16+

Ни өчен ил күләмендә рус телен белү дәрәҗәсе кими бара?

Хәтта нәтиҗәләрен 100 баллга кадәр җиткерә алган 5 укучы бар.

Ни өчен ил күләмендә рус телен белү дәрәҗәсе кими бара?

Хәтта нәтиҗәләрен 100 баллга кадәр җиткерә алган 5 укучы бар.

Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары быел да республикабыз мәгариф системасына тап төшермәгән. Бердәм дәүләт имтиханының кайсы гына предметын алма, нәтиҗәләр гомумроссия күрсәткечләреннән шактыйга югарырак. Россия төбәкләре арасында урыныбыз 4нче баскычта, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Түбән Новгородтан гына калышабыз. Хәтта Санкт-Петербургны да артта калдырганбыз бу юлы!

Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп дулкыны быел 23 майдан 21 июньгә кадәр дәвам итте. Үз нәтиҗәләрен яхшыртырга теләүчеләргә бу юлы  бәхетен тагын бер кат сынау – 4 һәм 5 июньдә имтиханнарның берсен яңадан тапшыру мөмкинлеге бирелде.  Кулындагы “чыпчык”ка гына риза булмаучылар “торна”ларын кулдан ычкындырмаган. Кабат сыналган 1832 егет һәм кызның барысы да диярлек балларын яхшы якка үзгәртә алган. Хәтта үз нәтиҗәләрен 100 баллга кадәр җиткерә алган 5 укучы бар. Гомумән алганда, агымдагы елның бу яңалыгы мәгариф тармагы вәкилләре тарафыннан да, укучылар ягыннан да уңай бәяләнде. Бердәм дәүләт имтиханын тагын да камилләштерүгә чираттагы адым ясалды дип бершиксез әйтә алабыз. 

БДИ нәтиҗәләре буенча Татарстан Россиядә алдынгы урыннарның берсен били дип мактандык инде. Әмма берәү белән дә узышмыйча, республикакүләм нәтиҗәләрне елын-елга чагыштырсак, бер төркем борчулы мәсьәләләр булуы күзгә бәрелә. Иң беренчесе – рус теленнән нәтиҗәләрнең елдан-ел төшә баруы. Әйтик, 2021 елда Татарстан укучылары бу предметны уртача 74,73 баллга, 2022дә – 72,82 баллга, в 2023тә – 72,03 баллга тапшырган. Быел инде нәтиҗәләр 67,3 баллга гына калган. Безнең күрсәткеч гомумроссиянекеннән 3 баллга югарырак булса да,  соңгы 3 елда нәтиҗәләрнең 7,5кә диярлек түбән тәгәрәвен күрәбез. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, республикадагы уртача күрсәткечләр Россия күләмендәге вазгыятьнең турыдан-туры чагылышы. Ни өчендер ил күләмендә рус телен үзләштерү сыйфаты кими бара. Уйланырга җитди сәбәп, билгеле. 

Шулай ук быел информатикадан нәтиҗәләр беразга төшкән. Былтыр уртача балл – 63,95 булса, быел 62,3кә калган. 1,6 балл күп тә түгел кебек. Әмма 2021 елда уртача нәтиҗә 69,61 булуын исәпкә алсаң, бу предметтан белем дәрәҗәсенең шулай ук түбәнәюе күзгә бәрелә. Әллә биремнәре генә елдан-ел катлаулана гына барамы икән?

Җәмгыять белеменнән нәтиҗәләр шулай ук уйландыра. БДИның уртача баллы быел 60,35 булган, бу гомумроссиянекеннән 5 баллга югарырак. Әмма 2021 елда республикакүләм күрсәткеч – 62,62, 2022 елда – 67,06, 2023 елда 61,1 дәрәҗәсендә булган. Саннар вазгыятьне ачык чагылдыра.

Шөкер, башка предметлар буенча үзебезне үзебез уздыра алганбыз. Әйтик, профильле математикадан нәтиҗәләр былтыргыдан – 7,15 баллга, физикадан – 9,65 баллга, биологиядән – 3,5 баллга, тарихтан 1,58 баллга югарырак булган. Инлиз теленнән һәм рус әдәбиятыннан укучыларыбызның нәтиҗәләре шулай ук тотрыклы рәвештә югары булып кала. Беренчесеннән баллар россиякүләм күрсәткечләргә караганда 10га югарырак булса, рус әдәбиятын укучыларыбыз имтиханны уртача 17 баллга яхшырак тапшырган. 

Иң югары 100 баллны туплый алучылар – аерым горурлыгыбыз. Быел максималь нәтиҗәгә ирешүчеләр шактыйга арткан. Былтыр 100 баллы күрсәткеч 199 булса, бу юлы 366га җиткән. Икешәр предметтан иң югары нәтиҗәне күрсәтүче сәләтлеләр, хәтта өч предметтан 300 балл алган 2 кыз да бар!  

Сынау булгач, аны уза алмаучылар да була, билгеле. 2023 ел белән чагыштырганда, төп көнне рус теле буенча БДИда минималь бусаганы үтмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары саны 12 дән 32 гә кадәр арткан, база математиканы бирә алмаучылар 74 тән 166 га кадәр күбәйгән. Профильле математикадан тиешле балларны туплый алмаучылар, 2023 ел белән чагыштырганда, кимегән һәм 174 кеше тәшкил иткән (былтыр – 295).

4 һәм 5 июльдә әлеге укучылар шулай ук мәҗбүри предметларны тагын бер кат тапшырып карау мөмкинлеге алды. 319е (85,7%) нәтиҗәләрен кирәкле дәрәҗәгә күтәрә алган. Сентябрьгә 53 кеше калган.  

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading