16+

Илсур Һадиуллин: БДИ уздыру элеккеге форматта көтелә

Киләсе елда бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын пандемиягә кадәр булган элеккеге форматта үткәрү планлаштырыла.

Илсур Һадиуллин: БДИ уздыру элеккеге форматта көтелә

Киләсе елда бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын пандемиягә кадәр булган элеккеге форматта үткәрү планлаштырыла.

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин матбугат конференциясендә хәбәр итте.

— Әлегә БДИ һәм төп дәүләт имтиханы буенча расланган конкрет норматив документлар юк. Ләкин дәүләт йомгаклау аттестациясен элеккеге формада үткәрү көтелә. Димәк, рус теле һәм математика – мәҗбүри фәннәр. Шулай ук математика (база өлеше) кире кайта. Вузларга керү өчен ике фәнне сайларга туры киләчәк. Тугызынчы сыйныфларда рус теле һәм математикадан имтиханнар каралган. Бәлки сайлау өчен ике фән булыр. Вакыт бар әле», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры.

Аның сүзләренә караганда, бу уку елында унберенче сыйныф укучылары БДИны элек яңартылган федераль стандартлар нигезендә тапшырачаклар. “Бу 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә торган федераль дәүләт белем бирү стандартлары түгел. Икенче буын стандартлары ул, анда биремнәр функциональ грамоталылыкка, алынган белемнәрне практикада куллануга бәйле булачак”, – дип ачыклык кертте министр.
Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанның 50 мәктәбе агымдагы елның май аенда кабул ителгән федераль дәүләт белем бирү стандартларын сыный.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading