16+

Сез мәктәпкә нәрсә белән булыштыгыз?

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе кысаларында 145 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Арчаның 1 нче мәктәбендә булды.

Сез мәктәпкә нәрсә белән булыштыгыз?

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе кысаларында 145 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Арчаның 1 нче мәктәбендә булды.

Ул анда укучылар һәм укытучылар коллективы белән аралашты, сыйныф җитәкчесе Елена Герасимовага чәчәкләр бүләк итте, мәктәпне карады. Мәктәп ишегалдындагы «Укытучы» һәм Советлар Союзы Герое Валентин Ежков һәйкәлләренә чәчәк салды. Хәзерге вакытта биредә мәктәп тарихына багышланган 200 битлек китап әзерләнә. Ирек Миннәхмәтов аны бастырып чыгаруда ярдәм күрсәтергә сүз бирде.
«Мин бирегә килгәндә мәктәбемне бөтенләй танымадым. Ул яңарып, зураеп киткән. Шунысы кызык: мәктәпкә керү белән, бала чагымдагы мохиткә эләктем. Миңа белем биргән тәҗрибәле укытучылар да шул ук, бары тик бераз олыгаеп кына киткәннәр. Без дә укучылар түгел инде, әлбәттә», - диде ул.
Ирек Миннәхмәтов «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясенә карата фикерен белдереп: «Әгәр халык бу акция белән «җенләнсә», бу мәктәпләргә кисәк кенә үсеп китәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде. «Акциянең уңышлы булуы сездән торачак, - дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга. - Менә сез уңышка ирешкән кешеләрне табып, аларга барып: «Сез мәктәпкә нәрсә белән булыштыгыз?» - дип сорап, бераз оялтып та җибәрсәгез һәм алар булышсалар, мәктәп икенче дәрәҗәгә чыгачак». Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе туган мәктәбенә өч мультимедияле комплект, яңа компьютер сыйныфы, телевизор, видеокамера, фотоаппарат бүләк итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading