16+

Чаллыдагы бердәнбер татар балалар бакчасы мөдире: “Иң мөһиме - әти-әниләрнең балаларына үз телебезне өйрәтергә теләге бар”

“Туган телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыручы иң яхшы балалар бакчасы” бәйгесендә катнашучыларны бүләкләделәр.

Чаллыдагы бердәнбер татар балалар бакчасы мөдире: “Иң мөһиме - әти-әниләрнең балаларына үз телебезне өйрәтергә теләге бар”

“Туган телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыручы иң яхшы балалар бакчасы” бәйгесендә катнашучыларны бүләкләделәр.

Әлеге бәйге туган телдә укытуның сыйфатын күтәрүне стимуллаштыру, гомуми белем бирү оешмалары эшенең уңай тәҗрибәсен тарату максатыннан оештырылган. Бүгенге көндә балалар бакчасында татар телен өйрәнү дәрәҗәсе, яңа укыту методикалары турында Чаллы шәһәренең 82 балалар бакчасы мөдире Резеда Сәлмән кызы Исаева белән сөйләштек.
– Безнең Чаллы шәһәрендә урнашкан 82 номерлы “Көнбагышкай” бакчасына быел көз 41 яшь тулды. Ул инде 30 елдан артык  татар балалар бакчасы буларак эшләп килә. Бүгенге көндә анда 279 бала тупланган 12 төркем эшли. Барлык балалар да туган телебез – татар телендә белем һәм тәрбия ала. (Чаллыда башка мондый бакча юк, Казанда бардыр дип, шулай ук уйламыйм). Бакчабызда татар телендә иркен аралашучы  31 тәрбияче эшли, – дип таныштыра башлады Резеда Сәлмән кызы.

Бердәнбер татар телле балалар бакчасы булса да, балаларның телне белсен өчен бик тә тырышырга кирәклеген дә ассызыклады ул:
– Араларында гаиләдә русча сөйләшеп тәрбияләнүчеләр дә бар. Ләкин әти-әниләрнең балаларына ана телен өйрәтәсе килү теләкләре, педагогларыбызның моның өчен тиешле эшчәнлек алып баруы бу проблеманы да уңай чишәргә ярдәм итә.

Бай тарихлы “Көнбагышкай”ның традициягә әйләнеп киткән чаралары да шактый икән:
– Мәсәлән, һәр ай берәр төркем балалары белән милли гореф-гадәтләребезне саклап “Аулак өй”, “Каз өмәсе” “Шәл өмәсе” кебек матур куңел ачу чаралары үткәрәбез. Әлбәттә, билгеле сәбәпләр аркасында, әти-әниләр белән чаралар вакытында була торган җанлы очрашуларны үткәреп булмый. Алар да балаларның чыгышларын сагыналар. Ләкин эшебез тукталып калмый. Әти-әниләр өчен инстаграмм социаль челтәрендә аккаунт булдырдык, эшләгән эшләребезне, ирешкән уңышларыбызны аларга җиткереп торабыз.

Әти-әниләрне кызыксындыру чарасы буларак, заман белән бергә атларга тырышалар “Көнбагышкай”да.
– Бүгенге көндә бакчабызда ике татар-инглиз төркеме эшләп килә. Бу төркемнәрдә балалар татар теле, инглиз теле, рус теле мохиты (башка бакчалардан аермалы буларак, белем һәм тәрбия биру татарча булгач, бездә балаларга рус теле өйрәтү каралган) барлыкка китерелгән, – дип сөйләде Резеда ханым.
Бакча мөдире үзләрендә кулланыла торган уку-укыту программалары белән дә таныштырды:
– Безнең балалар бакчасы Н.Е.Вераксаның татарчалаштырылган “Туганнан алып мәктәпкәчә” программасына нигезләнеп, Шаехова Р. К. “Сөенеч” программасын порциональ программа буларак кулланып эшли. Укыту–методик комплектларга килгәндә, Хазратова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез”, Гаффарова С. М. “Изучаем русский язык”ларын нигезгә алып эшлибез. Мин узем дә, “Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү” программасы һәм “Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплекты авторларының берсе. Бу укыту-методик комплексы рус телле балаларга татар теле өйрәтү өчен эшләнелгән. Ләкин татар балалар бакчасы булгач, бездә бу программа кулланмый.

“Көнбагышкай” балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр, иҗади төркемнәргә берләшеп, татарча интерактив уеннар, тематик-календарь планнар да төзи икән:
– Бу эшкә ни өчен алындыкмы? Рус балалар бакчаларында эшләп килүче татар төркемнәре тәрбиячеләре һәрберсе үзләре русчадан тәрҗемә итеп бик күп хаталар ясыйлар, тәрҗемә итә алмаучылары да бар, – дип аңлатты моны бакча мөдире. – 2017 елда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсында җиңеп, 500 меңлек грант откан идек. Ул вакытта грантны предметлы әйләнә-тирәне баетуга юнәлдердек. Интерактив такталар, компьютерлар, дидактик уеннар алдык, шул исәптән, педагогларның квалификациясен күтәрү өчен дә керем бүленде.
Киләчәккә дә планнары зурдан икән:
– Менә инде “Туган телдә белем һәм тәрбия бируне оештыручы  иң яхшы балалар бакчасы” бәйгесендә катнашып, тагын 500 мең сумлык сертификатка ия булдык. Бу грантны материалъ-техник базаны баетуга юнәлтергә исәп тотабыз. 12 төркемнең дә урындык, өстәлләрен яңартырга булдык. Әле заманча уенчыклар алырга да исәплибез, – дип бүлеште Резеда ханым. – Шулай ук без роботехника юнәлеше буенча Федераль грантта катнашабыз. Ике еллап эшләп килүче робототехника бүлмәсенең предметлы үсеш мохитен тагын да җиһазландырырга исәп тотабыз.

Лиана Бахтиева

 

 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading