Милли педагогия институты кайчан һәм нинди формада булачак?
Әлегә бу сорауга беркем дә ачык һәм төгәл итеп җавап бирә алмады.
- Бу хакта моңа кадәр дә сүзләр, фикерләр яңгыраган иде. Бу мәсьәләне үзебезнең комитетта да, Дәүләт Советында да караган идек. Тик әлегә мин сезнең соравыгызга төгәл җавап бирә алмыйм. Киләчәктә бу мәсьәлә буенча киңәшмә булырга, аның концепциясенең проекты кабул ителергә тиеш. Һәм мин проектның вакытлы матбугат аша таратылып, халыкны аның буенча фикер алышырга чакырыр идем. Аннан соң гына, шул фикерләрне дә искә алып, концепция кабул ителергә тиеш дип уйлыйм, - диде безгә Разил Вәлиев.
Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, «Поистине» журналының шеф-мөхәррире Руслан Айсин да шулай уйлый. Концепция буенча идея-фикерләр татар интеллигенциясе бергә җыелып хәл ителсә уңышлы булыр иде, дип саный ул. Ә аннары чишү юлларын, механизмнарын Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе республиканың Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә эшләргә тиеш. Бу эшкә КФУ да җәлеп ителсен иде, ди Руслан. Һәм, тимерне кызуында суккан кебек, бу мәсьәләне дә тиз арада хәл итә башларга кирәк. Сөйләшергә, берничә концепция эшләп, аны җәмәгатьчелеккә чыгарып, бәхәсләшергә кирәк, дип саный ул.
Шулай да Руслан Айсин 1990 еллар башында «милли университет» төзү өчен мөмкинлекләр күбрәк булуын, «хәзер инде вазгыять үзгәрүен» дә ассызыклый.
- Соңгы вакытта без Мәскәүнең татар теленә һөҗүмен сизәбез. Милли мәгариф мәсьәләсе зур сәяси проблемага әйләнде, ягъни ул сәясиләштерелде. Шунлыктан милли мәгариф системабызны булдыру бик авыр, кануни яктан кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин, чөнки федераль стандартлар бар. Ә Рөстәм Нургалиевич әйткән Милли педагогия институтына килсәк, мин аның ничек буласын әйтә алмыйм. Әгәр ул дәүләт педагогика институты базасында булдырылса, аның программасы, федераль стандартлардан чыкмаган концепциясе булырга тиеш. Димәк, ул дәүләт педагогика институтының күзаллавын, концепциясен кабатлаячак. Ә бу безгә кирәкме? Икенчедән, әлегә безнең программалар да юк. 90нчы елларда эшләнгән программалар инде искергән. Аларны хәзерге вазгыятьтә куллана алмыйбыз. Без инде хәзер бары тик татар телендә генә укыта алмыйбыз. Укыткан очракта да, нинди фәннәрдән белем бирергә? Өченчедән, бу - аппаратны 180 градуска бора торган бик зур проект. Без аны бер ел эчендә булдыра алабызмы? Аннан соң, кадрларны туплау мәсьәләсен ничек хәл итәргә? Студентларны кем укытачак? Нинди программа нигезендә? Студентлары кем була, магистратурасы булырмы, юкмы? Монда хәл итәсе мәсьәләләр бик күп, - ди сәясәтче.
Руслан Айсин исә үзе татар дөньясы өчен үзәк булдыру яклы. Ул аны Милли мәгариф үзәге дип атап, базалы белеме булган укытучыларга, гомумән, зыялыларга, интеллигенциягә өстәмә белем бирү формасында күзаллый. Анда укып чыгучыларга диплом яки махсус сертификат бирелергә тиеш. Бу - төбәкләрдәге милли кадрларга кытлык проблемасын хәл итәргә булышыр иде, дип саный.
- Без чиста «милли университет»ны булдыра алмыйбыз. Ә менә мондый зур мәгариф үзәген булдыру хәлдән килә торган эш. Әмма аның өчен зыялылар, милли интеллигенция, галимнәр арасында фикер алышулар, бәхәсләр булырга тиеш, - ди Руслан Айсин.
Милли педагогия институтында кемнәр укыячак?
Милли кадрларны кем тәрбияләячәк, дигән сорау да әлегә ачык булып кала. Тарихчы-галим, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев әйтүенчә, әлеге сорау гади түгел. Аныңча, узган 25 ел эчендә бу мәсьәлә тагын да кискенләште.
Ә менә анда белем алачак студентлар, Фәндәс Сафиуллин фикеренчә, югары конкурслар аша сынау узып кына кабул ителергә тиеш. Төп игътибарны санга түгел, ә сыйфатка юнәлтергә кирәк.
- Аннан соң, татар мәктәпләрендә белем бирәчәк укытучылар ким дигәндә өч телдә (татар, рус, инглиз) укыта алырлык булырга тиеш. Бөтенләе белән үк булмаса да, кайбер темаларны чит ил чыганакларына, фәнгә таянып аңлата алырлык булсыннар иде. Ул шундый югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Әлеге белгечләр Татарстанда гына түгел, Россиядәге татар мәктәпләрендә дә укытырга әзер булырга тиеш. Милли педагогия институты бөтен татар дөньясы өчен эшләр дип күзаллыйм. Татар мәктәпләре кинәт ябылып, куып таратылган, рус мәктәбенә әйләндерелгән очракта да, әлеге кадрлар югалып калмыйча, русча укытуларын дәвам итәрлек дәрәҗәдә көчле булсын иде. Хәтта мәҗбүри рәвештә русча укытканда да, алар яңадан татарча укытачакларына өметләрен өзмәслек, милли патриотлы шәхесләр әзерләнергә тиеш анда, - ди ул.
Сүзен-сүзгә
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев:
- Кайберәүләр, ул вакытта тегеләй иде, болай иде, дип сөйли, бер дә теләгәнчә түгел иде әле. Без моның аша уздык. Мин үзем чиста татар мәктәбен тәмамладым, кайбер нәрсәләрне бик тиз онытабыз. Без сынау имтиханнарын да рус телендә тапшырдык. Без предметларны русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләндек. Үзгәртеп кору елларында Казанда тулы булмаган бер татар мәктәбе калганын онытабыз. Гади вакытлар түгел иде ул, әмма без барлык милләтләр белән лаеклы төстә, дуслыкта уздык бу елларны. Алга таба да шулай дәвам итте. Россия Федерациясенең дәүләт телен, туган телне өйрәнүне сәясәтләштерү омтылышлары күренә. Революциядән соң СССРның беренче Конституцияләрендә үк автоном республикалар үзләре дәүләтләр дип язылган иде. Россия Федерациясе Конституциясендә, Татарстан Конституциясендә дә бу шулай.
Россия Федерациясе составындагы республикалар илне ныгыта, үзеннән өлеш кертә. Бу мәсьәләләрне хәл итүгә бик сак карарга кирәк. Әйе, рус теле - бөек, куәтле, матур тел, без аны хөрмәт итәбез. Ул безгә бүгенге торышыбызны тәэмин итәргә булышты. Ә республикаларның дәүләт телләре дә бар, бу - күп милләтле федерация. Безгә, утырып, җыелган проблемаларны хәл итәрлек акыл табылыр дип уйлыйм. Без бит 90нчы елларда боларны гына күргән кешеләр. Сират күпере аша чыктык бит. Боларны да хәл итәргә кирәк, хәл итә алмый торган мәсьәләләр юк. Бер-беребезне аңлыйбыз бу мәсьәләләрдә. Татарстан Президенты еллык юлламасында үз позициясен әйтте. Без аны матур итеп тормышка ашырырга тиеш. Без моны булдырып чыгабыз.
Комментарийлар