16+

Фәнис Яруллин әкиятләренең тәрбияви әһәмияте

Фәнис Яруллин иҗаты темаларга бай. Балалар дөньясына юл алу өчен  ул төрле темаларга мөрәҗәгать итә. Нәниләрнең күңел битләре чиста, ул киптергеч кебек барысын да үзенә сеңдерә бара. Бу турыда бөек әдип Г. Ибраһимов та үз хезмәтендә болай  билгеләп үтә: “Сабыйның рухы ни бирсәң, шуны алучан; ни салсаң, шуны үзенең гомерлек хәзинәсе итеп урынлаштыручан...” 

Фәнис Яруллин әкиятләренең тәрбияви әһәмияте

Фәнис Яруллин иҗаты темаларга бай. Балалар дөньясына юл алу өчен  ул төрле темаларга мөрәҗәгать итә. Нәниләрнең күңел битләре чиста, ул киптергеч кебек барысын да үзенә сеңдерә бара. Бу турыда бөек әдип Г. Ибраһимов та үз хезмәтендә болай  билгеләп үтә: “Сабыйның рухы ни бирсәң, шуны алучан; ни салсаң, шуны үзенең гомерлек хәзинәсе итеп урынлаштыручан...” 

Фәнис Яруллин әкиятләренең түбәндәге үзенчәлекләрен күрсәтергә мөмкин:
1. Телгә сак мөнәсәбәт, үзенең әкиятләрендә телнең бөтен мөмкинлекләрен ачарга тырыша. Мәсәлән, “Тылсымлы ачкыч” әкияте омонимнар, ягъни язылышы бер үк булып та берничә мәгънә аңлаткан сүзләр белән баланың фикерләү сәләтен үстерергә, телебез байлыгының тирәнлегенә төшенергә, баланың акылын үстерү өчен язылган, дияргә була.
“Тылсымлы ачкыч” әкиятенең төп герое аң-белемгә омтылучы Ибрай исемле малай. Аңа юлында төрле авырлыклар очрый. Ул белемне тырыш, таләпчән, максатчан булуы, югалып калмавы аркасында үзләштерә. Мәсәлән, бакыр сарайга үтеп керү өчен, яңа табышмаклар уйлап әйтергә тиеш. Шул чакта гына сарайны ача торган ачкычны борып була. Аның табышмаклары да үзенчәлекле, гадәти булмаган. 
- Һаман матур, һаман яшь
Ел да чыга яңа чәч. (Агач)
- Тәңкә-тәңкә чулпы таккан
Зәңгәр күзле кыз бала.
Җем-җем  иткән чулпысын ул
Кич кия, иртән сала. (Күк йөзе. Йолдызлар)
- Шаулый, ләкин урман түгел,
Йомшак, ләкин юрган түгел. (Иген басуы)
Көмеш сарайга үтеп керү өчен, кеше әйтмәгән өч мәгънәле сүзне әйтергә тиеш. Бу биремне дә ул үтәп чыга. “Төш. Өн. Яшь” сүзләрен әйтеп, бу сарайда белем алуга ирешә. Бу сүзләр гади генә булсалар да, тирән мәгънәгә ия булып чыгалар. Бу сүзләр омонимнар. Укучы аларның нәрсә аңлатканын үзе эзләргә мәҗбүр була, әкияттә аларга аңлатма бирелми. Ул да төп герой белән бергә биремнәр үти. 
2. Автор үз әкиятләрендә иң мөһим нәрсә итеп физик көчне түгел, әхлакый сафлыкны, намусны һәм вөҗданлылыкны куя. Бу сыйфатлар “Йолдыз тапкан кыз”, “Яралы торна”, “Хәким урманы” әкиятләрендә күрергә мөмкин.
Кечкенә генә авылда Таңсылу исемле кыз әбисе белән гомер итә. Алар бик ярлы яшиләр. Өйләре дә иске, киемнәре дә гади генә була. Әбисе оныгы өчен бик тырыша, аның бәхетле булуын тели. Кыз әбисен бик ярата, ул авырып киткәч, аны урман җиләге белән сыйлый. Әбисе шулай терелә. 
Кыз урманга баргач, йолдыз таба. Бу гади генә йолдыз булмый, ә тылсымлы көчкә ия була. Йолдыз аларга зур сынау өчен дә бирелә. Кыз башта бушка кешеләрне дәвалый, ә соңыннан моның өчен акча ала башлый. Кызның тәкәбберлеге тагын да үсә, ул дорфалана, чит кеше белән генә түгел, хәтта иң якын кешесе - әбисен дә хөрмәт итми башлый. 
Бер хәерче кешенең йомышын үтәмәгәч, йолдызның тылсымы юкка чыга. Кыз комсызлыгы аркасында ялгыз кала, үзе дә хәер сорап йөрергә мәҗбүр була. Үз хатасын барлык әйберләрен, якыннарын югалткач кына аңлый. 
“Кешеләр, бер-берегезгә мәрхәмәтлерәк булыгыз. Дөнья малы – дөньяда кала. Гомер – аккан су, байлык – бер айлык,” – дип сөйләп йөри.
3. Ф. Яруллин әкияләрендә мәрхәмәт, шәфкать төшенчәләре зур урын алып тора. Ә куркаклык, алдау юлы белән максатка ирешү катгый рәвештә тәнкыйтьләнә. “Юылмас хурлык”, “Кояштагы тап” кебек әкиятләр моңа ачык мисал булып тора.
Фәнис Яруллин әкиятләрендә кешелеклелек сыйфатлары беренче урынга куела. Ялган аша җиңел генә максатка ирешергә теләүчеләрне тәнкыйтьләп чыга. Әкияттә генә түгел, тормышта да ялганның гомере кыска икәнлеген күрсәтергә омтыла. 
“Кояштагы тап” әкиятендә малай суны әнисе кушкан Көймә тавы чишмәсенән алмыйча, якындагы чишмәдән алып кайта. Малай авырып яткан әнисен ялганлый. Кояш бу алганны күтәрә алмый, ул карала. Малай куркып кала, әнисенә дөресен сөйли.  Әнисе: “Дөньяда бер генә яманлык та, бер генә ялган да эзсез калмый шул. Яманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый икән,” – ди. Чыннан да, ялган сүз барыбер беленә. Соң булганчы, аны төзәтергә, дөресен сөйләргә кирәк.
4. Ф. Яруллин әкиятләренең тормышка якын булуы. Хәтта аларны әкият белән хикәя арасында торучы бер жанр дип тә карарга мөмкин. Авторның тормышчан әкиятләр язуы, бала күңеленә явызлык, кансызлык үтеп кермәсен дип тырышуы, явызлыкка яхшылыкны каршы куеп көрәшүе күңелдә якты хисләр уята. Мондый әкиятләргә “Рәссам кыз”, “Кызыл алма”, “Биюче бака” кебек әкиятләрне кертергә була. 
“Биюче бака” әкиятендәге Башбармак исемле бака образы аша автор туганнарның кадерен белергә өйрәтә. Кеше тормышта нинди генә урын биләмәсен, беренче чиратта, игелекле, кешелекле булып калырга, якыннарын хөрмәт итәргә тиеш.
Башбармак оста биюче булып танылгач, дусларыннан, үзен карап үстергән Гөберле бакадан да баш тарта. Дан-шөһрәт аның аңын томалый. Һәр нәрсәнең ахыры була: Башбармак аягын авырттыра, бии алмый башлый. Байлык та юкка чыга, “дуслары” да ташлап китә, алтын сарайның да матурлыгы калмый. Бары тик чын дуслары гына авыр минутта булышалар. Алар ярдәме белән Башбармак аякка баса, яңадан бии башлый.
Фәнис Яруллинның әкияләре, чыннан да, тормышка якын. Аларда  кешелеклелек кыйммәтләре, намуслылык, игелеклелек, ярдәмчеллек  турында сүз бара. Кешеләргә яхшылык эшләргә, әти-әни сүзен тыңларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Явызлык үзеңә әйләнеп кайта. Ә яхшылык җирдә ятмый, кемгәдер файда китерә, яшәү көчен арттыра, кемнедер бәхетле итә, үзеңә дә кире кайта. Автор үз укучысына шуны җиткерергә омтыла.
5. Әсәрдән әсәргә авторның олы шәхесе, катлаулы һәм гыйбрәтле язмышы чагыла. Бу – лирик чигенешләрдә, геройларның  авыр ситуациядә калгандагы кичерешләре аша күренә. 
Фәнис Яруллин һәрбер әсәрен йөрәге аша уздырып яза. Хикәяләрендә, әкиятләрендә аның күңел кичерешләре, уй-теләкләре чагыла. 
Мәсәлән, “Яралы торна” әкиятендә Торна бер үзе явыз көчләргә каршы көрәшә. Ямьсез, агачлар да үсмәгән утрауны ал чәчәкләр белән бизи. Ә чәчәкләр - аның кан бөртекләре. Фәнис Яруллин Торна тавышы белән укучысына мөрәҗәгать итә диярсең: “Әгәр юлыгыз шул якка туры килеп, әлеге күл янына барып чыксагыз, чәчәкләрнең пышылдауларына колак салыгыз. Бәлки сез шунда бер яралы җанның кайгы-сагышын аңларсыз. Күңелегезне биреп тыңласагыз, бер яралы җан сезгә дөньяның бөек серләрен ачар: кайгылар аша – шатлыкка, югалтулар аша табышларга бару юлын өйрәтер.”   
 Фәнис Яруллинның һәр фикере, һәр җөмләсе тирән мәгънәгә ия. Ул укучыга нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен генә аңлатып калмый, алдагы язмышына йогынты ясарлык киңәш бирә, дөрес юлны күрсәтә. 
Фәнис Яруллин әкиятләре аша балаларны сиздерми генә тәрбияли, алар күңеленә әхлаклылык, битараф булмау, шәфкатьлелек орлыклары сала. 

Яковлева Роза Анатольевна, 
Нуриева Гөлназ Ирековна,
Казан шәһәре 82 нче урта мәктәпнең
югары квалификацион категорияле
 туган тел һәм әдәбияты укытучылары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading