16+

Сайлаудагы камералар – имтихан тапшыручыларга

2014 елда имтихан барышын онлайн-режимда күзәтәчәкләр. Бу биремнәрне күчерү, Интернетка кую кебек очракларны чикләячәк, дип саный Рособрнадзор. Һәр сынау бирү пунктына видеокамера җитәрме соң, дип борчылырга кирәкми - барысы да уйланылган инде. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына Россия Президенты сайлаулары вакытында кулланылган видеокамералар биреләчәк.

Онлайн трансляция вакытында укучының имтихан биремнәрен тиешле булмаган максатта куллануын күреп алсалар, аның җаваплары тулысынча гамәлдән чыгарылачак.
Кәрәзле телефоннарны имтихан вакытында ел саен тыялар, тик тулысынча тыеп кына бетерә алмыйлар. 2014 елгы БДИ үзенчәлекләре арасында да «кесә телефоны яки мәгълүматны чыбыксыз тапшыра торган башка җайланма табылса, җаваплар гамәлдән чыгарылачак» дигән иске яңалык бар.
Быел бер бүлмәдәге имтихан тапшыручылар санын да арттырырга уйлыйлар. Рособрнадзор сайтыннан алынган мәгълүмат буенча, аудиториядә 15тән алып 25 укучыга кадәр булырга мөмкин. Бу видеокамераларны җиткерү ниятеннән шулай эшләнәдер, мөгаен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading