16+

Зөфәр Хәйретдинов: “Ничә еллар узгач, син мине яңадан сәхнәгә чыгардың”

Популяр җырлар авторы Ринат Мөслимовның иҗатына багышланган “Бүләк булып калсын җырларым” китабы яңа гына табадан төште. Ул 2022 елның 22 сентябрендә якты дөньядан киткән иде.

Зөфәр Хәйретдинов: “Ничә еллар узгач, син мине яңадан сәхнәгә чыгардың”

Популяр җырлар авторы Ринат Мөслимовның иҗатына багышланган “Бүләк булып калсын җырларым” китабы яңа гына табадан төште. Ул 2022 елның 22 сентябрендә якты дөньядан киткән иде.

Авторның 400дән артык җырын 30дан артык җырчы башкара. Шигырьләренә язылган җырлары Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Фирдүс Тямаев, Филүс Каһиров һәм башка татар эстрадасы йолдызлары башкаруында яңгырый. 15 март көнне Ринат Мөслимов истәлегенә багышланган иҗат кичәсе оештырылачак.

– Ринат Мөслимов - мин шагыйрь дип күкрәк кагып йөрмәде. Бер концертта: “Туган көнемдә мин дә иҗат кичәсе оештырачакмын”, – дип әйткән сүзләре истә калды. Аның гозерен үтәргә булдык. Бу – Ринат абыйны искә алу кичәсе. Концертка иң танылган җырларын сайлап алдык. Күпләрнең катнашасы килде, үпкәләүчеләр дә булды, – диде Татарстанның атказанган артисты, концертның сәнгать җитәкчесе Раяз Фасыйхов.

Ринат Мөслимов композитор Зөфәр Хәйретдинов белән берлектә 60тан артык җыр иҗат иткән. Ничә еллар дәвамында иңне-иңгә куеп эшләгән сәгатькә гашыйк ике шәхес җан дусларга әверелгән. 
– Ижат юлымда Мансур абый Шигапов, Ринат абый Мөслимов кебек шагыйрьләр белән эшләргә туры килде. Алар гыйбрәтле язмышлы кешеләр. “Шиңгән чәчкәләр" җыры туганнан соң, Ринат абый бик озак елларга югалып торды. Аның шигыренә көй язгач: “Ничә еллар узгач, син мине яңадан сәхнәгә чыгардың”, – диде ул миңа. “Зөфар Хәйретдинов миңа җан өрде”, – дигәне әле дә хәтеремдә. Ринат абыйның иҗатында – эчкерсезлек, гадилек, тормышчанлык ярылып ята. Ул хәтта очып барган каргага карап та шигырь яза ала иде. Ринат абый - кабатланмас, кызык кеше булды. Бу концертта Ринат абыйның иң танылган җырлары яңгыраячак, – дип хәтерен яңартты Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов. 

Ринат Мөслимовка багышланган иҗат кичәсендә артистларга кушылып җырлау мөмкинлеге дә булачак. Сәхнәнең ике кырыенда махсус экраннар урнаштырылачак. Анда җырларның сүзләре күрсәтелеп барачак. 

– Ринат абый үзен шагыйрь итеп танытырга теләмәсә дә, бу кичәдә аның шигырьләрен яңгыратасым килде. Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов, Резедә Сәләхова белән берлектә шигъри блоклар тупладык. Ринат абый киң күңелле, яхшы кеше иде, шуңа күрә кичәне дә күңелле итеп үткәрәсе килде, – диде концертның режиссеры Марсель Мәхмүтов.

Зөфәр Хәйретдинов Раяз Фасыйховның яшерен сәләтен дә ачты әле. Ул – пародия остасы икән. “Әгәр Раяз Ринат абый кебек сөйләшсә, кире терелгәненә ышанып та була”, – ди Зөфәр әфәнде. 
– Ринат абыйның дуслары бик күп булды. Ул бөтен кешене тигез күрде. Берзаман иртәнге 9да шалтыратты: “Ни хәлләрең бар?”, – дип сүз башлады. Телефонны алмыйча, кире шалтыратсаң: “Эре бәрәңге ашадыңмы әллә, Балтач мишәре”, – дип күңелне күтәрде. Ул авыр сорауларны да хәл итә белде. Кичәне оештырырга, китап чыгарырга ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт әйтәсем килә, – диде Раяз Фасыйхов.

“Бүләк булып кайтсын җырларым” китабы 1 мең данәдә басылды. 9 март көнне ул сатуга чыкты. Кайбер битләрендә куар-кодлар бар. Аның ярдәмендә җырны тыңлап та була. 

– Ринат Мөслимов тумышы белән Актаныш районыннан. Анын туган ягына багышланган жырын гимн итеп башкаралар. Бик зур эш башкарылды. Бу жырларны туплаган хезмәткәребез Рәмзия Шакировага рәхмәт. Бу китап Ринат абый рухына дога, халык өчен хатирә булсын, – дип йомгаклады Татарстан Китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов.

Ринат Мөслимовның иҗат кичәсе 15 март 17:00 “Пирамида” концертлар залында була. Килми калмагыз!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading