16+

Зифа Нагаева: «Оныкларым миңа ничек киенергә кирәк икәнен дә өйрәтә»

- Оныкларга кагылышлы сорауларга дулкынланып җавап бирәм. Шушы кадәрле бәхетне күрер өчен яшәгәнмен икән, дим.

Зифа Нагаева: «Оныкларым миңа ничек киенергә кирәк икәнен дә өйрәтә»

- Оныкларга кагылышлы сорауларга дулкынланып җавап бирәм. Шушы кадәрле бәхетне күрер өчен яшәгәнмен икән, дим.

Оныклар ул -балаларны да арткарак чигендерә торган олы бер кыйммәт. Ике малай оныкны шау­-гөр килеп үстердек. «Малай-калай»лардан соң быел җәй кыз оныгыбыз туды. Сөенеп бетә алмыйбыз! Радмил һәм Идел белән паркларга йөрибез, чаңгыда шуабыз, велосипедта җилдерәбез.

Радмил безнең бигрәк фантазер инде! Алар бит минем ничек җыр иҗат иткәнне күрәләр. Бервакыт үзе дә диктофон алып, үзенчә җыр язган. Аннары аны компьютерга керткән. «Нәнәй, җырчылар килсә, минем җырны биреп җибәр», - диде. Ул көнне Азамат Гафаров килгән иде. «Абый, ник минем җырны алмыйсың», - дип көлдерде. «Икенче килгәндә синекен алып китәрмен», - дип ышандырды Азамат.

Әле бит алар мине ничек киенергә кирәк икәнен дә өйрәтә! Матур концерт күлмәкләремә ушлары китә. «Нәнәй, бүген син шундый матур идең», - диләр. Кунакка җыенганда көндәлек киемне киям икән, алар концерт күлмәгемне киюемне үтенә. Янәсе, мин һәрвакыт матур булырга тиеш. Туфлиләремә кадәр тикшерәләр: кайсысы кайсы күлмәккә килешә микән.
Һәр кешегә әби, бабай булырга язсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading