16+

Балалар ялы: җәйгесе үтте, көзгесе алда әле

Ел саен каникуллар чорында балаларның ялын оештыру республикада мөһим социаль юнәлешләрнең берсе булып тора.

Балалар ялы: җәйгесе үтте, көзгесе алда әле

Ел саен каникуллар чорында балаларның ялын оештыру республикада мөһим социаль юнәлешләрнең берсе булып тора.

Җәйге сменалар тәмамланганнан соң лагерьлар тынып, бушап калды. Әмма инде тиздән – көзге каникуллар, димәк, ял үзәкләре янә балалар тавышына күмеләчәк.  Бер төркем лагерьлар укучыларны ел әйләнәсендә кабул итү шартларына ия.

Татарстан балалар ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруда яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, Россия төбәкләре арасында алдынгы урыннарда бара. Ел саен лагерьларда 200 меңнән артык бала ял итә. Шуларның күпчелеге, билгеле, ял белән җәйге чорда колачлана. Әйтик, быелның июнь-август айларында 148 меңнән артык укучы төрле юнәлешле лагерьларда яңа уку елына көч туплый алган. Бу билгеләнгән планның 91 проценты. Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, кайбер балалар авыру сәбәпле лагерьларга бара алмаган, кемдер үз сәбәпләре белән юлламадан баш тарткан. Әмма план тулмауның бер зыяны юк, ди ул. Көзге һәм кышкы чорда ял итүчеләр күбрәк булачак.

Балаларның ял дәвамлылыгы 7-21 көн тәшкил иткән. Ата-аналар нарасыйлары өчен төрле ял формалары сайлый алган. Мәктәп яны, палаткалы, ял-хезмәт лагерьлары, стационар ял үзәкләрендә профильле һәм тематикалы сменалар оештырылган, санатор-курорт оешмаларында дәвалану һәм башка мөмкинлекләр тудырылган. Юлламаларның бюджет бәясе 6350 сумнан 22172 сумга кадәр тәшкил иткән. Ата-аналар ялның дәвамлылыгы һәм төренә карап, 3300 сумнан 14 мең сумга кадәр акча түләгән.

Ринат Садыйков  билгеләп узганча, 2023 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен финанслау 2 331 954,9 мең сум тәшкил иткән. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел бүлеп бирелгән акчалар күләме 330,24 млн. сумга арткан, 2022 ел дәрәҗәсеннән 19 процентка күбрәк булган. 
Ел саен бер төркем балаларга лагерьларда бушлай ял итү мөмкинлеге тудырыла. Авыр тормыш хәленә эләккәннәр, дәвалануга, тернәкләнүгә мохтаҗлар, сәләтле балалар, исәптә торучылар бюджет хисабына сәламәтләнә.

Шулай ук быел Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан килгән балаларның ялы һәм сәламәтләндерүе оештырылган. Барлыгы 735 бала һәм яшүсмер Татарстан Республикасы лагерьларында ял иткән. Хәзерге вакытта Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләреннән килгән 200гә якын бала "Заречье" лагерендә ял итә. Мобилизацияләнгән кешеләрнең балалары да игътибар үзәгендә - 3 меңгә якыны инде лагерьларда булып кайткан. 

-  Әлбәттә, балаларның сыйфатлы ялында инфраструктура зур роль уйный. Балаларның өйләренә нинди кәефтә әйләнеп кайтулары аларның нинди лагерьга эләгүенә, анда нинди мохит тудырылуына бәйле. Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән эшләнгән «Җәй - балаларга» дип исемләнгән лагерьларны реновацияләү программасы ярдәмендә без ил күләмендә чын-чынлап уникаль ял итү инфраструктурасы барлыкка килүен күрәбез, - диде Татарстан яшьләр эшләре министры.

Программа гамәлдә булган 2019 елдан бирле 29 балаларны савыктыру лагере капиталь төзекләндерелгән, реконструкцияләнгән һәм төзелгән. Бу максатларга 4,3 млрд. сум тотылган. 2023 елда әлеге программага Татарстан Республикасының 14 муниципаль берәмлегендә 15 балалар лагере кертелгән, 1,335 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. 

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе  буенча тәүлек әйләнәсендә кайнар линия телефоны эше оештырылган. Ял итү һәм сәламәтләндерү оешмалары сайтларында һәм социаль челтәрләрендә ата-аналар өчен барлык мөһим мәгълүмат урнаштырылып бара, бар сорауларга җавапны министр шуннан эзләргә киңәш итте. Барлыгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре буенча 10 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Җәйге ялның сыйфатын бәяләү өчен белгечләр үзләре дә 20 мең ата-ана белән элемтәгә кергән. Аларның 90 проценты балалары ялын уңай бәяләгән. 2 проценты ашатуга, әйдәманнар белән мөнәсәбәтләргә, отряд эчендәге мохиткә бәйле борчулары белән уртаклашкан.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading