16+

КФУ “татар антиплагиаты”н булдырган

Күптән түгел Казан федераль университеты татар телендәге тексттан үзләштерүләрне эзләү программасына авторлык таныклыгы алган.

КФУ “татар антиплагиаты”н булдырган

Күптән түгел Казан федераль университеты татар телендәге тексттан үзләштерүләрне эзләү программасына авторлык таныклыгы алган.

Казан федераль университеты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән татар телле текстны плагиатлыкка тикшерү буенча авторлык программасын эшләгән. Бу хакта уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ИФМК) директоры Рәдиф Җамалетдинов билгеләп узганча, бүген Россия Федерациясе халыклары телләрендә, аерым алганда татар телендә, язылган текстларда үзләштерүләрне автомат рәвештә ачыклау проблемасы бик актуаль.

- Россия халыклары телләрендә, шул исәптән татар телендә дә, “антиплагиат” программасын эшләү җиңел эш түгел, чөнки рус һәм татар теле структураларында җитди аермалар бар. Россия халыклары телләрендә язылган фәнни мәгълүматның системалаштырылган мәгълүмати базалары юк. Шуңа да карамастан, бу мәсьәлә бик мөһим, чөнки әлеге программа һәр татар галименең чын фәнни өлешенә бәя бирергә, фәнни эшчәнлектә мөстәкыйльлекне стимуллаштырырга ярдәм итәчәгенә ышанабыз, – ди Рәдиф Җамалетдинов.

Татар телле текстларда үзләштерүләрне эзләү программасын булдыру идеясе берничә ел элек барлыкка килгән. Аны ИФМК лингвистлары белән берлектә КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты вәкилләре хәл итә башлый. Алар тарафыннан зур эш башкарылган. Татар телендәге үзләштерүләр моделен эшләү өчен бердәм татар телле фәнни цифрлы китапханә – текстлар корпусын формалаштыру башланган. Бу модель өчен фәнни текстларда сүзнең кабатлану ешлыгын анализлау һәм омоглифияне эзләү нигезендә беренчел проект булдырылган. Башка телләрдәге басмалардан кросс-тел үзләштерүләрен эзләү моделен эшләү һәм аны эзләү системасына интеграцияләү башланган. 

Хәзерге вакытта текстлар корпусы нигезендә программаның тест версиясе булдырылган, проект сынау режимда эшли башлаган. Хәзерге вакытта эзләү алгоритмнарының эш вакытын оптимальләштерү, аларның сыйфатын арттыру һәм корпусны алга таба киңәйтү һ.б. өстендә эш бара.

КФУның «татар антиплагиаты» татар телендә язылган теләсә нинди фәнни эшне тикшерергә, аны башка галимнәрнең хезмәтләре белән чагыштырырга һәм аның оригинальлеген билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышаналар

Күптән түгел Казан федераль университеты татар телендәге тексттан үзләштерүләрне эзләү программасына авторлык таныклыгы алган. 

Фото: media.kpfu.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading