16+

Сезгә нинди укытучы кирәк, яки укытучылар нигә мәктәпкә бармый?

Мәктәпләрдәге вазгыятьне барыбыз да күзәтәбез. Безгә, мәсәлән, икенче ел рәттән башлангыч сыйныф укытучысын таба алмыйлар. Укытырга килгәннәре дә шәхси мәктәпләргә китә яисә башка эшкә күчә. Укытучыларга кытлык күпчелек җирдә күзәтелә. Татарстанда соңгы елларда укытучыларга ихтыяҗ якынча 1 мең 900 кешене тәшкил итә.

Сезгә нинди укытучы кирәк, яки укытучылар нигә мәктәпкә бармый?

Мәктәпләрдәге вазгыятьне барыбыз да күзәтәбез. Безгә, мәсәлән, икенче ел рәттән башлангыч сыйныф укытучысын таба алмыйлар. Укытырга килгәннәре дә шәхси мәктәпләргә китә яисә башка эшкә күчә. Укытучыларга кытлык күпчелек җирдә күзәтелә. Татарстанда соңгы елларда укытучыларга ихтыяҗ якынча 1 мең 900 кешене тәшкил итә.

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

– Министрлыкта мәгариф системасы өчен кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә. Мәгълүматлар алдагы җиде елны фаразлап барлыкка килә. Анализ күрсәткәнчә, соңгы елларда уку елы башына 1800-1900 укытучыга ихтыяҗ булган. Иң күп эш урыннары рус теле, математика, физика, химия, биология, шулай ук башлангыч сыйныфлар буенча бар, – дип сөйләде ул.

Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, биш ел элек районнардан килгән гаризаларына караганда, бу фараз бик нык аерылып торган. Мисал өчен, Биектау районы 2017 елда 2021 ел өчен бары тик өч кешегә генә ихтыяҗ фаразын тәкъдим иткән була, ә 2020 ел ахырында инде 30 педагогка төзәтмә керткән. Лаеш районы да өч укытучыга фаразланган мәгълүмат бирсә, узган ел  саннар 23 кешегә кадәр үзгәртелгән.  Бу барлык районнарга да диярлек кагыла икән. Җирлектәге мәгариф идарәләренең фаразланган мәгълүматларның төгәлсезлеге проблемасы да килеп туган. “Җиде елга фараз җентекләп үткәрелергә тиеш”, – дип ассызыклый Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.

Татарстанда алты педагогика көллияте эшли. Аларда 5 меңгә якын студент белем ала. Ел саен  меңгә якын бала укытып чыгарыла. Аларның 84 проценты беренче елда  ук алган белгечлек буенча эшкә урнаша. “Бу бик яхшы күрсәткеч”,  – дип белдерә Поминов.

Гомумән, Татарстан вузларында педагогик белгечлекләр буенча 16 меңнән артык студент белем ала. Шуның 85 проценты – КФУ һәм Казан федераль университетының Алабуга һәм Яр Чаллы институтлары укучылары.
– Соңгы биш елда вузларда контингент 10 процентка үскән. Шулай ук педагогик юнәлеш буенча кадрлар әзерләү күләме 47 процентка арткан. Ел саен бакалавриат һәм магистратура программалары буенча чыгарылыш 3 меңнән артык кешене тәшкил итә. Шуның яртысы көндезге бүлекне тәмамлаучылар.

Мониторинг күрсәткәнчә, аларның 55 проценты гына үз белгечлеге  буенча эшкә урнаша, ә “максатчан” төркемнәрдә укучыларның 88 проценты билгеләнгән урыннарына кайта. Калганнары магистратурада укуларын дәвам итә, – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Чынлыкта укытучыларны әзерләү мәгариф системасы ихтыяҗларын каплый кебек. Тик министрлык белгечләре билгеләгәнчә, җитештерү һәрвакыт ихтыяҗ структурасына туры килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укытучылары таләп ителгәнгә караганда 20 процентка кимрәк, тәрбиячеләр – 35, математика укытучылары – 50 процентка кимрәк эшкә урнаша икән. “Шул ук вакытта психологлар һәм логопедлар республика мәгариф системасы таләп иткәннән биш тапкыр күбрәк”, – дип сөйли мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.

2021 елда башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ чыгарылыштан ике тапкыр кимрәк булган. Әмма 30 проценты гына эшкә урнашкан. “Безнең бәяләүләр буенча, быел чыгарылыш сыйныф укучыларының 92 проценты эшкә урнашырга планлаштыра, – ди ул. - Чит телләр укытучылары белән җитди хәл: ихтыяҗ чыгарылышка караганда 1,5 тапкырга кимрәк. Әмма узган ел белгечлек буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының нибары 10 проценты гына эшкә урнашкан. Психологлар һәм математика укытучылары белән дә шул ук хәл. Шулай ук рус теле укытучылары белән проблемалар бар".

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading