16+

«Сезнең кулларда-Ватанның киләчәге»: Миңнеханов республика чыршысында катнашучыларны котлады

Бу минутларда «Татнефть Арена» бинасында Татарстан Рәисе чыршысы башланып китте.

«Сезнең кулларда-Ватанның киләчәге»: Миңнеханов республика чыршысында катнашучыларны котлады

Бу минутларда «Татнефть Арена» бинасында Татарстан Рәисе чыршысы башланып китте.

Һәр елдагыча традицион Республика чыршысы, быел 25 декабрь көнне үткәрелә. Бирегә Татарстаныбыздан тугыз меңнән артык бала килгән! Алар арасында активистлар һәм олимпиада җиңүчеләре генә түгел, ә спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә зур урыннар яулаган, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары бар.

Республика чыршысы билгеләнгән вакыттан соңрак башланды. Бүген Кыш бабай белән Кар кызы балаларга чын-чынлап карлы кыш бүләк итәргә булган, ахрысы. Районнардан килүче мәктәп укучылары тиз генә килеп житә алмады. Юллардагы кар көртләре беркадәр автобусларны да тоткарлады бугай.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов балаларга үзенең сәламнәрен житкереп, һәрбер укучыга уңышлар теләде.

-Зур уңышларның сере - тырышлыкта. Зур максатлар куегыз, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Россиядә киләсе 2024 елның Президент Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы итеп билгеләнүен әйтеп узды.

 -Гаилә - һәрбер жәмгыятьнең иң төп байлыгы. Ул - безнең өчен бик кадерле. Һәрберебез өчен терәк, көч, таяныч ул. Үз алдыгызга максатлар куярга өйрәнегез. Үз көчегезгә таяныгыз, сезнең барысы да барып чыгачак. Сез Татарстанның киләчәге, аның якты өмете. Тырышып укыгыз, бердәм һәм дус булыгыз. Бәйрәм белән сезне! - диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading