16+

Заяга узмаган гомер (Шагыйрә Заһирә Гомәрова турында)

Арча районы - татар әдәбиятына бик күп талантлы шә­хесләр биргән төбәк. Алар арасында язучылар, шагыйрь­ләр, сәнгать әһелләре, галимнәр һәм башкалар бар. Ә менә Кесмәс елгасы буена урнашкан авыллардан чык­кан күренекле кешеләрне генә санасаң, мөгаен, кул бар­маклары гына җитмәс иде. Шуларның берсе - балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрова. Гүзәл табигатьле Чөмә-­Елга авылында...

Заяга узмаган гомер (Шагыйрә Заһирә Гомәрова турында)

Арча районы - татар әдәбиятына бик күп талантлы шә­хесләр биргән төбәк. Алар арасында язучылар, шагыйрь­ләр, сәнгать әһелләре, галимнәр һәм башкалар бар. Ә менә Кесмәс елгасы буена урнашкан авыллардан чык­кан күренекле кешеләрне генә санасаң, мөгаен, кул бар­маклары гына җитмәс иде. Шуларның берсе - балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрова. Гүзәл табигатьле Чөмә-­Елга авылында...

Арча районы - татар әдәбиятына бик күп талантлы шә­хесләр биргән төбәк. Алар арасында язучылар, шагыйрь­ләр, сәнгать әһелләре, галимнәр һәм башкалар бар. Ә менә Кесмәс елгасы буена урнашкан авыллардан чык­кан күренекле кешеләрне генә санасаң, мөгаен, кул бар­маклары гына җитмәс иде. Шуларның берсе - балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрова.
Гүзәл табигатьле Чөмә-­Елга авылында Әбүбәкер һәм Каюмә гаиләсендә Заһирә исемле кыз туа. Ул, туган авылында дүрт ел белем алып, Сикертән җидееллык мәктәбен тәмамлый. Кечкенә кызчык мәктәптә укыганда ук укытучы булу теләге белән яши. Язучыларыбыз Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахуновлар белән бер чорда Арча педагогика училищесында уку бәхете тия аңа. Аннан соң Заһирә Казан дәүләт педагогика институтының химия-биология бүлегендә укый. Хезмәт юлын ул Иске Масра авылындагы мәктәптән башлый.
Заһирә Гомәрованың шигырьләр белән мавыгуы алтынчы сыйныфта укыганда башлана. Чехов, Толстой әсәрләрен күп укый, ә үзенең шигырьләрен, кәгазь булмау сәбәпле, иске китап битләренә яза. Ләкин аның шигырь язуын берәү дә белми. Ә менә Саба районы (ул чорда Чуриле районы) Эзмә авыл мәктәбенә эшкә урнашкач, аның тормышы төптән үзгәрә. Чөнки шигырьләрен ул Саба район газетасында бастыра башлый. Габделбәр исемле укытучы егеткә кияүгә чыгып, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Ә шигърият белән мавыгуы һаман дәвам итә.
Иң беренче шигырьләр җыентыгы «Яшьлек таңы» исеме белән 1964 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Заһирә ханымның балалар өчен язылган шигырьләре, хикәяләре ике дистәгә якын китапка тупланган. «Иске ел кая китә», «Чын герой», «Нәни врач», «Йөгерек елга», «Әниснең әнисләре» һәм башка китаплары балалар өчен зур бүләккә әверелә. Чөнки үзе гомере буена балалар белән эшләгән кеше буларак, аларның яшь үзенчәлекләрен, психологияләрен күздә тотып, балалар аңына барып җитәрлек шигырьләр иҗат иткән ул. Шигырьләре балалар күңелендә тиз истә кала, аларны фантастик дөньяга алып кереп китә, табигать серләрен аңларга ярдәм итә, туган якка мәхәббәт, дуслык-туганлык сыйфатлары тәрбияли. Шулай ук тәүфыйклы булып үсәргә, олыларны ихтирам итәргә, кечеләрне якларга, игелекле булырга өйрәтә.
Заһирә апа күпкырлы шәхес буларак билгеле: талантлы укытучы, балалар шагыйрәсе, хикәяләр язу остасы, шахматчы, мандолиначы, музыкант, оста оештыручы, Язучылар берлеге әгъзасы, Саба район газетасы редакциясе каршында оештырылган «Мишә дулкыннары» әдәби берләшмәсенең активисты. Эзмәдә авыл советы рәисе булып эшләве дә аның халык ышанычын яулавы һәм кеше белән уртак тел таба белүендә булгандыр. Заһирә Гомәровага театр төшенчәсе дә ят түгел. Керәнне авылында укытканда, аңа Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә «Кыз урлау», «Ташкыннар», ә Эзмәдә «Башмагым» спектакльләрендә уйнарга туры килә. Шул ук вакытта читтән торып Казан музыка училищесы каршындагы курсларны тәмамлап, музыкаль белем дә ала. Шагыйрә үзе турында болай дип язган: «...Үзем төрле музыка уен коралларында уйнагач, минем укучыларым да музыкага гашыйклар иде. Алар җырлый яки уйнарга өйрәнә, ярты авылны мандолинада уйнарга өйрәттем...».
Шахмат-шашка белән мавыгуы да аңа уңышлар гына китерә. Берничә ел рәттән республикада уздырылган ярышларда чемпион исеменә лаек була.
Истәлекләрне укыйм да гаҗәпкә калам: бу ханымның шәхси тормышына вакыты калдымы икән соң? Аның бит әле бер-бер артлы туган өч кызы бар, ире, әти-әнисе, хуҗалыгы. Минем уйлавымча, Заһирә апа һәр минутны эшкә җиккән. Шуңа да ул барысына да җитешкәндер. Шагыйрәнең тормыш принцибы да шигырь юлларында ачык чагыла сыман:
Көн туса, күбәя эшләрем,
Эш артса, күбәя көчләрем.
Ялкынын дөрләтә хисләрем,
Эшләрем бетмәсен-бетмәсен,
Бер минут әрәмгә үтмәсен.
Без - якташлары, аны искә алып, төрле чаралар үткәрәбез. Туган авылы Чөмә-Елганың бер урамы Заһирә Гомәрова исемен йөртә. Шагыйрә гомеренең соңгы 15 елын (пенсиягә чыккач) Яр Чаллы шәһәрендә үткәрә. Анда аның кызлары яши. Бүгенге көндә балалар шагыйрәсенең фонды кызы Зәбидә апада саклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading