16+

Кабат БДИ хакында: нәтиҗәләр 15 августка ачыкланып бетәчәк

Мәктәпне тәмамлаучылар БДИ буенча азаккы нәтиҗәләрне кайчан беләчәк? Укучының температурасы булганда БДИ тапшыра аламы? Кабат имтихан бирүчеләргә өстәмә көн булачакмы? Югары уку йортлары һәм колледж-техникумнарда нинди яңалыклар көтелә?

Кабат БДИ хакында: нәтиҗәләр 15 августка ачыкланып бетәчәк

Мәктәпне тәмамлаучылар БДИ буенча азаккы нәтиҗәләрне кайчан беләчәк? Укучының температурасы булганда БДИ тапшыра аламы? Кабат имтихан бирүчеләргә өстәмә көн булачакмы? Югары уку йортлары һәм колледж-техникумнарда нинди яңалыклар көтелә?

Узган ел Сарманнан бер мәктәп укучысы шалтыратты. БДИ нәтиҗәләре буенча рейтингны карамыйча, документларын бер юнәлештән икенчесенә күчерергә оныткан. Үзенең баллары белән бер белгечлектә бюджет урынына дәгъва итә алган икән. Хәзер икенчесендә коммерцияле урыннар гына калган. Бу очракта вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк, дип уйлыйм. Көн дәвамында рейтингларны карарга кирәк. Булачак студентлар берничә җиргә гариза бирә ала икән, өстенлекләрне дә мөмкинлектән чыгып билгеләргә туры киләчәк. Рейтинг үлчәвендә барысы да ачык күренә.

Белгечләр әйтүенчә, БДИ буенча нәтиҗәләр, һәрбер имтиханнан соң 10-14 көн эчендә билгеле була. Быел Рособрнадзор аларны тизрәк тә бәяләргә тырышачак, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларының документларны вузларга тапшырып та өлгерәсе бар. Илдә 714 мең кеше БДИ тапшырачак. Шуларның 620 меңе быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Республика буенча аларның саны 18 меңнән артык.

Нәтиҗәләр 15 августка ачыкланып бетәчәк. Бу резерв көннәрне дә исәпкә алып эшләнә. Шуңа да югары уку йортлары БДИны август уртасыннан исәпли башлый. Имтихан бирүчеләрнең балл нәтиҗәләрен вузлар үзләре күреп сайлап ала. Шуннан соң вузга кабул ителү хакында приказ әзерләнәчәк. БДИ биргәнче үк вузлар студентлардан онлайн документларны кабул итә.

Шунысы ачык: БДИның көннәре башка үзгәрмәячәк. Ул, таш яуса да, шулай кала. 3 июльдән 23 июльгә кадәр тулы бер имтихан бирүнең егерме көнлеге булачак. Моннан тыш резерв көннәре, БДИның икенче дулкыны өчен вакыт та каралган. Алдагы елларда имтиханнарны алдан бирүчеләр быел БДИның төп көннәрендә бирә алачак. Моның өчен кабаттан гариза язарга кирәкми.

Имтиханнардагы саклык чаралары хакында язган идек. Битлек һәм перчатка режимы оештырыручыларга тулысынча кагылса, укучыларның кию-кимәүләрен төбәкләрен үзләре хәл итә. Татарстанның мәгариф министры белдерүенчә, бездә укучылар маска һәм перчаткасыз булачак, тик социаль ераклык, температураларны үлчәү кебек башка саклык чаралары үтәләчәк. Бүлмәләрдә балалар саны кими. Бер үк вакытта маска һәм перчаткалар оештыручыларга бушлай таратыла. Кайчак аллергия билгеләре кискен сулыш юллары авырулары (ОРВИ) белән охшаш була. Бу очракта табибтан аңлатма язуы алып килү таләп ителә.

БДИны тикшерүчеләр аларны монитор аша да күзәтә. Махсус программа нигезендә аудитория-сыйныф бүлмәләрендәге гадәттән тыш хәрәкәтләр тотып алына. Әгәр БДИ бирүче нинди дә булса хаталы гамәлләр кылса, нәтиҗәләр юкка чыгарыла. Быел исә аны кабат биреп булмаячак. Бер үк вакытта чыгарылыш сыйныф укучысы куелган баллар белән канәгать калмаса да быел кабат бирә алмаячак. Бары тик сәламәтлек белән бәйле очракларда (укучы я авырып килә алмыйча калырга, яисә кәефе начарланып имтиханнан чыгып китсә) БДИны икенче кат тапшыра алачак. Соңгы очрак буенча протокол төзелергә тиеш була. Нәтиҗәләрне “күтәрергә” теләүчеләр имтиханнарга кабат кертелми.

Быел имтихан бирүчеләрнең язулары чагыштырылачак. 1,2 миллион эш “почерк” буенча тикшерү уза. Монда кемдер өчен эшләп, биремнәрне язып бирү барып чыкмас. 2019 елда БДИ биргәндә беренче тапкыр ясалма нейрон чылбыр ярдәме аша язуларны тану технологиясен кулланылган. Россия Федерациясе төбәкләре буенча йомгаклау сочинениесы буенча эшләр анализланган. Нәтиҗәдә 75 шикле эш табылган. Андый эшләрне кабаттан тикшергәннәр. Әгәр дә экспертиза теге яки бу укучы өчен кемдер язып биргәнен ачыкласа, аның нәтиҗәләре юкка чыгарыла.

300 меңнән артык мәктәп укытучысы исә БДИ үткәрү өчен кабат эшкә чыга. 54 көнлек җәйге ялны укытучыларга икегә бүлергә туры киләчәк. БДИда эшләүче укытучыларга өстәм акча түләнелергә тиеш.

Колледж-техникумнарда
Күпчелек урта һөнәри белем йортларында абитуриентларны кабул итү башланды. Көндезге уку бүлегенә документларны 25 августка кадәр алалар. Кайбер иҗади, физик яки психологик үзенчәлекләргә бәйле белгечлекләргә 15 августта ук кабул итүләр тәмамлана. Гомумән, укырга алу тәртибен һәрбер уку йорты үзе билгели. Урыннар булганда ул 25 ноябрьгә кадәр сузылырга мөмкин икән.

 Мәктәп укучылары документларны электрон почтага салырга яисә уку йортларының системаларына беркетергә мөмкин. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль портал аша да терки ала. Ә документларның дөреслеген колледжлар үзләре тикшерә. Мәктәп аттестатыннан тыш, уку йорты эчке кабул итү имтиханы оештырса, ул дистанцион рәвештә үткәрелә. Әмма күпчелегендә нәтиҗәләр аттестатка бәйле чыгарыла. Димәк, “бюджет”ка керүчеләрне бик яхшылар арасыннан сайлап булачак. Бүген һөнәри уку йортлары арасында программалаштыруга бәйле бүлекләр иң алдынгы урыннарда бара.
Россия Мәгариф министрлында хәбәр итүләренчә, укырга керү турында карарлар 26 августан 1 сентябрьгә кадәр билгеле булачак.

Вузларда
Кабул итү кампаниясе гадәттәгечә 20 июньдә үк башланып китсә дә, соңгы приказның кайчан чыгачагын төгәл әйтеп булмый. Бигрәк тә чит ил студентларын укырга алу тәртибе үзгәрәчәк. Ә документларны кабул итү вакыты гадәттәгедән бер айга соңга калып тәмамланырга мөмкин. Белгечләр исә быелгы абитуриентларга вузны сайларга вакыт күбрәк кала дип белдерә. Узган елдан төп аерма – документлар, нигездә, дистанцион кабул ителә. Күпчелек вузлар моңарчы да бу тәҗрибәне кулланып килде. Шунысы бар, документлар быел БДИ биргәнче үк кабул ителә. Исегезгә төшерәбез: абитуриентның 3 вузга гариза бирү һәм һәрбер вуздагы 3 юнәлешне дә сайлау хокукы бар. БДИ билгеләрен вуз бердәм федераль базадан ала ала. Аннан рейтинг пәйдә була. Документларны аерым-аерым да, имтихан нәтиҗәләреннән соң бергә тапшыру – булачак студентның үз эше. Иң мөһиме: вакытны югалтмаска. Югары һәм түбән баллар хакында әле сөйләргә иртәрәк. Шунысы бар, вузлар министрлык тарафыннан куелган иң түбән баллдан да начарракны кабул итә алмый. Ә вуз үзе үтеп керү баллын киресенчә арттыра алу хокукына ия. Моннан тыш кайбер юнәлешләрдә иҗади эчке имтиханнар булачагын да онытмыйк.
Вузларда медицина юнәлеше, икътисад һәм юристлык эше популяр булып кала. Техник уку йортларында энергетика, электротехника белән бәйле һөнәрләргә кызыксыну арткан.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading