16+

Ләйлә Надыйрова: 100 балл икәнлеген белгәч, сөенечтән еладым

Казан шәһәренең 131 нче мәктәбен тәмамлаган Ләйлә Надыйрова рус теле белән биологиядән 100 балл җыйган. Бүген ул Санкт-Петербург дәүләт университетының биология факультетына укырга керергә җыена. 

Биология белән дуслыгы соңгы бер елда гына башланган дияргә була. Бу предметны ныклап өйрәнү өчен, репетитор белән шөгыльләнгән. Рус телен баштан ук ныклап өйрәнгәч, авыр булыр дигән шик булмаган аңарда. 
– Бердәм дәүләт имтиханнары алдыннан борчылу, курку булды, әмма имтихан алдыннан тынычландым. Ике предметтан 100 балл җыюымны белгәч, башта ышана алмый тордым, аннары сөенечтән елап алдым. Имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен предметны яратырга, мөмкин кадәр артык борчылмаска һәм бик игътибарлы булырга кирәк. Бөтен сере шунда, – ди Ләйлә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading