16+

«Бер законны да бозмыйбыз»

Бу елның беренче сентябреннән Россиядә «Мәгариф турында»гы яңа закон гамәлгә керәчәк. Татарстан исә республиканың аерым канунын булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Аның проекты әзерләнде, беренче укылышта кабул да ителде. Шулай булуга карамастан, әлеге мәсьәләгә кагылышлы имеш-мимешләрнең тынганы юк.

Хәзер бу юнәлештә эш дәвам итә. ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең әйтүенчә, 28 июньдә узачак чираттагы сессиядә «Мәгариф турында»гы законны икенче һәм өченче укылышларда тулысынча кабул итәргә уйлыйлар. Аннары проект Президентка юлланачак. «Төрле фикер бар, әлбәттә. Аерым алганда татар һәм рус телләрендә укыту буенча бәхәсләр булып тора. Тик без Татарстан Конституциясенә таянып эш итәбез, ә ул, үз чиратында, Россия Конституциясенә каршы килми. Димәк, без бернинди законны да бозмыйбыз. Ике телдә укытудан беркемгә дә зыян килмәячәк. Аннан соң без татарча белем бирүнең өч төрле программасын тәкъдим иттек. Бу хакта законның 8 нче маддәсендә язылган. Телне камил белүчеләр тулы күләмдә укыячак, бөтен кагыйдә-нормаларны өйрәнәчәк. Начаррак белүчеләргә бераз җиңеләйтелгән программа эшләнгән. Бөтенләй дә татарча белмәгән, әйтик, башка милләт баласы өчен бик гади вариант каралган. Кайда ничек укытуны министрлык һәм муниципалитетлар үзләре хәл итәчәк», - ди Разил әфәнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading