16+

Яңа ел чебешләре

Яңа ел якынлашкан саен, бер вакыйганы исемә төшерәм. Хәл болай булды. Берзаман офисыбызга ыспай киенгән бер ир-ат килеп керде: - Хәерле көн, ханымнар һәм туташлар! - диде ул. - Шефыгыз чебешләр сорап заявка биргән иде. Без сүзебездә тордык - китердек ул чебешләрне. Хуҗагыз командировкада икән. Аның кайтканын көтеп тора алмыйбыз...

Яңа ел чебешләре

Яңа ел якынлашкан саен, бер вакыйганы исемә төшерәм. Хәл болай булды. Берзаман офисыбызга ыспай киенгән бер ир-ат килеп керде: - Хәерле көн, ханымнар һәм туташлар! - диде ул. - Шефыгыз чебешләр сорап заявка биргән иде. Без сүзебездә тордык - китердек ул чебешләрне. Хуҗагыз командировкада икән. Аның кайтканын көтеп тора алмыйбыз...

Яңа ел якынлашкан саен, бер вакыйганы исемә төшерәм. Хәл болай булды. Берзаман офисыбызга ыспай киенгән бер ир-ат килеп керде:
- Хәерле көн, ханымнар һәм туташлар! - диде ул. - Шефыгыз чебешләр сорап заявка биргән иде. Без сүзебездә тордык - китердек ул чебешләрне. Хуҗагыз командировкада икән. Аның кайтканын көтеп тора алмыйбыз ич инде, шулай бит?! Акчасын ничек тә түләп, зинһар, алып калыгыз...
- Чебешләр күпме тора? - дип сорады бер хезмәттәшебез.
- Хуҗагыз белән бер чебешне йөз сумнан килешкән идек. Якташ та икән үзе! - диде ыспай егет.
Исемлек төзеп, тиз генә мең дә өч йөз сум акча җыйдык та мөдиребезгә тапшырдык.
- Башта сез безгә чебешләрне бирәсез, аннары без сезгә акча тоттырабыз, - диде мөдиребез ыспай егеткә.
- Кызлар-йолдызлар, хәзер үзем дә күтәрешеп керәм, анда минем ярдәмчеләрем дә бар, - ди бу. - Борчылмагыз!
Мөдиребез Фүлия Шакировна, Сабирова һәм мин, бергәләп, ишегалдына чыктык. Теге әфәнде, мөдиргә карап, болай диде:
- Яшегезне бик хөрмәт итәм, ханым! Сез биредә генә басып торыгыз. Хәзер без кызларыгыз белән чебешләрне бирегә китерәбез!
Фүлия Шакировна, акчаны учлап, миңа сузды:
- Матурларын сайлагыз, чирле-мирлеләрен ала күрмәгез!
Бераз баргач, ыспай егет, Сабирова белән миңа карап:
- Әнә машинабыз тора, хәзер аны шушында китерәбез, - диде һәм кул сузымы гына арага ымлады. - Акыллым, менә сездән акча алганлыкка язу! - дип өстәде.
Ыспай егет, кулыма ниндидер кәгазь тоттырып, акчаны шома гына алды да әлеге машина янына китте. Шулчак төп башына утырып калуыбызны аңладык. Ләкин соң иде инде... Шулкадәр хезмәткәрне юмалап алдаган «чебеш сатучы»ның безне кәкре каенга терәткәненә исебез китте, юкса арабызда тормышны күп күргән ханымнар да, терекөмеш кебек чая-мут кызларыбыз да бар иде ич инде.
Әлеге вакыйганы искә төшергән саен көлеп куябыз: «Яңа ел чебешләре бигрәкләр дә тәмле булды!» - диешәбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading