16+

Мәктәп укучыларының каникулллары файдалы һәм кызык булачак

Мәктәпләрдә көзге каникул ишек кага. Быел мәктәп укучылары 30 октябрь-5 ноябрь аралыгында ял итәчәк. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, ял күңелле узсын өчен, инде мәдәни программа да әзерләп куйган.

Мәктәп укучыларының каникулллары файдалы һәм кызык булачак

Мәктәпләрдә көзге каникул ишек кага. Быел мәктәп укучылары 30 октябрь-5 ноябрь аралыгында ял итәчәк. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, ял күңелле узсын өчен, инде мәдәни программа да әзерләп куйган.

Театр

2015 елдан бирле республикада «Мәдәни көз» дигән программа эшли. Мәктәп укучылары республикабызның театрлары белән таныша, спектакльләр карый. Быел, укучылар мәдәни яктан баесын өчен, республика бюджетыннан 2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ял вакытында районнарда яшәүче балаларга Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе концерт тамашалары әзерләгән. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры данлыклы «Жизель» балетын тәкъдим итә. Казан дәүләт яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) «Свадьба с генералом» (А.Чехов) һәм «Нәни принц» (А.де Сент-Экзюпери) пьесаларын, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры «Шүрәле-online» (Ш.Фәрхетдинов), «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин), «Али-баба һәм өч карак» (Ш.Фәрхетдинов) әсәрләрен куя. Бу спектакльләргә актив, мәктәптә үзен яхшы яктан күрсәткән балаларны бушлай алып баралар.

Сәяхәт

Каникул вакытында балалар ил буйлап та сәяхәт итә әле. 14 октябрь-13 ноябрь аралыгында Азнакай, Кайбыч, Теләче районнары, Чаллы мәктәп укучылары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә экскурсиягә китә. «Гасырлар арасыннан сәяхәт» дигән маҗаралы юлга барлыгы 165 бала кузгалачак. Экскурсия, укучыларны юлда ашату чыгымнарын федераль бюджет каплый.

«Алтын боҗра» туристлык маршруты буенча Түбән Кама шәһәре, Тәтеш, Балтач районнарыннан да 165 бала юлга чыгачак. Казан, Зәй, Алексеевск укучыларына Петербург шәһәрен күрү бәхете елмайган.

Күргәзмә

26 октябрьдән «Казан ярминкәсе»ндә «Россия - минем тарих» дигән тарихи парк экспозициясен карап булачак. Монда илебезнең аерым патшалар тормышыннан алып, бүгенге көнгә кадәр булган тарихын кызыклы формада өйрәнеп була. Әлеге күргәзмә дәрестән тыш уку, мәктәп программасына кертү өчен дә кызыклы булачак, ди Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

Чемпионат

Республикабызда «WorldSkills» ярышлары гына түгел, мәктәп укучылары арасында барган «JuniorSkills»та киң таралды хәзер. Чаллының 36нчы мәктәп укучылары Әбу-Даби шәһәрендә нәкъ менә бу ярышта көч сынашты. Ә каникуллар вакытында укучылар өчен республика дәрәҗәсендә 14 төр юнәлештә сайлап алу турлары булачак. Лариса Сулима сүзләренчә, һәр районнан укучылар катнаша алсын өчен, ярыш булачак мәйданчыкларны икегә бүлгәннәр. Әйтик, «Лаборатор-химик анализ» белгечлеге буенча ярышлар Яшел Үзәннең Кирпичников исемендәге лицеенда һәм Чаллыдагы «Кванториум» балалар технопаркында уза. Шулай ук Казан, Азнакай, Әлмәт, Биектау, Мамадыш, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чаллыда «JuniorSkills» үзәкләре эшләячәк.

Спорт

30-31 октябрь көннәрендә Лениногорскида шахмат сөючеләр өчен зур бәйрәм була. Биредә шахмат буенча республика спартакиадасы оештыралар. Финалда 350гә якын мәктәп укучысы катнашыр дип көтелә. 2-3 ноябрь Мамадыш районы шашка буенча спартакиаданы кабул итә.

Армия

Мәктәп яшеннән хәрби хезмәт турында уйларга әле иртәрәк диярсез, ләкин егет-кызларыбыз армиягә дә инде кечкенәдән әзерләнә. 29 октябрь-4 ноябрьдә «Ватанның яшь сакчылары» республика җыены уза. «Юнармия» хәрәкәтенә кергән укучылар «Патриот» үзәгендә солдат һөнәрен үзләштерә.

Ата-аналар җыелышы

Каникул быел ата-аналар катнашындагы зур җыелыш белән дә истә калачак әле. 28 октябрь көнне Казанның халыкара мәктәбендә «Нык гаилә - укучының социальләшү нигезе» дигән I республикакүләм ата-аналар форумы оештырыла.

Мәктәп яны лагерьлары

Укучыларның көзге ялы вакытында республика буенча 183 мәктәп яны лагеры эшләячәк. Аларда 6813 бала ял итәчәк. Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Буа, Балык Бистәсе, Кайбыч, Менделеевск, Чаллы, Нурлат, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән район мәктәпләре балаларны үзләрендәге лагерьларга кабул итәргә әзер.

Шифаханә

Балалар бакчасында тәрбияләнгән сабыйларның да яллары күңелле, ә иң мөһиме - сәламәтлекләре өчен файдалы узачак. Әйтик Казан, Минзәлә балалар йортларында тәрбияләнүчеләр Минзәләнең «Полянка» лагерында ял итә. Балаларны аеруча биредә зоопарк булуы, җанварларны кулга тотып уйнау мөмкинлеге җәлеп итә. Чистай, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама, Чаллы балалар йортларында тәрбияләнүчеләр Чаллының «Саулык» лагерында ял итәчәк. Сәламәтлекләре какшаган укучылар өчен 16 октябрь-8 ноябрь көннәрендә «Жемчужина» санаториесы ишекләре ачык.

Олимпиада

Татарстан Россия буенча олимпиадада җиңүләр буенча өченче урында бара. Шушы урынны саклап калу, балаларны сынауларга нәтиҗәлерәк әзерләү өчен, каникул вакытында да аларга уңайлы шартлар тудырырга кирәк. 30 октябрь-5 ноябрь көннәрендә ОБЖ фәне буенча районнарда беренче урын алган VIII-XI сыйныф укучылары өчен республика финалына әзерлек дәресләре үткәрелә. Шундый ук җыен география фәне буенча да була. IV-V сыйныф укучылары шул ук көннәрдә инглиз, немец, кытай фәннәре буенча «Билингва» профиль сменасына йөри алачак. Һәр районда үз предметлары буенча әзерлек эшләре бара.

БДИ

IX, XI сыйныфлар өчен каникул имтиханнарга әзерлек өчен дә иң кулай вакыт. Укучылар Республика белем бирү сыйфаты һәм мониторингы үзәгендә БДИ тестлары чишеп карый ала.

- БДИга стандарт процедурага караган кебек карарга, аннан курыкмаска кирәк. Әгәр укучы мәктәп программасын яхшы үзләштерә икән, ул һәрвакыт БДИны яхшы балларга тапшыра алачак. Барлык районнарда да укучылар өчен махсус әзерлек дәресләре узачак, - диде Лариса Сулима.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading