16+

«Мәктәп диварларында - шәһәребезнең киләчәге»

Казанда «Педагог һәм остаз елы»на йомгак ясадылар.

«Мәктәп диварларында - шәһәребезнең киләчәге»

Казанда «Педагог һәм остаз елы»на йомгак ясадылар.

"Пирамида" күңел ачу комплексына башкалабызның 1100гә якын мәгариф өлкәсе вәкиле чакырылган иде. 

- Без укытучыларыбызның уңышлары, алар тәрбияләгән укучыларның яулаган үрләре белән горурланабыз. Бу һәрвакыт зур коллектив эше нәтиҗәсе. Без элеккечә ил мәгарифенең авангардында кала бирәбез, без бу өлкәгә игътибарыбызны киметмибез. Социаль блок шәһәр бюджетының 70 процентын алып тора. Россия субъектлары башкалалары арасында без төзекләндерелгән объектлар саны буенча лидерлар булып торабыз. Чөнки бу диварларда шәһәребезнең, республикабызның, илнең киләчәге тууын яхшы аңлыйбыз, - диде Казан мэры Илсур Метшин. 

Әмма шул ук вакытта әле эшләп өлгерә алмаганнар, эшләнгәннәргә караганда, күбрәк булуын билгеләде ул. 174кә якын балалар бакчасы, 35-54 мәктәп ремонтка мохтаҗ. Әмма, мэр сүзләренчә, бу юл да үтеләчәгенә шик юк. 

Укытучыларны котларга Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килгән иде. Ул башкала мәгарифенең уңышлары бик күп булуын ассызыклады.

- Олимпиадалар, гомумдәүләт имтиханы, бердәм дәүләт имтиханы, һөнәри бәйгеләр, илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдәге җиңүләр - болар барысы Сезнең хезмәт, укытучылар хезмәте. Шуңа күрә Казанның мәгариф тармагына зур өметләр баглана. Гомер-гомергә белем бирү системасы үсеп килүче буын тәрбиясе өчен җавап биргән, - дип министр, укытучыларга җылы котлау сүзләрен ирештерде.

Белешмә. Бүгенге көндә Казан шәһәренең мәгариф тармагында 32 мең кеше эшли, шуларның 16 меңнән артыгы педагогик хезмәткәрләр, 8,5 меңе - укытучылар. Быел башкаланың балалар бакчалары һәм мәктәпләренә 350 яшь укытучы килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading