16+

Каникулда акча эшләп кал

Студентларның җәйге ял вакытында хезмәт эшчәнлеген оештыру - Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтенең төп максаты. Әлеге эшне актив рәвештә «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» гамәлгә ашыра.

Каникулда акча эшләп кал

Студентларның җәйге ял вакытында хезмәт эшчәнлеген оештыру - Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтенең төп максаты. Әлеге эшне актив рәвештә «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» гамәлгә ашыра.

Узган ел Татарстанда 10976 студент эшле булды, быел бу сан 10500 тирәсе булыр дип көтелә. Республикабыз студентлар отрядлары Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә еш күренеш. Яшьләребез Амур өлкәсендә, Ямал ярымутравында, Воркутада төрле тармакларда эшлиләр. Күрсәткечләр буенча да алдынгылар рәтендә торалар. Татарстанның үзендә тырышып хезмәт куючылар да аз түгел. Иң киң таралган тармаклар - төзелеш комплексы, авыл, урман хуҗалыклары, энергетика, экология, сәламәтлек саклау, мәдәни һәм тарихи мирас һәйкәлләрен торгызу һ.б. Төзелеш өлкәсендә эшләгән студенлар аена 30-32 мең сум тирәсе акча алалар, бу ике айга 60 мең сумнан да артып китә дигән сүз.
- Моңа өстәп, яшәү, ашау һәм юлда йөрү өчен студентлардан акча чыкмасын дип, эш бирүчеләр белән шул хакта да килешергә тырышабыз, - ди «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» ДБУ директоры Ренат Садыйков.
Популярлыгы буенча педагогик отрядлар - икенче урында. Республикабызда яшәүчеләрнең ялын оештыруда катнашырга теләүчеләр аз түгел. Аеруча педагог-вожатыйлар булып Анапа, Туапсе, Сочи шәһәрләренә китәргә теләүчеләр күп. Авыл һәм урман хуҗалыгында эшләүчеләр арасында аграр университет студентлары өстенлек итә. Тагын бер җәлеп иткән юнәлеш - ерак араларга баручы поездларда проводник булып эшләү. Юнәлешләр: Казан-Адлер, Казан - Новороссийск. Бу өлкәдә 210 студент эшли. Хезмәт хакы - 28 мең сум тирәсе.
2015 елда төзелеш өлкәсендә студентлар отрядларының санын тагы да арттыру каралган. «Смарт-сити», «Иннополис-Казань», «Салават күпере» кебек төзелеш объектларында эшләр алып бару өчен яшьләр отрядлары сорала.
Татарстан һәм Кырым Республикасының Бакчасарай районы үзара хезмәттәшлек кысаларында, Кырым студентлары өчен дә республикабызда студентлар хезмәт отряды булдырылды. 10 кешедән торган Бакчасарай студентлар отряды Татарстанның «Яңарыш» археологик студентлар отрядына кушылды. «Яңарыш»ның эшчәнлеге Свияжск һәм Болгар җирләрендә инде 4 ел алып барыла.
Август башында Кырым студотряды Татарстан аша узучы «Кытай-Көнбатыш Европа» халыкара автомагистрален торгызуда катнашачак. Юл күперләрен, эстакадаларны төзүдә «Автодорожник» Татарстан отряды ярдәм итәчәк. Август уртасында студентлар урман фондын төзекләндерүгә керешәчәк.
Яшьләрнең эш хакы барлыгы 25-26 мең сум тәшкил итәчәк. Җәйге яллар тәмамланганда, отрядта катнашучыларны Свияжск, Казан Кремле буенча экскурсияләр, ә 30 август көнне зур республика бәйрәме көтә.
Киләсе елда Бакчасарай районында музей-тыюлыклар җирендә археологик казылмалар, автомобиль юллары төзү һәм төзекләндерү буенча зур эшләр көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading