16+

КФУда дистанцион укытуга күчергә әзерләнәләр

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга 16 марттан коронавирус таралу куркынычы аркасында дистанцион укытуны оештырырга тәкъдим итте.

КФУда дистанцион укытуга күчергә әзерләнәләр

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга 16 марттан коронавирус таралу куркынычы аркасында дистанцион укытуны оештырырга тәкъдим итте.

Министр Валерий Фальков кул куйган боерык нигезендә, студентлар «электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләре» ярдәмендә белем бирү программаларын үзләштерәчәкләр.

Министрлыкның рәсми сайтында студентларга ирекле файдалану өчен онлайн-курслар исемлеге бастырылачак. Моннан тыш, Санкт-Петербург дәүләт университеты үзенең онлайн-курсларына ирекле керү мөмкинлеген ачты. Димәк, укулар дәвам итә.


Санкт-Петербург, Урал, Төмән, Петрозаводск, Көньяк федераль университеты, шулай ук Коми Республикасы мәктәпләре һәм колледжлары дистанцион укуга күчкән инде.


Казан федераль университеты дистанцион укытуга 19 марттан күчәргә мөмкин. Бүген студентлар белән сөйләшү эше алып барыла, электрон программалар барлана. Әлегә вузда укытулар алып барыла.

Шул ук вакытта Казанда берничә вуз – КАИ, КХТИ, Казан энергетика университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты дистанцион укытуга күчкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading