16+

Ата-аналар балалардан ник көнләшә?

Быел Белем көне Гает бәйрәме белән бергә туры килүе белән дә истәлекле булды. Ә кайберәүләр өчен бу көн өчләтә бәйрәм иде.

Ата-аналар балалардан ник көнләшә?

Быел Белем көне Гает бәйрәме белән бергә туры килүе белән дә истәлекле булды. Ә кайберәүләр өчен бу көн өчләтә бәйрәм иде.

1 сентябрьдә республикада дүрт яңа мәктәп ишекләрен ачты.

Биектауда сафка баскан 4нче мәктәп 500 балага исәпләнсә дә, быел анда 370 укучы гына белем алачак. Мәктәп янында ук яңа стадион төзелгән, анда футбол класслары эшләячәк. Шулай ук укучылар Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе белән дә элемтәдә торачак. Уен коралларында уйнарга өйрәнү, хореография, сәнгать белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. Киләчәктә биредә бассейн төзү дә күздә тотыла.

Чаллыда ачылган мәктәп шәһәрдә иң зурысы булып санала. Анда быел берьюлы 13 беренче сыйныф булачак. Мәктәптә ике бассейн, ике спорт залы, футбол кыры бар. Мәктәп ачылышында Татарстан Президенты да катнашты. Аннан соң ул Казанның 180нче полилингваль гимназия ачылышында да булырга өлгерде. Бу белем бирү йортын "киләчәк мәктәбе" дип тә йөртәләр. Чынлап та мәктәптә иң заманча җиһазлар урнаштырылган, белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә филология һәм мәгълүмати-технологик юнәлешләр буенча белем алачаклар. Гимназиядә математикага, телләрне өйрәнүгә өстенлек бирелгән аерым сыйныфлар булачак. Чит телләрне дә тирәнтен өйрәтергә җыеналар. Инглиз теленнән тыш, кытай, француз, испан, алман телләрен дә үзләштерәчәкләр. Шунысы да игътибарга лаек: мәктәптә инклюзив белем бирү буенча барлык уңайлыклар тудырылган. Бар җирдә дә физик яктан мөмкинлеге чикле балалар өчен җайланмалар куелган.

- Балалар көндәшлеккә сәләтле булсын өчен, шартлар, мөмкинлекләр тудыру - безнең бурыч. Сезнең мәктәп һәрчак алдынгы булсын, ә укучыларга һәрвакыт уңыш елмайсын, - дип котлады Рөстәм Миңнеханов укучыларны.

Бәйрәмнең абруйлы кунакларының тагын берсе - Россиянең мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова: "Биредә сез укытучыларыгыз белән кулга-кул тотышып, тәрбия, патриотлык һәм гражданлык юлын үтәчәксез. Безнең барыбыз өчен дә бу мөһим", - дип искәртте. Ул Россия мәгариф министры Ольга Васильева исеменнән дә котлау сүзләрен җиткерде. Мәктәпне беренче сентябрьгә өлгертүдә зур көч куйган "Ак Таш" төзелеш компаниясенең директоры Газинур Әхмәтов мәктәп җитәкчелегенә символик төстә "алтын ачкыч" тапшырды. Гимназия директоры Илдар Сәяхов исә балалар, әти-әниләр, педагоглар коллективы исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерде. Аның сүзләренә укучылар да кушылды.


Быел республика мәктәпләрендә 402 мең укучы белем ала, аларның 48 меңе - беренче сыйныф укучылары. Шул исәптән, 120 мең укучы Казан мәктәпләре бусагасыннан атлады, аларның 14,9 меңе - беренче сыйныф укучылары.


Кунаклар гимназия белән якынрак та танышып чыктылар. Гимназия нәфис гимнастика буенча "Приволжанка" спорт мәктәбе белән дә хезмәттәшлек итәргә планлаштыра, физкультура дәресләрен дә бассейнда йөзү белән аралаштырырга ниятлиләр. Балалар белән аерым тренерлар шөгыльләнәчәк. Балалар синхрон йөзү, нәфис гимнастика буенча кунакларга чыгышлар әзерләгән иде. Беренче сыйныфлар ачык дәрес күрсәтте. Актлар залында музыка тынмады. 19нчы музыка мәктәбе укучысы Илнур Фәсхетдинов җитәкчелегендә курайчылар төркеменә йөрүче балалар: "Мондый шартлар тудырылганда, тагын да дәртләнеп иҗат итәбез, милли уен коралларын, татар халык моңнарын популярлаштырырга кирәк", - диделәр.

Башкалада 181 нче күп профильле мәктәп ачылышында катнашкан премьер-министр Алексей Песошин исә укучыларыбызның белем дәрәҗәсен югары бәяләде.

- БДИлар буенча югары баллар, олимпиадалардагы уңышлар буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында барабыз. Инфраструктурага зур басым ясала. 2011 елдан алып 2016 елга кадәр республикада 36 яңа мәктәп салынды, 1000 балалар бакчасы төзекләндерелде, - диде Алексей Песошин.

Ата-аналар өчен дә балаларының барлык шартлар тудырылган мәктәпләрдә укуы сөенеч. Белем көне уңаеннан, каеннар аллеясы утыртуда катнашкан 181нче мәктәп беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре: "Балаларыбызга көнләшеп тә куябыз. Үзебез дә мондый мәктәптә укыр идек", - диләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading