16+

Интернетка – тоткарлыксыз

Яңа уку елыннан Мәскәүдәге барлык мәктәпләрдә дә Wi-Fi булачак, дип хәбәр итә үзәк порталлар. Хәзергә Россия башкаласындагы белем бирү йортларының 25 проценты гына яңа заман могҗизасы белән җиһазландырылган икән.

Интернетка – тоткарлыксыз

Яңа уку елыннан Мәскәүдәге барлык мәктәпләрдә дә Wi-Fi булачак, дип хәбәр итә үзәк порталлар. Хәзергә Россия башкаласындагы белем бирү йортларының 25 проценты гына яңа заман могҗизасы белән җиһазландырылган икән.

Бүген «интернетсыз - ике кулсыз» девизы астында яшәүчеләр артканнан-арта бара. Мәктәп тә шундыйлар рәтендә. Дәрескә өстәмә материаллар табу, мәгълүмат белән танышып бару, электрон журналны тутыру өчен, «пәрәвез»нең тоткарлыксыз эшләве кирәк. Шуңа күрә Мәскәү укытучылары әлеге хәбәрне бик яхшы кабул иткәннәр.
Дөрес, галимнәр тарафыннан Wi-Fi челтәренең сәламәтлеккә зыянлы булуы исбатланган. Тик көнләп түгел, сәгатьләп алгарышка баручыларны бу гына туктатып калмас, мөгаен. Саный китсәң, мәктәпнең, гомумән алганда укыту системасының укучы сәламәтлеген какшата торган өлешләре байтак бит.
Икенче минус - тоткарлыксыз интернеттан укучы да файдалана алачак, ягъни баланың дәрес вакытында «пәрәвез»дә утыру, контроль эш җавапларын да шуннан гына «чәлдерү» мөмкинлеге булачак. Моны булдырмау өчен, интернетка керүне чикләргә йә булмаса һәр укучыга бер сакчы билге­ләргә туры киләчәк инде.
Татарстан бу мәсьәләдә Мәскәүнең «борынына чирткән» булып чыкты. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълү­матларга ышансаң, республика мәктәпләренең 70 процентында Wi-Fi бар икән. Бу сан фәкать мәктәпләргә генә кагыламы, дип кат-кат сорадык, җавап уңай булды. Калган 30 процент белем бирү йортының кайчан тоткарлыксыз интернетка ия булачагын гына әйтеп бирә алмадылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading