16+

Чыгарылыш сыйныф укучылары ничә БДИ сайлаячак?

1 февральгә барлык чыгарылыш сыйныф укучылары нинди фәннән БДИ тапшырачагын билгеләргә тиеш.

Чыгарылыш сыйныф укучылары ничә БДИ сайлаячак?

1 февральгә барлык чыгарылыш сыйныф укучылары нинди фәннән БДИ тапшырачагын билгеләргә тиеш.

Белгечләр вузга керү мөмкинлеген арттыру өчен, өчне түгел, ә дүрт БДИны сайларга кирәк, дип белдерә. Югары уку йортларының керү имтиханнарын үзгәртергә хокукы бар, һәм алар алардан файдалана да. Әйтик, бер вузда сездән рус теле, тарих һәм җәмгыять белеме буенча БДИ сорыйлар. Икенчесендә шул ук белгечлеккә җәмгыять белеме буенча түгел, ә география буенча да нәтиҗәне китерергә кирәк булачак. Ә өченче югары уку йортында җәмгыять белеме дә, географияне дә сайларга тәкъдим итәчәк.

Математика һәм рус теленнән БДИны барлык югары уку йортлары да сораячак, ә менә калган фәннәр үзгәрергә мөмкин. Бу физика, география, химия, биология, информатика яки хәтта чит тел булырга мөмкин.

Вузның нинди БДИ таләп итүен ничек белергә? Сайлап алынган вуз сайтында кабул итү комиссиясенең документларын өйрәнү дә күп нәрсәләргә ачыклык кертәчәк. Югары уку йортлары сайтларыннан  узган елгы уртача баллны, шәхси казанышлары (мәсәлән, олимпиада, конкурсларда катнашу яки җиңүләр, спортта уңышлар, волонтерлык) өчен нинди баллар бирелгәнен, минималь балл һәм нинди документлар кабул ителәчәген ачыклап була. Шулай ук өстәмә имтиханнар бармы-юкмы, түләүле уку бүлегендәге бәяләрне белергә мөмкин.  

Әлбәттә, барлык вузлар да ятимнәргә ташлама бүлеп бирә. Шулай ук сезне соңыннан эшкә кабул итәчәк оешмага яки җирле министрлыкта максатчан юнәлеш алып укырга мөмкин. Соңгы вакытта иң ышанычлы ысул булып вуз үткәргән олимпиадаларында катнашу тора икән. Аларның бер өлеше башланган инде, әмма сайлап алу этабы гыйнвар-февраль айларында дәвам итәчәк. Әмма ни генә булса да,  БДИны барыбер тапшырырга туры киләчәк. Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын профильле юнәлешләргә югары уку йортлары укырга керү сынауларыннан башка гына алалар.

Рейтингта иң көчле югары уку йортлары күп булган төбәкләр арасында  Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала Татарстан Республикасы, Мәскәү, Томск, Ростов, Воронеж өлкәләре бар.

Сүз уңаеннан. Быел БДИга имтихан тапшыру тәҗрибәсе булмаган чыгарылыш сыйныф укучылары киләчәк. Алар коронавирус аркасында төп дәүләт имтиханын тапшырмаган. Шуңа күрә нәтиҗәләр узган елгы чыгарылыш сыйныф укучыларына караганда бераз түбәнрәк булырга мөмкин дигән фаразлар бар.

Фото: архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading