16+

Сөенечебез бар

Сөенечебез бар

Балачак курчаклы, машиналы, компьютерлы, телефонлы гына түгел, китаплы да булырга тиеш. Бүгенге заман баласының китапка бик әллә ни исе китми, эреле-ваклы экраннар белән дуслашуны кулайрак күрә. Ләкин без, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр, баланың киләчәктә чын кеше булып үсүе өчен китапларның нинди зур әһәмияткә ия булуын яхшы беләбез. Шуңа күрә үзебезнең бакча нәниләрен китап дигән хәзинәгә якынайту өчен, төрле юллар эзләп табабыз. Күптән түгел бакчабызда, кечкенә булса да, китапханә оештырып җибәрдек. Ул барлык милләт балаларының да яраткан шагыйрәсе Агния Бартоның 100 еллыгына багышлап оештырылды. Китапханәне ачканчы, әти-әниләр һәм балалар белән шактый эшләр башкардык, шагыйрә иҗатына багышлап, әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Максатыбыз шагыйрәнең кызыклы һәм тәрбияви шигырьләре аша балаларны һәм алар янәшәсендәге өлкәннәрне дә китапны яратырга өйрәтү, олыда да, кечедә дә укуга мәхәббәт тәрбияләү иде. Шул максатны тормышка ашыру өчен, без бакчабызның методик кабинетында китаплар белән тулы берничә киштә булдырдык. Дөрес, бездә әти-әниләр сораган, аларга кирәк китапларның барысы да юк. Ләкин аларны эзләп табып бирергә тырышабыз, күп вакыт өйдән дә алып киләбез. Нәтиҗәләр дә сөендерерлек. Китаплар куелган әлеге почмак бакчабыз балаларының иң яраткан урынына әйләнеп бара, тәрбиячеләре белән бирегә кереп, Белем дөньясында сәяхәттә булып кайталар. Тукай туган көндә нәниләр Шүрәле һәм Су анасы белән таныштылар. Һәр төркемнең үзенең «укучы формуляры» бар, укылган китаплар шунда язылып бара. Китапханәдән әти-әниләр дә файдалана ала, алар тәрбияче тәкъдим иткән китапны өйләренә алып кайтып, балалары белән бергә укыйлар һәм укып бетергәч тапшыралар.

Китапханә ачылганнан бирле балаларыбызның китапка мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрде. Моның максатка ирешүдәге беренче адымнарыбыз гына булуын яхшы белсәк тә, шатландыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading