16+

Мәктәпкә дә телефон биреп җибәрү яклы мин

Балалар һәм гаджетлар турында сөйләшеп утырбыз беркөн. “Балаларның гаджетлар белән дус булуы яхшымы начармы?” – дип, фикеремне сорый танышым.

Мәктәпкә дә телефон биреп җибәрү яклы мин

Балалар һәм гаджетлар турында сөйләшеп утырбыз беркөн. “Балаларның гаджетлар белән дус булуы яхшымы начармы?” – дип, фикеремне сорый танышым.

Чыннан да, хәзерге балалар гаджетлар белән бик дус. Аерылгысыз дуслар, дип әйтсәм дә, ялгыш булмастыр. Мин һәрбер нәрсәнең уңай ягын күрергә тырышам. Бу очракта да шулайрактыр, бәлки. Темадан читкәрәк китеп булса да, ике генә мисал китереп үтәм.

Мин чып-чын татар авылында татар мәктәбен тәмамлаган бала. Безнең буын, ничектер, русча сөйләшергә кыенсына иде. Рус теле укытучыбыз Диләрә апабызның рус теле һәм әдәбияты дәресләрен көтеп ала идем мин. Анда беркемнән оялмыйча, рәхәтләнеп русча сөйләшәбез. Сөйләшмәс идең дә, укытучыбызның таләбе катгый: рус теле бүлмәсендә аралашу бары тик рус телендә! Рус телен яхшы белү өчен аралашу күбрәк кирәк булганлыгын соңрак – мәктәпне тәмамлап, университетка укырга кергәч кенә аңладым. Тик ул вакытта эш узган иде инде. Беренче курсның кышкы имтиханнарын без – татар мәктәбен тәмамлаган студентлар – тәрҗемәче белән тапшырдык. Беренче имтихан анатомиядән иде. Миңа йөрәк турында сөйлисе. Белгәннәремне татарча сөйлим, ә янымда утыручы апа русчага тәрҗемә итеп бара. Тәрҗемәче булмаса, мәңге ерып чыга алачак түгел идем, валлаһи! Шул чагында үз-үземә сүз биргән идем: минем балам рус телен су урынына эчәчәк!

Тагын шул мәктәп елларына кайтып, информация дәресен искә төшерәм. Безгә, компьютерны киноларда гына күреп белгән балаларга, 10нчы сыйныфта информатика дәресе керә башлады. Бүлмәләрдә стена буйлап тезелеп киткән ак компьютерларны без чит планетадан килгән ят әйбер сыманрак кабул иттек. Атнага ике тапкыр керүче информатика дәресендә яшь укытучыбыз Әлфия апа төрле таблицалар төзергә өйрәтә. Кызык булса да, компьютерны өйрәнү авыр бирелде миңа. Шул вакытта үз-үземә тагын сүз биргәнем хәтердә: минем балам компьютер, интернет дигән нәрсәләрне биш бармагы кебек яхшы беләчәк!
Ничек кенә белә әле! Өйрәтеп тә торасы булмады. Үзе безне өйрәтә. Беренче сыйныфка кергәндә телефон алып бирдек аңа. Баштарак элемтә ролен генә үтәде ул, аннан инде күп кенә фунцияләрне башкара алу үзлегенә ия икәнлеген тоемлап алган улым аны һәрьяклап куллана башлады. Бераз үсә төшкәч, әллә нинди кызыклы видеолар төшерергә дә өйрәнде.

Мәктәпкә дә телефон биреп җибәрү яклы мин. Ни генә дисәләр дә, әни буларак миңа шулай тынычрак. Балага да шулайдыр дип уйлыйм. Дөньяда нинди генә хәлләр булмас? 

2020 елның март уртасында дөньяны ковид дигән зәхмәт чорнап алгач, дөньяның асты-өскә килгәндәй булды. Без – мәдәният хезмәткәрләренең эше тулаем онлайн форматка күчте. Тик эшне туктатырга ярамый. Эшләргә, эшләгән эшне халыкка күрсәтергә кирәк. Ә аның өчен телефонда аерым бер кушымталар булдыру мөһим. Ул кушымталарның атамаларын әйттеләр әйтүен дә, аны бит әле телефонга йөкләтеп кую бер хәл, ул кушымталар белән эшли белергә дә кирәк. Әлеге дә баягы замана балаларының гаджетлар белән дус булуы ярдәмгә килде дә инде шул вакытта.

Улым, телефоныма шул кушымталарны йөкләтеп, коллажлар ясарга, роликлар төшерергә, аларны монтажларга, текстлар язарга, әллә нәрсәләргә өйрәтте үземне. Тагын бер югары белем алган кебек булдым, валлаһи! Тикмәгә генә хәзерге балалар унны бетереп туалар дип әйтмиләрдер инде ул. Улым биргән белемнәрне кулланып эшли-эшли, теге кушымталар белән мин дә якын дусларга әйләндем хәзер. Белмәгәнен улымнан сорыйм инде әлбәттә! Ул күз ачып йомган арада күрсәтеп тә бирә.

...Урынын һәм чик-чамасын белеп кулланганда, гаджетларның зыяны юктыр, дип уйлыйм мин. Алар белән дус булып, замана белән бергә атлаучы балаларыбыз булганда, без дә заманадан артта калмабыз, шәт. Һәрхәлдә, замана арбасыннан һич кенә дә төшеп каласы килми бит әле...

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading