16+

Вак-вак атлап – зур җиңүләргә

Безнең белешмә Тулы исеме: Алия Айдар кызы ФӘЙЗУЛЛИНА Туган ягы: Лениногорск шәһәре Уку урыны: КФУның идарә итү һәм территориаль үсеш институты, III курс студенты «Созвездие-Йолдызлык», «Студентлар язы», «ТР студентларының иң яхшы җыры», Р. Бикмуллин исемендәге фестиваль, «Ел студенты» һ.б. конкурслар лауреаты, күптөрле стипендияләр иясе. Быел Оксфорд стипендиясенә лаек булган.

Вак-вак атлап – зур җиңүләргә

Безнең белешмә Тулы исеме: Алия Айдар кызы ФӘЙЗУЛЛИНА Туган ягы: Лениногорск шәһәре Уку урыны: КФУның идарә итү һәм территориаль үсеш институты, III курс студенты «Созвездие-Йолдызлык», «Студентлар язы», «ТР студентларының иң яхшы җыры», Р. Бикмуллин исемендәге фестиваль, «Ел студенты» һ.б. конкурслар лауреаты, күптөрле стипендияләр иясе. Быел Оксфорд стипендиясенә лаек булган.

Көзгә кердек дигәндә генә, кинәт күк йөзе аязып китсә, әй шатлана инде күңел! Бөтен дөнья нурга-моңга күмелгәндәй була. Алия белән без шундый көзге матур көннәрнең берсендә очраштык. Кояш кебек елмаеп кына торган зәп-зәңгәр күзле, озын алтынсу-сары чәчле кыз белән рәхәтләнеп җыр-моң диңгезендә йөздек.
Бу диңгездә Алия күптәннән инде. Шуңа күрә, курыкмыйча, колач салып йөзә. Җырлау сәләте борынгы әби-бабаларыннан ук килсә дә, Алия Фәйзуллина - нәселләрендә музыкаль белем алган беренче кеше. Лениногорсктагы музыка мәктәбендә 8 ел укыган, аны кызыл дипломга тәмамлаган. Җырдан башка тора алмаса да, югары белемне башка юнәлештә сайлаган. Әңгәмәбезне Алиянең җырга булган мөнәсәбәтен ачыклаудан башлап җибәрдек.
- Музыка мәктәбендә белем алырга теләвемә өйдәгеләр каршы килмәделәр. Җырга башта ук хобби итеп кенә карадым, җитдирәк һөнәр үзләштерәсем килде. Муниципаль-дәүләт хезмәткәре белгечлеге шунысы белән кызыктырды - әлеге эшне иҗат белән бергә алып барып була. Аннан соң бик дәрәҗәле һөнәр дә бит. Миндә оештыру, идарә итү сәләте дә юк түгел (елмая).
- Җырга хәзер дә хобби итеп кенә карыйсыңмы?
- Юк, киләчәктә үземне җырчы буларак та күрәм.
- Син катнашкан, лауреат булган конкурслар исемлеге шактый озын. Бәйге-ярышларга ничек «чумдың»?
- Барысы да шул музыка мәктәбендә укыганда башланды. Алтынчы сыйныфта хор укытучым күреп алып, «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашып карарга тәкъдим итте. Анда 18 яшемә кадәр катнаштым. Аннан күреп, башка бәйгеләргә дә чакыра башладылар. Җиңүләр җиңел бирелмәде миңа. Һәр елны берәр адым гына алга атлый идем. 2007 елда, ниһаять, «Созвездие-Йолдызлык»та үзем язган «Ятим бала» җыры белән беренче урынга лаек булдым.
- Димәк, үз җырың җиңү китергән инде. Комбайн турында, ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә, диләр. Болай булгач, син музыкаль комбайн булып чыгасың бит?
- Чит авторларның җырларын җырларга яратмыйм шул. Әти-әнием дә моңа каршы. Халык җырлары булса гына искәрмә ясалырга мөмкин.
Җырларны 14 яшемдә яза башладым. Кемгә ничектер, миңа көй белән сүзләр бер үк вакытта килә. Онытылганчы, тизрәк язып куярга ашыгам.
- Ә җырларыңны профессиональ шагыйрь һәм композиторларга күрсәтеп караганың бармы?
- Бар. Иң беренче җырларымны композитор Риф абый Гатауллинга күрсәткән идек. «Җырларыңның көйләре үзенчәлекле», - дигән иде ул. Бу җирен үзгәрт, теге өлешен төзәт, дигән сүзләр ишеткәнем юк. Шулай да дөрес тәнкыйть сүзләре әйтүләрен теләр идем. Җыр сүзләрен шагыйрьләргә аерым күрсәткәнем юк. «Созвездие-Йолдызлык»та аларны барыбер Язучылар берлеге әгъзалары карый бит инде.
- Алия, сәхнә костюмнарын тектерәсеңме, әллә сатып аласыңмы?
- Безнең гаиләдә шундый шаяру да яши: әти - спонсор, әни - продюсер (көлә). Беренче сәхнә күлмәгемне әле дә хәтерлим. Ап-ак күлмәкне әтием махсус «Созвездие-Йолдызлык»та чыгыш ясар өчен сатып алып биргән иде. Апаларым да күлмәкләр тегеп бирәләр. Гардеробымны ел саен бер күлмәккә булса да тулыландырырга тырышам.
- Университетта җыр-моң сөючеләр өчен мөмкинлекләр бармы соң?
- Бар, уку йортыбыз һәрвакыт иҗат дөньясында әйләнә. Музыка мәктәбендә укыганда, күбрәк русча җырларга туры килде. Татар халык җырларын башкарырга тилмерә идем инде! Һәр борылышын, ноталарын өйрәнәсем килде. КФУда татар халык хоры барлыгын белгәч, туры шунда киттем. Музыкаль белемем булса да, хәйран тырышырга туры килде миңа. 2011 елда җитәкчебез Ирнис абый Рәхмәтуллин мине солист итеп куйды. Быел хорыбызга 45 яшь тула.
- Белүемчә, син фәнни хезмәтләр дә язасың бит әле. Киләчәк турында уйланырга, хыялланырга вакыт каламы?
- Мин укырга яратам. Мәктәптә үк төрле проектлар эшли идем, университетта да фәнни эшчәнлегемне дәвам итәм. Киләчәктә консерваториягә керергә, фән кандидаты дәрәҗәсенә күтәрелергә телим. Ел саен бер җыр яздырырга тырышам. Тавыш режиссеры: «Син университетны тәмамлаганда диск чыгарачаксың инде», - дип көлә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading