16+

«Йорт төзегәндә һөнәрләрем тагын артты»

Бер гаиләдә сигез бала, сигез язмыш. Лаеш төбәгенең бәрәкәтле туфрагында Нәсимә апа белән Нургазиз абый гаиләсендә дөньяга килгән балалар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Кечкенәдән акробатик этюдлар ясап, биеп, җырлап үскән Наилә генә очраклы рәвештә сәнгать юлыннан китеп бара. Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимова белән әңгәмәбез шул чакларны искә...

Бер гаиләдә сигез бала, сигез язмыш. Лаеш төбәгенең бәрәкәтле туфрагында Нәсимә апа белән Нургазиз абый гаиләсендә дөньяга килгән балалар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Кечкенәдән акробатик этюдлар ясап, биеп, җырлап үскән Наилә генә очраклы рәвештә сәнгать юлыннан китеп бара. Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимова белән әңгәмәбез шул чакларны искә...

- Наилә ханым, элек кайберәүләр ата‑ана каршы килү сәбәпле, артист булып китә алмаган. Сезнең юлда андый киртәләр очрамадымы?
- Мин мәктәптә гел «биш»легә генә укыганлыктан, әти табиб булуымны теләгән иде. Ул үзе дә белемле кеше. Авылдашлар аның янына сер сөйләргә дә, киңәш сорарга да килделәр. Миңа әни каршы килеп маташканда, әти аңа: «Кая барасын Наилә үзе белер ул», - дип кенә җавап кайтарды.

Укуны тәмамлап Казанга килгәч, Наил абыем мине шәһәр күрсәтергә алып чыкты. Шул чакта театр училищесы яныннан үтеп барганда, яшьләр имтихан бирергә басып торалар. Шунда кыяр-кыймас кына минем дә кереп чыгасым килде. Керсәм, анда имтихан алып утыручы Рәшидә апа Җиһаншинаны күреп телсез калдым. Артистны беренче мәртәбә күрүем шунда булды. Ул мине имтиханга килгән дип уйлаган. Башкалар беренче турдан узганнар иде инде. Мин жюридагыларга Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укып күрсәттем. Шуннан соң алар миңа өченче турга килергә кушып җибәрделәр. Минем группадаш буласы егетләр Марсель Җаббаров белән Сәлим Мифтахов миңа ул чакта ук артистлар сыман тоелды.

- Артист булып киткәнгә үкенгән чакларыгыз булмадымы соң?
- Эшли башлагач та, һөнәремне дөрес сайладыммы икән, дигән уй булган иде. Аннары яратып эшли башладым. Хәер, балачактан нинди эшкә тотынсак та, яратып эшләргә гадәтләнгән буын бит без.

- Хатын‑кыз артистлар арасында малай ролендә уйнаган артистлар бик сирәк. Сез шуларның берсе...
- Малай ролен мин «Зәңгәр шәл»дә уйный башладым. Миңа хәтле Вера Минкина башкарган иде. Малайлар образында сәхнәдә үзеңне иркен, малайларча тотасың. Яратып, ихластан уйнадым мин аларны.

- Тамашачы спектакль караганда үзе яраткан образның язмышы белән яшәп алгандай була. Үзегезнең дә, «Их, шушы герой кебек булырга иде», дигән чакларыгыз юкмы?
- Образымның язмышы белән сәхнәдә генә яшим мин. Үз язмышым җиңел булмаса да, алай хыялланган чаклар булмады.

- Спектакльләрегез еллар буе бара. Сез аларга яңалыклар өстисезме?
- Әгәр ул яңалыкны тамашачы кабул итә икән, өстисең. «Гөргөри» спектаклендә андый сәхнә күренеше бар.

- Палый ролен Вера ападан соң уйнау ничек булды?
- Башта бик борчылып, каушап башкардым мин аны, чөнки шундый күренекле артисттан соң уйнау зур җаваплылык сорый. Инде ул рольне уйный башлаганга да ун елдан артык вакыт узып киткән.

- Элекке еллар белән чагыштырганда, тамашачы үзгәрәме?
- Әйе, элек ничектер сабыррак иде тамашачы. Хәзер спектакль барышында кычкырып көләргә дә тартынмыйлар. Ихлас күңелдән бирелеп карыйлар дияр идем.

- Сәхнәдәге артист нинди генә хәлләрдә калса да, үз эшен ахырына кадәр җиткермичә туктамый. Шундый мизгелләрегезне хәтердә яңартыгыз әле.
- Бервакыт Ульяновск шәһәрендә «Талак, талак» спектаклен уйныйбыз. Ул вакытта безнең театрда эшләгән Сәлим Мифтахов мине арбада тартып бара, ә мин җырлыйм. Шунда егылып төшүем булды, башымнан кан ага башлады. Тамашачылар бер-берсенә карап пышылдаша башлады, ә мин уенымны дәвам иттем. Шуннан соң Казанга кайткач табибка барсам, «баш мие селкенгән» дигән диагноз куйдылар. Икенче бервакыт сәхнәдә Шәүкәт Биктимеров белән Ринат Таҗетдинов мине көлдереп җибәрделәр. Шулвакыт сөйли торган монологымны онытып җибәрдем, һич искә төшерә алмадым. Аннары калган урыннан сөйләшүне дәвам иттек.

- Карап торырга чибәр, яшь артист кызның күңелен кайсы егет яулады соң?
- Саша исемле мордва егете иде ул. Безнең театр оркестрында торбада уйнады. Татарча яхшы сөйләшә иде. Аннары хәрби оркестрга китте. Улыбызга егерме яшь тулгач, аның белән безнең юллар аерылды.



- Сез күп кенә күренекле шәхесләр белән эшләдегез. Араларында үзегезгә карата әйткән гыйбрәтле сүзләрен хәтер сандыгыгызда да саклыйсыздыр.
- Рәшидә апа Җиһаншинаның: «Сеңлем, мин синең сәләтеңә ышанам. Тыйнаклыгың шулай дәвам итсен», дигәнен һич онытмыйм. Аннары өлкәннәрнең һәр киңәшенә колак сала идек без.

- Сез тыйнак кына булсагыз да, көчле рухлы хатын-кыз. Шулай булмаса, ялгызыгыз гына ике җәйдә бакча йортыгызны да салдырып куя алмас идегез.
- Моннан ике ел элек бакчадагы йортым янып көлгә әйләнүен бик авыр кичердем мин. Җитмәсә бөтен җиһазлары да яңа иде. Шуннан соң үз-үземә: «Мин яңасын төзергә, булдырырга тиеш», дигән максат куйдым. Саулык булса, бар да була икән ул. Бакчаны эшләгәндә һөнәрләрем тагын артты. Ирләр генә эшли торган эшләрне дә үзләштерергә туры килде. Тормыш чыныктыра ул. Мин Казанга килеп эшли башлагач та, әти-әнидән ярдәм көтмичә, үз көчемә ышанып яшәргә тырыштым.

- Тормышта Сезнең иң зур уңышыгыз нәрсә булды?
- Минем өчен иң зур уңыш - улым Радикның кешелекле булуында. Аның холкы белән тырышлыгын да үземә охшаталар. Ул Казан шәһәре казначейлыгында җитәкче урынбасары булып эшли. Киленем Ләйсән - табиб.

- Артист баласының театрда үсүе яңалык түгел. Бүгенге көндә улыгызның сәнгатькә мөнәсәбәте ничек?
Ул һәрвакыт безнең янда булды. Бигрәк тә оркестр чокырында әтисе янында утырырга ярата иде. «Ак калфак» спектаклендә малай ролен уйнаганда мине кыйнау күренеше бар. Шул чагында мине жәлләп, күзләреннән яшьләр тама иде баланың. Хәзер дә театрны ярата.

- Сез заманында оста итеп Рамил Миндияр концертларын да алып бара идегез бит әле.
- Уналты ел бергә яшәсәк тә, мин ул кешене күңел дәфтәреннән күптән сызып ташладым инде.

- Үзегезнең эч-серләрегезне кемгә сөйләргә яратасыз?
- Туганнарым, сеңелләрем иң якын сердәшләрем, киңәшчеләрем. Аннары Рузия Мотыйгуллина миңа чын дус.

- Бу тормыштан нинди могҗиза көтәсез?
- Хәзер мин тормышка башкачарак карыйм. Үзем, балаларым,туганнарым сәламәт булсын. Улым йөземне кызартмасын, дип уйлыйм. Ә инде могҗизаны кеше үз тырышлыгы белән булдыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading