16+

Илдар Мөхәммәтов: «БДИ тирәсендә шау-шу тудырырга кирәкми, укучылар ияләште инде»

Кичә - 29 май көнне, бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы башланды. Мәктәп укучылары география белән информатика фәненнән имтихан бирде. Аның нәтиҗәсе 14 июньнән дә соңга калмый билгеле булачак.

Илдар Мөхәммәтов: «БДИ тирәсендә шау-шу тудырырга кирәкми, укучылар ияләште инде»

Кичә - 29 май көнне, бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы башланды. Мәктәп укучылары география белән информатика фәненнән имтихан бирде. Аның нәтиҗәсе 14 июньнән дә соңга калмый билгеле булачак.


Быел 15 меңгә якын бала БДИ сынавы аша уза. Моның өчен республика буенча 83 имтихан бирү пункты әзерләнгән. Рус теленнән имтиханны укучылар иртәгә, ягъни 31 май көнне тапшыра. Ә 2, 9 июнь көннәрендә аларны математикадан профиль һәм төп юнәлешендә сынаулар көтә. Бу көнне барлык 83 пункт та эшләячәк. Кичә исә 15 үзәк кенә эшләде. Башка еллардан аермалы буларак, быел имтихан биремнәрен инкассатор машинасында гына алып киләләр. Бу - имтихан материаллары чит кулларга эләкмәсен өчен эшләнә. Кичә дә хакерлар БДИ системасына һөҗүм иткән, ләкин тәртип сакчылары аларның бу эшләрен туктата алган.

Укучылар имтихан тапшыру өчен алдагы еллардагы кебек нигездә җәмгыять белеме, физика, химия, биология фәннәрен сайлаганнар. Әйтик, барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының 42,9 проценты җәмгыять белемен сайлаган. Информатика буенча имтиханны чыгарылышларның - 8, ә география буенча нибары 1 проценты гына тапшыра.

- Бүген география буенча - 156, ә информатика буенча 1140 укучы имтихан бирә. Безнең өчен беренче урында - объективлык. Имтихан барышында, аның оештырылуына куелган барлык таләпләр дә нигезләнгән. Безгә укучының үз көче белән имтихан бирүе кирәк. Кызганыч, берничә ел элек кайбер таләпләргә җиңел карадык, -диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.
Искәртик: укучылар математика һәм рус теленнән - мәҗбүри һәм сайлап алып тагын ике фәннән имтихан тапшырырга тиеш. Киләчәктә исә аттестат алу өчен рус теле белән математика гына җитмәячәк. Өч елдан - тарих, биш елдан исә чит тел буенча имтихан да мәҗбүри булачак.
БДИ барган сыйныфта барлык белем бирү плакатлары, китаплар капланган, ә шкафлар һәм тартмалар штамп сугылган кәгазь белән ябыштырып куелган. Кыскасы, укучыларга күчерү мөмкинлегенең «к» хәрефен дә калдырмаганнар.

Сынау биремнәрен эшләү өчен 4 сәгать вакыт бирелсә дә, кайбер укучылар аны 2,5 сәгатьтә тәмамларга өметләнә.
- Безнең балалар өчен БДИ - гадәти имтихан. Аның тирәсендә шау-шу тудырырга кирәкми, укучылар ияләште инде, - диде Илдар Мөхәммәтов.

Сүз уңаеннан, быел имтихан барышын 19 мең кеше күзәтә. Араларында полиция хезмәткәрләре (164), табиблар (170), техник белгечләр (1 087) дә бар. 300гә якын белгеч имтихан бирүче пунктларны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итеп торачак. 17 мең күзәтүче имтихан барышын «СмотриЕГЭ» сайты аша күзәтә. Укучының күчерүен яки башка хокук бозу очрагын күрсәләр, алар махсус номерга смс-хәбәр җибәрә. Имтихан барган аудиториядәге күзәтүчеләр бу хәбәрнең дөреслеген тикшерергә тиеш.

Чыгарылыш имтиханнарының соңгысы 1 июльдә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading