16+

Баллар җыябыз: имтиханнар 2 июльгә кадәр дәвам итә

Чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче БДИ нәтиҗәләре билгеле. Быел химия, география, әдәбият буенча БДИ баллары югары уку йортларына керү өчен җитәрлек җыелган. Әлегә җәмгыять белеме буенча тапшыручылар түземсезләнеп нәтиҗә көтә. Имтихан баллары 24 июньнән соң гына билгеле булачак. 

Баллар җыябыз: имтиханнар 2 июльгә кадәр дәвам итә

Чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче БДИ нәтиҗәләре билгеле. Быел химия, география, әдәбият буенча БДИ баллары югары уку йортларына керү өчен җитәрлек җыелган. Әлегә җәмгыять белеме буенча тапшыручылар түземсезләнеп нәтиҗә көтә. Имтихан баллары 24 июньнән соң гына билгеле булачак. 

Хәзер БДИда теоретик белемнәрне өйрәнү генә түгел, ә аларны гамәли куллануга да игътибар итә башладылар. Биремнәрнең күп өлеше шуңа бәйле рәвештә үзгәртелде. Мәктәп имтиханы баланы кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль табарга, аны анализларга, системалаштырырга һәм аларны тикшерергә, фикер алышырга, модельләштерергә, үз фикереңне дәлилләргә өйрәтергә тиеш  була. Шулай да фәннәрне тикшерә торган эчтәлек үзгәрмәгән, әмма төрле мәгълүматны анализлау күнекмәләрен, үз фикереңне дәлилләү, гамәли мәсьәләләрне хәл итү өчен төрле белемнәрне куллануга зур игътибар бирелгән. 

Химия
Химия буенча БДИда катнашучылар атом төзелешен, химик элемент төрләрен, төрле факторларның реакция тизлегенә йогынтысын фаразлау, төрле билгеләр буенча химик реакцияләрне классификацияләү буенча биремнәрне уңышлы үтәгән. Катлаулы биремнәрне дә яхшы башкарып чыкканнар. 26 май көнне төп вакытта химияне Россиядә 77 меңнән артык катнашучы тапшырган, шуларның 12 меңгә якыны 81-100 балл аралыгында нәтиҗә күрсәткән. 100 балл җыеп, иң югары балларны 664 укучы җыйган. Бу фән буенча уртача балл, башлангыч мәгълүматларга караганда, 54,3 тәшкил иткән. Татарстанда химия буенча 2017 кеше имтихан тапшырган. 24 укучы100 балл җыйган. 229 кеше минималь чикне уза алмаган. Химия буенча БДИның уртача баллы 61,57 тәшкил иткән. 

Әдәбият
2022 елгы рус әдәбияты буенча БДИ яңалыклары имтихан бирүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Чыгарылыш сыйныф укучылары берничә альтернативадан биремнәр сайлап алу хокукына ия булды. Анализ өчен үзләре теләгән әдәби әсәрләрне куллана алган. Имтиханда инша текстын грамоталылыкка тикшергәндә орфографик сүзлектән файдаланган. БДИда катнашучылар әдәбият тарихы һәм теориясе өлкәсендәге белемнәрен дә күрсәткән. Әдәбият буенча БДИны 42,5 меңгә якын кеше тапшырган. Аларның 8 меңгә якыны 81-100 балл эчендә нәтиҗә күрсәткән. 1072 катнашучы 100 балл җыйган. Уртача балл 60,8 булган. Татарстанда әдәбият буенча БДИ 798 кеше тапшырды. 39 катнашучы 100 балл җыйган. 8 кеше минималь чикне уза алмаган. Әдәбият буенча БДИ уртача 65,02 балл тәшкил иткән.

География
2022 елда география фәненнән БДИга тәнкыйди фикерләүгә, үз карашыңны белдерүгә юнәлтелгән яңа иҗади биремнәр кертелгән иде. Бу биремнәр уңышлы үтәлгән. Имтиханда катнашучылар гомуми географик закончалыкларны белүләрен күрсәткәннәр, статистик белешмә материалларына таянып, биремнәрне уңышлы үтәгәннәр.
География буенча БДИда 13 меңнән артык кеше катнашты. Әлеге фән буенча уртача тест баллы 54,6 тәшкил итте, 34 укучы йөз баллга лаек булды. Татарстанда исә география буенча БДИны 147 кеше тапшырды. Алар арасында йөз балл җыючылар юк. 2 кеше минималь чикне узмаган. География буенча БДИның уртача баллы – 62,43.

БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә, БДИда катнашучыларның барысы да Рособрнадзор рәсми сайтында https://checkege.rustest.ru/ белә алачак. География, әдәбият, химия буенча куелган баллар белән килешмәү турында апелляциягә гаризалар 2022 елның 10 июненнән 14 июньгә кадәр кабул ителә. Конфликт комиссиясе утырышы 2022 елның 16 июнендә мәгълүматны эшкәртү төбәк үзәгендә (Казан шәһәре, Боевая ур., 13 йорт) узачак. “Имтиханнарның төп чоры дәвам итә. БДИ процедурасы тотрыклы эшләнгән. Имтиханнар штат режимында җитди өзеклекләрсез уза. Нәтиҗәләрне эшкәртү расланган график нигезендә алып барыла. Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга лаеклы әзерләнергә ярдәм иткән һәм БДИны югары оештыру дәрәҗәсендә үткәрүне тәэмин иткән барлык педагогларга рәхмәт белдерәсем килә”, – дип белдерде Анзор Музаев.

Быел БДИның төп чоры 26 майдан 2 июльгә кадәр уза. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading