16+

Хыялыма канат куйган кешем

Бала вакытта иптәшләрем табиб-табиб, кибетче-кибетче уйнаганда, мин, кечкенәләрне тезеп утыртып, укытучы булып уйнарга ярата идем.

Хыялыма канат куйган кешем

Бала вакытта иптәшләрем табиб-табиб, кибетче-кибетче уйнаганда, мин, кечкенәләрне тезеп утыртып, укытучы булып уйнарга ярата идем.

Аякка апаның үкчәле туфлиен киеп, кулга кечкенә сумка тотып йөрүләре миңа бик ошый иде. Бу хыялым мине, мәктәпне тәмамлагач та, Тәтеш педагогия училищесына алып китте. Хыялыма канат куйган кешем укытучым Әлфия апа Төхфәтуллина булды. Ул безнең сыйныф җитәкчесе иде, химия дәресләрен укытты. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарганны яратты ул һәм укучылардан да шуны таләп итте. Мин укытучыма мең-мең рәхмәтле. Аңа сабырлык, тотнаклылык, игелеклелек, юмор хисе, башкалар уңышына шатлана белү кебек матур сыйфатлар хас. Нәкъ шушы сыйфатлар миндә сайлаган һөнәремә тирән мәхәббәт уятты да.
Без укытучым белән бер урамда яшәдек. Ул һәркөнне безнең яннан үтеп, күрше авылга мәктәпкә эшкә китә иде. Чибәр, үзенә килешле генә кофта, итәк, аягына үкчәле туфли кигән, чәчләрен җыйнак кына итеп җыеп куйган, кечкенә сумка тоткан. Әлфия апа үтеп китү белән, өйгә йөгереп кереп, көзге каршында ул булып атлап йөрүләрем хәтердә.
Укытучыларның авыр хезмәтен үзең балалар каршына баскач кына тиешенчә бәяли аласың. Башлангыч мәктәп баласы өчен укытучы - икенче әни. Аныңча, ул бик күп нәрсә белә, һәрвакыт яхшылык эшли, укытучыларын бөтен йөрәге белән ярата. Шуңа күрә дә яшь бала үзенең хөрмәт иткән кешесенә охшарга тырыша, аның йөрешен, сөйләм рәвешен, башка кешеләргә булган мөгамәләсен - барысын да үзенә үрнәк итеп ала. Бүген Әлфия апа лаеклы ялда. Ул Буа районының Ташкичү авылында яши. Аңа исәнлек-саулык, балаларының, оныкларының игелеген күреп, озын гомер кичерүен теләп калам. Язмамны мәрхүм шагыйрь Госман Садә юллары белән тәмамлыйсым килә:
Очар кошлар күкне сагынгандай,
Ашыгасың һәр көн мәктәпкә.
Аңлаттың син тормыш, яшәү фәнен,
Өйрәттең син фәкать әдәпкә.
Син чәчәсең белем орлыкларын,
Биреп бөтен күңел җылыңны
Синең йөрәк - нурлы бер йолдыз ул,
Яктыртасың барыр юлымны.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading