16+

Рөстәм Миңнеханов: Яңа уку елы матур вакыйгалары һәм уңышлары белән сөендерсен!

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан мөрәҗәгате.

Рөстәм Миңнеханов: Яңа уку елы матур вакыйгалары һәм уңышлары белән сөендерсен!

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан мөрәҗәгате.

Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле укучылар, студентлар, укытучылар һәм ата-аналар! 

Сезне якты өметләр һәм матур хатирәләр  уята торган тантаналы 
бәйрәм – Белем көне белән чын йөрәктән котлыйм. 
Татарстанда мәгариф – илдә иң алдынгыларның берсе. Әлбәттә бу, беренче чиратта мәктәп һәм урта һөнәри, югары уку йортлары укытучыларының, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең казанышы.  Республикада 80 меңләп остаз, белем бирү белән беррәттән, хөрмәткә лаеклы Россия гражданнарын да тәрбияли. 
Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә укучыларыбыз илкүләм һәм халыкара олимпиадаларда җиңеп чыга, имтиханнарны уңышлы тапшыра, булачак һөнәрен сайлый, җаваплылыкка өйрәнә. 
Кадерле педагоглар, фидакарь хезмәтегез, эшегезне намус белән, җан җылыгызны кызганмыйча башкаруыгыз өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәт! 
Россия Федерациясе алдында торган бурычларны хәл итүдә,  сынауларны узуда  белем бирү системасына бүгенге көндә зур әһәмият бирелә. Тиешенчә үзләштерелгән белемнән, заманча һөнәр-күнекмәләрдән башка технологик бәйсезлеккә, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдән башка дәүләтнең көчле булуына ирешү мөмкин түгел. 
Республика җитәкчелеге киләчәктә дә мәгариф оешмаларын яңартып кору һәм чор таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазлау, иң яхшы технологияләрне һәм мәгариф программаларын куллануга кертү, әһәмиятле  проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү һәм уку йортларының предприятиеләр белән берлектә эшчәнлек алып баруы өчен барлык кирәкле шартларны тудырачак. Татарстанда игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елында үткәрелә торган чаралар да моңа бәрәкәтле этәргеч бирәчәк.
Беренче кыңгырау чыңлау белән ачышлар һәм иҗади казанышлар дөньясына аяк басачак беренче сыйныф укучылары өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч һәм истәлекле булыр. Сез ышанычлы дуслар табарсыз, ныклы гыйлем тупларсыз, ә мәктәп сезнең өчен яраткан белем йортына әйләнер дип ышанам. 

Хөрмәтле татарстанлылар! 
Барлык укучыларга һәм студентларга – тырышып укуларын һәм белем-мәгърифәттә яңа үрләргә ирешүләрен, ата-аналарга – балаларының казанышлары өчен горурлык хисе тоюны, укытучыларга нәтиҗәле эшләү өчен көч һәм сабырлык телим.
Яңа уку елы тәэсирле, матур вакыйгалары һәм уңышлары, ачышлары белән сөендерсен!
Бәйрәм мөбарәк булсын! 

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading