16+

Яшьлек хатасы газапка сала

Театрларда моноспектакльләр сирәк куела, чөнки аларда бер генә кеше уйнаганлыктан, сәхнәләштерү авыр. М.Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәре буенча «Мин - ана» спектаклен Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында яшь режиссер Рамил Гәрәев сәхнәләштерде.

Моннан берничә ел элек мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган егет Л. Айтугановның «Мин ышанам сиңа» әсәрен сәхнәгә куйган иде.
М.Кәримнең әлеге трагедиясендәге вакыйгалар безне үткән заманнарда күчмә кабиләләр яшәгән чорларга алып кайта. Кабилә башлыгының тол калган хатыны Тәңкәбикә авызыннан сөйләнә ул вакыйгалар. Әлеге рольне уйнаган Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрова тамашачыны үзенә 40 минут буе каратып тотты. Сәхнәдә, өстәл белән урындыклардан кала, берни дә юк. Тирә-юнь караңгылыкка чумган. Яшьлегендә кылган гөнаһы өчен газаплана ана. Ай тотылган шомлы төндә аның улы Акъегет белән Зөбәрҗәтне, аркан белән бәйләп, бүреләр улаган далага җибәрәләр.
Спектакльнең башыннан ахырына хәтле Х.Искәндәрова уйнаган һәр хәрәкәтне тын да алмыйча күзәтәсең. Ананың кичерешләрен, түккән күз яшьләрен үзенең йөрәге аша үткәреп күрсәтә белде ул.
Сценарийның авторы - Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова аның русча тәрҗемәсен дә тамашачыга җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading