16+

Анда «Карга боткасы»н бәйрәм итеп, «Кәрия-Зәкәрия»не җырлыйлар

Халкыбызның күркәм бәйрәм-йолалары онытыла бара, диләр. Нишләтәсең, дөресе шул. Татар телле булсак та, балабызны беребезнең дә алдына алып, татар халкының мәкаль-әйтемнәрен өйрәтеп, милли бәйрәмнәребез хакында сөйләп утырганы юктыр.

Анда «Карга боткасы»н бәйрәм итеп, «Кәрия-Зәкәрия»не җырлыйлар

Халкыбызның күркәм бәйрәм-йолалары онытыла бара, диләр. Нишләтәсең, дөресе шул. Татар телле булсак та, балабызны беребезнең дә алдына алып, татар халкының мәкаль-әйтемнәрен өйрәтеп, милли бәйрәмнәребез хакында сөйләп утырганы юктыр.

Ә менә Казанның Совет районындагы 50нче «Салават күпере» балалар бакчасында халкыбызның күркәм бәйрәм-йолаларын онытырга «ирек куймыйлар». Күптән түгел генә биредә узган «Карга боткасы» бәйрәме шуның бер дәлиледер.

Бик борынгы заманнарда кешеләр язны кара каргалар канат очларында алып килә дип ышанганнар. Карлар эреп, гөрләвекләр ага башлагач, яз хәбәрчеләре хөрмәтенә, «Карга боткасы» бәйрәме уздыра торган булганнар.

Милли киемнәрдән киенгән балалар, бәйрәмнең йоласына туры китереп, башта «өйдән өйгә йөреп» ярма, май, шикәр, тоз җыеп, ботка өчен тәгамнәрне бирүче әби-бабайны бәйрәмгә чакырып чыктылар. Алар уйнап-көлеп, җырлап-биеп торган арада, әби-бабай ролен бик оста башкаручы әти-әниләр учак ягып, ботка пешерә торды.

«Кәрия-Зәкәрия»не җырлап, «Чума үрдәк, чума каз»ны уйнап, шигырьләр сөйләп, кашыкка йомырка куеп йөгереп ярышып алган арада ботка да өлгерде. Кечкенә артистлар тәмләп карга боткасы ашаганнан соң, калганын җиргә, суга, һавага һәм каргаларга бирделәр. Әлеге бәйрәмне генә көткән диярсең, көннәр дә җылытып җибәрде.

Һәр нәрсәне бөтен ваклыкларына кадәр уйлап, барлык бәйрәмнәргә дә әти-әниләрне җәлеп итеп, чын гаилә бәйрәме кебек уздыра белә тәрбияче Надежда Максимова бакчадагы чараларны.

Әнә шулай сиздерми генә, ата-ана белән бала күңеленә күпер сала ул. Туган телендә бихисап шигырь, җыр, табышмак, әйтем-мәкаль, бәйрәмнәрне аның төркеменә йөрүче балалар төнлә йокысыннан уятып сорасаң да беләдер. Сабый күңеленә салынган мондый энҗеләрнең кыйммәте бәһасез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading