16+

«Җырлыйк әле!» тагын яңарды

Игътибарлы тамашачы сизгәндер, октябрьдән башлап, «Җырлыйк әле!»не яңа кешеләр алып бара башлады. Һәрдаим яңалыкка омтылып яшәргә өйрәнгән телевидение бу юлы Гөлдания Хәйруллина белән Газинур Фәйзуллинга тукталырга булган.

«Җырлыйк әле!» тагын яңарды

Игътибарлы тамашачы сизгәндер, октябрьдән башлап, «Җырлыйк әле!»не яңа кешеләр алып бара башлады. Һәрдаим яңалыкка омтылып яшәргә өйрәнгән телевидение бу юлы Гөлдания Хәйруллина белән Газинур Фәйзуллинга тукталырга булган.

Тапшыруның экс-алып баручысы Эльвира Әхтәмова:
- «Җырлыйк әле!»дә ике ел эшләдем. Ул күбрәк күңел өчен эшләнә иде. Тапшыруга үзгәреп торырга кирәк. Безгә дә бер урында таптанып тормаска яхшы булды. «Татарстан хәбәрләре»ндә эшләвемне дәвам итәм. Шуның өстенә «Автобитва» дип аталган рус фильмына төшәргә чакырдылар. Равил абый Галиев гастрольләргә чыгып китте.

Гөлдания Хәйруллина:
- Концертымны караганнар да, ихлас алып баручы кирәк, дип, миңа чыктылар. Үземнең дә берәр тапшыру алып барасым килә иде. Моңа әзерләнә дә башлаган идем хәтта. Әмма бу тәкъдим шуның кадәр тиз булды, Ходай теләгемне бик тиз кабул итте, Аллага шөкер! Башта, билгеле, куркып калдым. Чөнки эшне аннан-моннан гына эшләргә яратмыйм. Бар күңелеңне салганда гына хезмәтнең нәтиҗәсе була. Аннан соң Равил белән дә дуслар бит әле без. Аңа аяк чалу булмасмы, дип тә уйладым. Уйлар каршылыгында бәргәләнгәннән соң, гел чакырып тормаслар, дип, тәвәккәлләргә булдым. Бу тапшыруны үзем дә яратып карый идем. Аны халык та үз итә дип беләм. Шуңа күрә нык тырышырга туры киләчәк. Җиде тапшыру төшердек. Зәңгәр экраннардан күрсәтелгән беренче тапшыруда тавышым юк иде. Кәгазьгә карап сөйләргә яратмыйм, текстны ятларга тырышам. Тыныч кына, үз җаена яшәп яткан баш миенә «нагрузка» булды инде бу. Кызым Лилиянең туен Газинур алып барган иде. Аны шуннан беләм. Үзе бик ачык, молодец егет. Аның белән эшләве бик җиңел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading