16+

Бу нинди хәл? «5» легә укыган укучылар йомгак имтиханнарын «2»легә биргән

Татарстанның кайбер мәктәпләрдә укучыларга куелган билгеләр аларның белем дәрәҗәсенә туры килми.

Бу нинди хәл? «5» легә укыган укучылар йомгак имтиханнарын «2»легә биргән

Татарстанның кайбер мәктәпләрдә укучыларга куелган билгеләр аларның белем дәрәҗәсенә туры килми.

Бүген Лаеш районы Усад бистәсендә уздырылган Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шундый мисаллар китереп, моның башка сыймаслык хәл булуын белдерде.

Әйтик, Алабуга, Менделееевск, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында  химия, география һәм информатикадан аттестатларында "5" ле булган 9нчы сыйныф укучылары бу предметтан имтиханнарны ике тапкыр "2"легә биргән. Җиде районда "4"легә укыган укучылар шулай ук имтиханда үз белемнәрен дәлилли алмаган. 
Мондый проблемалар Бердәм дәүләт имтиханы йомгакларында ачыкланган.

Информатикадан еллык билгесе "5"ле булган 5 чыгарылыш сыйныф укучысы минималь бусаганы уза алмаган. Медальгә барган укучылар арасында БДИны хәтта минималь баллга тапшыра алмаучылар бар. Биш укучы 1 предметтан минималь балл туплый алмаган, ә бер медалист ике предметтан кирәк кадәр балл туплый алмаган.

Илсур Һадиуллин мәгариф идарәсе органнары вәкилләренә һәр мондый очракны тикшереп, аның сәбәпләрен ачыкларга һәм хәл итү юлларын эзләргә кушты. 
Мәгариф хезмәткәрләре конференциясендә катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов медальгә баручыларның минималь бусаганы узмавы акылга сыймаслык хәл булуын әйтте.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading