсендә бер төн кундык без. Икенче көнне вертолет килеп алды. Бик сызландым, үз хәлем үземә җиткән мәл бит, әнине җирләү хәсрәтен аңлап та җиткермәдем бугай. Бер-бер артлы ике операция ясадылар. Бот сөяген җиде җирдән җидешәр сантиметрлы болтлар белән беркеттеләр, Илизаров аппаратын кидерделәр... Ел буена сузылган сызлаулар берни булмаган икән, теге җиде шөрепне дарусыз гына кире борып алганда тереләй ут өстендә биеттеләр. Җиде мәртәбә үлеп терелдем мин. Камил белән икебез ике хастаханәдә яттык җитмәсә, рәхмәт туганнарыбыз, дусларыбыз бүленешеп карадылар. Ул авырлыклар артта калды инде. Баштан кичкәннәрне бер утырып сөйләсәң... Минем аякны бөгелә алмас дигәннәр иде, шөкер, үз аягымда имин генә йөрим. Әле менә март аенда әнинең туган авылына кайтасым бар. Анда ел саен әни исемендәге “Соловушка” дигән конкурс үткәрәләр. Мин жюри рәисе. 12-19 март көннәрендә Казанда 26нчы музыка мәктәбендә шулай ук әни исемендә тагын бер республикакүләм конкурсы үткәрелә. Анда җырлаучылар гына түгел, төрле уен коралларында уйнаучылар да көч сынашачак. Әнинең исеме онытылырга тиеш түгел. Онытмыйлар да! Ике ел элек без яшәгән йортка әнигә мемориаль такта беркеттеләр. Әни: “Сагынырсыз әле...” — дигән иде, без генә түгел, бик күпләр сагыналар икән үзен... Иртәдән бирле шалтыраталар бүген, хатлар язалар. Онытмауларына рәхмәт, — ди Камилә ханым.
Бик тәвәккәл, батыр йөрәкле, милләт җанлы кызын халкы онытмас әлбәттә, сагынып яшәр...
Комментарийлар