16+

Рифкать Миңнеханов: “Тел – кеше тәжрибәсенең бөтен байлыгын теркәп бару инструменты”

«Бер төркем халыкның аерым бер милләт мәртәбәсенә күтәрелүе өчен ана телендә әдәбияты булу гына җитми, аның үз телендә фәне дә булырга тиеш», дип язган татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов.

Рифкать Миңнеханов: “Тел –  кеше тәжрибәсенең бөтен байлыгын теркәп бару инструменты”

«Бер төркем халыкның аерым бер милләт мәртәбәсенә күтәрелүе өчен ана телендә әдәбияты булу гына җитми, аның үз телендә фәне дә булырга тиеш», дип язган татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов.

Шуңа күрә Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты шушы фикерне алга сөргән олуг әдип исемен йөртүе дә символик әһәмияткә ия. Бүген без горурланып, институтның татар халкы тарихын, мәгарифен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча бай традицияләрне саклавы һәм арттыруы хакында сөйлибез.

Быел Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан бүген галимнәр «Хәзерге академик фәндә Россия халыкларының телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре» дигән зур форумга җыелды. Чарага чит иллләрдән (Әзербайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан,) һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Владикавказ, Пермь, Төмән, Уфа, Чабаксар, Саранск, Йошкар-Ола, Ижевск, Казан һ.б. шәһәрләрдән фән вәкилләре дә килгән иде.

Форум ачылышында билгеләп үтелгәнчә, Г.Ибраһимов исемендәге институт –  Россиянең алдынгы академик оешмаларының берсе. Дистә еллар дәвамында биредә татар халкының һәм Татарстанда яшәүче халыкларның теле, әдәбияты һәм сәнгате өйрәнелә. Нәкъ шушы институт 1991 елда Татарстан Фәннәр академиясе оешуга нигез булып тора, алга таба ул бер төркем фәнни-тикшеренү оешмаларының барлыкка килүенә дә өлеш кертә.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  директоры Илгиз Халиков үз чыгышында оешманың тарихына тукталып, төрле елларда аның белән идарә иткән, фәнгә тугрылык белән хезмәт куйган җитәкчеләр исемнәрен дә атап китте. Болар: Миргали Нигъмәтуллин, Хәсән Шабанов, Хәмит Ярми, Мөхәммәт Гайнуллин, Хәсән Хәйри, Камил Фасиев, Мидхәт Мөхәррәмов, Яхья Абдуллин, Мирфатыйх Зәкиев, Нурмөхәммәт Хисамов һәм Ким Миннуллин. 

-    Соңгы елларда Институт төрки телләр эволюциясе контекстында татар тел белемен өйрәнү, дөнья мәдәнияте контекстында татар әдәбияты теориясен, тарихын бәяләү, аның үсешенең хәзерге тенденцияләре, татар әдәбияты классиклары мирасын бербөтен һәм системалы тикшерү, сүзлекләр төзү өлкәсендә шактый нәтиҗәләргә иреште. Рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать, театр, музыка, Татарстан халыклары хореографиясе буенча күпкырлы фәнни тикшеренүләр алып барыла, - ди Илгиз Халиков.

Аның сүзләренчә, бүген уздырылган халыкара форум кебек зур чаралар яңа фәнни элемтәләр урнаштырырга, хезмәттәшлек чикләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә, шулай ук күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләребезнең, татар әдәбияты классикларының исемнәрен мәңгеләштерергә ярдәм итә.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та Фәннәр академиясе оешканда нигез итеп гуманитар фәнни өлкәнең алынуы иң дөрес карар булуын билгеләде. 

-    Нәкъ тел кеше тәжрибәсенең бөтен байлыгын теркәп бару, тупланган белемне буыннан-буынга тапшыру инструменты булып тора, - дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  чыннан да үзенең юбилеен зур хезмәтләр белән каршылый. Фәннәр академиясе фойесында әлеге хезмәтләр урын алган иде. 

Форум 11 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Өч көн дәвамында фән вәкилләре түгәрәк өстәлләр һәм семинарларда катнашачак, “Яшь галимнәр мәктәбе” дә эшләячәк.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading