16+

Баҗайның борынына чиерттеләр... (уены - чыны бергә)

Тырыша-тырмаша баш күтәрми эшләп, нитратсыз яшелчә, сихәтле җиләк- җимеш уңышы җыеп сөенделәр.

Баҗайның борынына чиерттеләр... (уены - чыны бергә)

Тырыша-тырмаша баш күтәрми эшләп, нитратсыз яшелчә, сихәтле җиләк- җимеш уңышы җыеп сөенделәр.

Яңарак кына лаеклы ялга чыккан  Хөллия түти:
 -Әтисе, минем “выходное пособиегә” мендәр сүрүендәге маябызны кушып,  дача сатып алыйк! - дип колак итен кимерә башлаганчы, Сәхабиевлар  үзара дус-тату гомер кичерде. 

Авыр  җир эшеннән туеп, яшь вакытында авылдан чыгып качуы исенә төшкән Хәлил абзый:
 - Ниемә хаҗәт безгә бакча? Авыртмаган башка тимер тарак эзлисеңме? Кибет киштәсендә яшелчәләр өелеп тора. Базарда җиләк-җимеш тулып ята, - дип киреләнеп маташты. 

Хөллиянең үз туксаны туксан. Ватык патефон тәлинкәсе сыман, өзми- куймый  бер үк сүзләрне такылдый: 
- Бәбкәчләребезнең сәламәтлегенә  зыян килүен белә торып, балдан татлы оныкларыбызга нитратлы кишер кимертикме? Кунакка килгәч, зарарлы кыяр-помидор салаты белән сыйлыйммы? Бәләкәчләребезнең балавызга катырылган алма, агулы газ белән эшкәртелгән виноград ашавын телисеңме? Сихәтле алма-җиләк компотлары, томат соклары эчәсе урында, хлорлы кран суына яшел буяу  болгатып ясалган  газировка чөмерсеннәрме? Үзем дә фермерлар  агулап үстерегән бәрәңге боламыгыннан гарык. Әйттем - бетте: быелгы язда бакча алабыз! - дип, иренә ультиматум куйды.

Хәлиленең кысылган иреннәренә, чытылган йөзенә, җыерылган куе  кашларына күз төшереп алгач, ушлы бичә тактиканы тамырдан үзгәртте. Картының иңнәренә сарылып, кабыргалары беленеп торган аркасыннан каккалап, чебен таеп егылырлык шома пеләш башыннан сыйпап иркәләде. Бәлеш авызын колагынача җәеп, түләүле дәваханәдә таныш теш “бырачы”на куйдырганга күрә, бәясе нибары йөз утыз  бер меңгә генә төшкән ясалма тешләрен җемелдәтеп, кырык ел уртак түшәкне бүлешкән иренә якты елмаю бүләк итте. 

- Әтисе дим, җирнең җәннәт  почмагында үз кишәрлегебезгә тиенгәч, сабый күз яшедәй саф, сихәтле чишмә  сулары эчәрбез. Түтәлдән генә өзеп кергән, витаминлы бакча нигъмәтләре белән сыйлана башлагач, икебезгә дә хәл керер, көлсу  йөзебезгә алсу төс иңәр. Яшь чакларыбызны искә төшереп, алмагач астындагы беседкада гашыйк сандугачлар кебек чөкердәшеп кич утырырбыз. Башны-башка терәп, иңне-иңгә куеп, икәүләп таң каршыларбыз. Чыклы чирәмдә яланаяк йөреп сихәтләнербез. Туган-тумача, дус-иш  белән җыелышып, дачабызда  шашлык кыздырырбыз. Каен себеркесе белән чабынып, кинәнеп мунча керә башлагач,  буыннарыңның сызлавы басылыр. Хуш исле аланнарда җиләк-гөмбә җыярбыз. Кул сузымындагы урман күлендә су коенырбыз, син шунда  балык тотып рәхәт чигәрсең, - дип юмалады. 

Үзсүзле Хөллиянең тоткан җирдән өзә торган гадәтен  әйбәт белгән Хәлил, аяк терәп карышуның мәгънәсез икәнлегенә төшенгәч, бирешә куйды. Җаны теләгән елан ите ашаган. Бакча дип саташкан хәләл җефетем җирдә казыныр. Ә мин гүзәл табигать кочагында, күл буендагы комда кызынып, балык тотып рәхәт чигәрмен, дип хыялланып, чаларган мыегы астыннан  канәгать елмайды. 

— Мәйлең, карчык, синеңчә булсын!  Атлаган саен бакчасы-мунчасы белән мактанып теңкәмә тигән Салихҗан баҗайдан кайсы җиребез ким? Кәсебенә керешсәк, алты сутыйлы кишәрлеккә җитәрлек кенә сәмән  табыштырмый калмабыз әле!  – диде.

Җирнең җәннәт почмагына тиң дачаларында җәй буе рәхәт чигәргә өметләнгән  Хәлил белән Хөллиянең  ”алсу  күзлек” пыялалары, бакчага аяк басуга, чылтырап коелып төште. СССР таркалганнан бирле адәм аягы басмаган кишәрлекне әрсез америка өрәңгесе, кеше биеклеге шайтан таягы, катыкура, әрем, билчән чирүе яулап алган  иде. Көне буе эт булганчы эшләп, кичкә телләрен салындырып, бакча өенә көчкә  кереп аудылар. Атна буе агач- куак төпләп, чүп яндырып иза чиккәч, ниһаять, түтәл ясарлык  мәйданчыклар ачылды. 
–  Әтисе, мондагы  соры авыр  туфрак имгә яраксызга охшап тора. Сыйсыз җир уңыш бирмәс. Бүген үк шуфир энеңә шалтырат! Берәр машина черегән тирес, торф, елга комы  китереп аударсың! Бәхилләтергә җаен табарбыз. Теплица сатучыларга заказ бирергә онытма! Кыяр, карбыз, кавынга - аерым, томат, борыч, баклажанга - икенче корылма  кирәк булыр. Калын каркаслы, кар көрте сындырмый торганын алып килсеннәр. Колакларына киртләп куй, пенсионер карт-корыга ярамаган тагын дип, берүк “туфта” китереп аудармасыннар! –дип, таләпчән хуҗабикә фәрман арты фәрман яудырды. 

Табигать кочагында хозурланырга хыялланган Хәлил абзыйга кояшта сырт кыздырып ятарга язмаган икән. Карчыгы командасына буйсынып, агачларны сирәкләп кисте, корткычларга агу сиптерде. Корыган куакларны төпләп, яшь карлыган, чия, слива  утырттылар. Хуҗабикә базардагы таныш сатучылардан яшелчә, чәчәк үсентеләре табыштырды. Хасиятен китереп, теплицаларга  утырттылар.  Бу эшләрне башкарып чыккач та, карт белән карчыкка иркен суларга насыйп булмады. Мунча торбасының иске кирпечләре уалып, юллыкка коелышканга күрә, мичкә якканда, авызыннан төтен кайтарып үзәккә үтте. Яшенле яңгыр коеп яуган төндә, өй эче манма суга баткач, йортның түбә калае челтәрләнеп тишелгәнлеге ачыкланды.

Чүп өстенә чүмәлә димәсәң, өй идәненең коргаксыган сайгаклары биешеп, аяк бармакларын  чеметтереп кысып ала. Веранда дивары бер якка кыйшайган. Бәдрәфкә кереп басарга куркыныч. Муртайган  такталары сына калса, ялангач артыңны ялтыратып, нәҗес чокырына мәтәлүең бар. Боларны сипләргә күпме сәмән кирәк булачагын  кара исәп белән санасаң да,  ушың китәрлек! Юкка гына, искегә тимә, исерерсең, - димәгән шул борынгылар. 

Сәхабиевлар авырлыкларга бирешә торган кавемнән түгел икән. Тырыша-тырмаша баш күтәрми эшләп, нитратсыз  яшелчә, сихәтле  җиләк- җимеш уңышы җыеп сөенделәр. Кыяр, помидор, кишер, шалкан, кәбестәләренең  алтын бәясенә төшүе турында уйлап та бирмәделәр. Кай арада ташламалы кредитка тиенгәннәрдер? Хөсетле күрше-күләнне көнләштереп, көз азагына  күз явын алырлык матур,  җыйнак кына бакча йорты, бассейнлы мунча, утын  сарае, биотуалет  бастырып куйдылар.

Күпме бурычка батулары, аны кайчанга чаклы  түләп бетерергә тиешлекләре  маңгайларына язылмаган бит. Шунлыктан чит-ятка сер бирмәделәр. Хәзинәдә булган  нигъмәтләрен өстәлгә куеп, хәл кадәренчә әзерләнеп, якыннарын кунакка дәшеп, үзләренчә “бакча туе” үткәрделәр. Әллә каян балкып, үзенә тартып  торган ике катлы өр-яңа кәттиж каршысына килеп туктагач, мин-минлекле, мактанчык Салихҗан баҗасының кикриге күзгә күренеп шиңде. Яздан көзгәчә каторга хезмәте башкарып, эт булып арыган Хәлилнең сизгер күңеле, хөсетле баҗасының симез борынына чиертү сөенеченнән биһуш булып, гүя мәтәлчек атты.  

Хәмидә Гарипова. Казан

Язмага реакция белдерегез

1

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading