16+

Мәктәпне ябарга булгач, ни өчен аның түбәсен алмаштырдылар икән?

Менделеевск районы Турай авылында татар мәктәбен япканнар. Моның белән риза булмаучы әти-әниләрнең авызларын ябарга тырышалар. 

Мәктәпне ябарга булгач, ни өчен аның түбәсен алмаштырдылар икән?

Менделеевск районы Турай авылында татар мәктәбен япканнар. Моның белән риза булмаучы әти-әниләрнең авызларын ябарга тырышалар. 

Бинаны нәкь 1 сентябрь алдыннан ябып куйганнар. Район хакимияте аны авария хәлендә дип таныган, хәзер балаларны күрше авыллардагы мәктәпкә йөртәләр. Турайда яшәүче Рөстәм Җиһаншин әйтүенчә, район хакимияте үзенең белгечен алып килгән, бинаны эшләтергә ярамый дигән документны ул эшләткән. Шул ук вакытта анда әле дә китапханә эшчәнлеген алып бара. Дөрес, шул бина эчендә булган балалар бакчасы, мәктәп һәм музейның ишекләре ябык. 

Хәлне аңламаган әти-әниләр Чаллыдан үзләре белгеч чакырткан, аның тиешле лицензиясе булуын да белешкәннәр. Ул исә бинаның яраклы булуын, әмма 120 мең сумлык ремонт кына кирәклеген әйткән. Әти-әниләр бу акчаны үзләре жыярга да риза, әмма район хакимияте моңа да, мәктәпне ачарга да каршы.

— Әгәр бина авария хәлендә икән, ни өчен аның түбәсен алмаштырдылар икән соң? Ә бит моның өчен 2 млн сумнан артык акча түктеләр. Ни өчендер район татар мәктәбен ябарга тели, ә ул әле эшли ала, чөнки 90нчы елларда гына төзелгән. Хәзер балаларны йөртә торган күрше авылдагы мәктәп бөтенләй 1967 елда төзелгән. Логика аңлашылмый монда. Җитмәсә, районнан миңа шалтыратып, "Синең кибетең бар бит, авызынны яп!" дип куркытырга оялмыйлар. Инде килеп, аны фотога төшереп тә киттеләр. Мин аннан курыкмыйм, әйе, авылда кибетем эшли, әмма мәктәп беткәч, авыл да бетә, ә аннары аның кирәге дә булмаячак, — ди Җиһаншин.

P.s.: Язманы киләсе чәршәмбе санында укырга мөмкин

Рәсим Хаҗиев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading