Гомер китабын ачып карасаң, һәр бите мавыктыргыч, сокланырлык вакыйгаларга бай. Язмабыз кешелекнең күркәм сыйфатларын туплаган, зыялы һөнәр иясе, абруйлы мөгаллимнәрнең берсе – Фәрит Гатауллин турында.
Фәрит абыйга җитмеш биш яшь тула дигәч, бик күпләр кебек, мин дә: “Кит әле, кая аңа 75 яшь тулсын!” – дигәнне сизми дә калдым. Нишлисең метрика кенәгәсенә: “Фәрит Минһаҗ улы Гатауллин 1946 елның 12 сентябрендә Зеленодольск районы Бакырчы авылында туа” дип язылган. Ышанырга туры килә. Үткән гомер бәрәкәтле, киләчәге хәерле булсын дияргә генә кала. Бәрәкәтле дигәннән, ул бу юбилейга бай педагогик йөк белән килә.
– Фәрит абый, сез мәгариф бүлегендә озак еллар эшләүчеләрнең берсе. Ул чор хезмәт биографиясенә нинди күркәм эшләр белән кереп калды?
– 1972 елның августында район мәгариф бүлегенә инспектор вазифаларын башкарырга чакырылдым. Шунда 21 ел эшләгәнемне сизми дә калым. Бу чорда 13 балалар бакчасы, 18 мәктәп төзелде. Колхоз, совхозларның үзәге булган авылларда урта белем бирү мәктәпләре ачылды. Күп мәктәпләрдә бушлай туклану оештырылды. Мәҗбүри урта белем алуга күчкән чорда, эшләүче яшьләр өчен, кичке мәктәпләр ачылды. Укучыларның произвоство бригадалары, мәктәп урманчылыгы булдырылды. Мәктәпләргә шефлык итүче оешмалар үз хисабына сәләтле яшьләрне педагогия уку йортларында укытты. Шулай итеп, барлык мәктәпләр тиешле белеме булган кадрлар белән тәэмин ителде. Беренче планда укыту-тәрбия эшен камилләштерү, белем сыйфатын күтәрү булды.
– Бүгенге мәгарифнең торышы хакында фикерегезне беләсе килә.
– Кызганычка каршы, соңгы елларда мәктәпләрдә кадрлар кытлыгы күзәтелә. Педагогик коллектив картая. Олы яшьтәгеләрне алмаштырырга яшьләр ашкынып тормый. Хәер, педагогик кадрларны әзерли торган аерым уку йорты булмау да үзен сиздерә. Мәктәп – җанлы организм. Табигатьтә нинди баланс булса, мәктәптә дә ирләр һәм хатын-кызлар саны бер чамада булганда гына тәрбия-укыту эшчәнлеге яхшырыр иде. СССР заманында хезмәт тәрбиясе, профориентация юнәләшендә максатчан эш алып барылды. Мәктәпне тәмамлаган үсмер тормышта югалып калмады. Мәгариф өлкәсендәге реформалар көтелгән нәтиҗәләрне бирмәде. Кайчандыр төзелгән мәктәпләр оптимизация сәбәпле ябылды. Сүз дә юк, бу гамәлләр акчаны экономияләү максатыннан башкарылды. Экономиягә корылган мәгарифнең киләчәге юк.
Бердәм дәүләт имтиханнарын фәкать рус телендә тапшыру милли мәграрифнең тамырына балта чапты. Мәктәпнең, укытучының рейтингы әлеге имтихан нәтиҗәләре буенча бәяләнә башлады. Ә тәрбия мәсьәләсенә игътибар кимеде. Укытучы үз хезмәтенә бөтенләй кагылышы булмаган бихисап эш-гамәлләрдән интегә. Мәктәп администрациясе кирәгеннән артык хисаплар язу белән мәшгуль. Бу үз чиратында көтелмәгән проблемалар тудырды. Шәһәр мәктәпләре 10нчы сыйныфны яхшы билгеләренә тәмамлаган 9нчы сыйныф укучыларыннан туплый башлады. Нәтиҗәдә, уртача укыган, балигъ булмаган үсмерләр беркайда да урнаша алмады. Хәтерлим: сентябрь ае ахырларында мәгариф министрлыгы каршында һәр 9нчы классны тәмамлаган укучы уку йортларына урнашу турында белешмә белән җавап тота иде. “Мәҗбүри урта белем бирү турында”гы канунның үтәлеше прокуратура тарафыннан ныклы күзәтчелек астында булды. Нәтиҗәдә, барлык укучылар башлангыч профессиональ яки урта белем алуга иреште.
Хәзерге чорда радио-телевидение, урам йогынтысы балаларның аңына һәм рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдерә. Милләтнең гасырлар буе формалашкан әхлак кагыйдәләрен кире кагалар. Шул сәбәпле мәгариф учреждениеләрендә канун кысаларына сыймаган күңеллсез вакыйгалар еш кабатлана башлады. Белем һәм тәрбия учагы булган мәктәпкә балаларның кесә телефоны белән йөрүе миңа ошамый. Хәтта, дәрес вакытында укытучыны тыңламыйча, телефон уеннары белән мәшгуль укучыларны очратырга туры килә. Бу исә аның белемендә начар яктан чагыла. Франция, Европаның башка илләрендә дә мәктәпкә кесә телефоны белән килү катгый тыелган. Мин бу мәсьәләне уңай якка хәл итүне, беренче чиратта, ата-аналарга тапшырыр идем.
Кичекмәстән дәүләт һәм җәмгыять укытучының, тәрбияченең абруен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Шул вакытта мәгариф алга китәчәк. Ата-аналар, мәктәп, җәмгыять бергә системалы, балаларда гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияләгәндә генә алга куелган бурычларның үтәлешенә ирешербез.
– Озак еллар мәгариф идарәләрендә эшләп, укытучы профессияеннән читләшмәдегезме?
– 55 ел хезмәт стажымның 33 елы үзебезнең Яшел Үзән районында мәгариф бүлегендә инспектор, мөдир, шәһәр һәм район мәгариф бүлекләге берләшкәч, җитәкче урынбасары булып хезмәт куйдым. Санап киткән җитәкче вазифаларын чын укытучы булмасаң, башкара алмыйсың, абруй да казана алмыйсың.
– Эштә уңышларга ирешүдә гаиләгезнең дә өлеше зурдыр...
– Икебез бер казанда кайнадык. Тормыш, иптәшем Рауза шулай ук – педагог, югары квалификацияле математика укытучысы. Ике кыз тәрбияләп үстердек. Алар югары белем алды, яхшы гаилә кордылар. Оныклар – горурлыгыбыз.
Сәрия Лотфуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар