16+

Сәлкешләр Рөстәм Миңнехановны нәрсә белән шаккатырды? (ФОТО)

«Ал да гөл, хей! Ал да гөл! Монда рәхәт, шуны бел!» Биләрдә узучы «Сәләт» форумы территориясенә якынлашканда, менә шундый сөрәннәр белән каршы ала кунак­ларны сәлкешләр*. Форум - «Сәләт» дөньясының иң якты мизгелләренең берсе. Биредә биш көн эчендә республиканың төрле районнары буйлап таралган аланнар берләшә, сәлкешләр очраша. Форумның тантаналы чарасы -...

Сәлкешләр Рөстәм Миңнехановны нәрсә белән шаккатырды? (ФОТО)

«Ал да гөл, хей! Ал да гөл! Монда рәхәт, шуны бел!» Биләрдә узучы «Сәләт» форумы территориясенә якынлашканда, менә шундый сөрәннәр белән каршы ала кунак­ларны сәлкешләр*. Форум - «Сәләт» дөньясының иң якты мизгелләренең берсе. Биредә биш көн эчендә республиканың төрле районнары буйлап таралган аланнар берләшә, сәлкешләр очраша. Форумның тантаналы чарасы -...

«Ал да гөл, хей! Ал да гөл! Монда рәхәт, шуны бел!» Биләрдә узучы «Сәләт» форумы территориясенә якынлашканда, менә шундый сөрәннәр белән каршы ала кунак­ларны сәлкешләр*.
Форум - «Сәләт» дөньясының иң якты мизгелләренең берсе. Биредә биш көн эчендә республиканың төрле районнары буйлап таралган аланнар берләшә, сәлкешләр очраша. Форумның тантаналы чарасы - Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның килүе. Аның сәлкешләр белән очрашуы инде традициягә әйләнде. Бу алар өчен көтеп алынган вакыйга. Республика районнарыннан тыш, быел форумда Мари Эл, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан, Чехия, Германиядән дә делегатлар килгән. Барлыгы 5 меңләп кеше булыр.
«Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов бердергәнчә, быелгы форум биш юнәлеш буенча эшли: ул фән һәм IT-технологияләр, шәхси үсеш, карьера үсеше һәм уңыш сере, креативлык, үз кулың белән әйберләр ясау кебек мастер-класслардан гыйбарәт.
«Сәләт Биләр» форумының быелгы төп һәм онытылмас үзенчәлеге - «Фәнсар» академиясе ачылышы. Фәнни‑белем бирү үзәгенә Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән нигез салынган.
- Елдан‑ел бу җирлек зурая, матурлана. «Фәнсар» академиясе ачылу, аңа дөньяның төрле төбәкләреннән галимнәр, фән белгечләре җәлеп итү дә мөһим адым. Белем бирү үзәге безнең халык өчен генә түгел, чит ил вәкилләре өчен дә тарту көче булыр дип ышанам. «Сәләт» яшьләре һәрвакыт кызыклы, оригиналь проектлар уйлап таба. Сез - безнең горурлыгыбыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
«Фәнсар» фәннәр сарае дигәнне аңлата. Ул, чын мәгънәсендә, фән йорты булачак. Бирегә илнең төрле төбәкләреннән олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә үз‑үзен күрсәткән сәләтле мәктәп укучылары җыела.
- Рөстәм Миңнеханов безнең күптәнге хыялыбызны тормышка ашырды. Проектны гамәлгә кую өчен дәүләт тарафыннан 100 миллион сум акча бүлеп бирелде. Гомумән, аның «Сәләт»не үстерүдә өлеше зур. Президентның безгә хәерһахлы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә, «Сәләт» хәзер халыкара статуска ия булды, - диде Тимур Сөләйманов.
«Фәнсар» - аш бүлмәсе, уку бүлмәсе, дүрт торак корпусы булган 120 кеше сыйдырышлы үзәк. Ул «Сәләт» проектларын ел әйләнәсендә тормышка ашыру мәйданчыгы булачак. Академиянең төп бинасында логотибы урнаштырылган. Ул агач, чишмә, тау һәм бармак эзләрен хәтерләтә. Агачның биш тамыры үзәкнең фән, мәгариф, тел, мәдәният һәм тарих кебек төп юнәлешен символлаштыра.
Шулай ук җир шарындагы биш материкка ишарә ясый һәм фәнни үзәкнең халыкара форматта сәләтле яшьләр һәм балалар белән дөньякүләм тәҗрибәгә таянып эшләвен аңлата.
- Без яшьләргә төгәл фәннәрдән тыш, тормышта инде хәзер куллана алырдай белемнәрне дә бирергә тырышабыз. Балаларда команда белән эшләү сыйфаты, иҗади караш, шәхси үсеш, креативлык кебек сыйфатлар тәрбиялибез, - ди «Сәләт»нең халыкара белем бирү үзәге җитәкчесе Анна Фельдман.
Башка белем бирү лагерьлары белән чагыштырганда, «Фәнсар» үзәгенә килү кыйммәтрәк булачак. Бәя академиягә килгән укытучылар квалификациясеннә һәм смена озынлыгына бәйле. Тора‑бара җитәкчеләр биредә лицей-интернат һәм үзләренең фәннәр академиясе шәһәрчеген булдырмакчы.
Форумда быел «Президент белән бергә» хәрәкәте дә эшли. Әлеге мәйданчыкта яшьләрнең инициативаларын туплыйлар. Ә бирегә җыелган яшьләрнең активлыгы күпләрне көнләштерер­лек. «Фәнсар» академиясе бүлмәләрендә инде бүгеннән эш кайный, ул виртуаль дөньяны хәтерләтә. Компьютер сыйныфында укучылар төрле программалар уйлап чыгара.
Бер бүлмә интерактив ачышлар мәйданчыгына әйләнгән. Биредә 3D проектор аша Биләр, Болгар, Зөя шәһәрчегендәге тарихи-архитектура биналарын карап була. Әлеге проект Рөстәм Миңнехановта да кызыксыну уятты. Ул проекторларны Болгар белән Зөя тарихи-археологик комплексларындагы музейларга урнаштырырга тәкъдим ясады.
Артур Нәбиуллин җитәкчелегендә бер төркем яшьләр татар телендә мультфильм әзерли икән. Башка мультфильмнардан аермалы буларак, егетләр бер фильм­га төрки халыкларның 19 әкиятен кертмәкче. Татарстан лидерына күрсәтелгән бер минутлык әсәр үзенең сыйфаты, режиссура үзенчәлеге белән таң калдырды.
- Бер минутлык мультфильм­ны төшерү өчен бер ай вакыт китте. Хәзер безнең алда финанс мәсьәләсе генә тора. Бар да яхшы булса, ел ярым эчендә тамашачы карамагына әзер фильм тапшырачакбыз, - дип белдерде проект авторы Артур Нәбиуллин. Шулай ук егетләр татар әкиятләрен электронлаштырып, 3D китап ясаган. Китапны аудио форматта да тыңлап була, иллюстрацияләре чын мультфильмдагы кебек хәрәкәткә килеп тора. Бу проект та Рөстәм Миңнехановның кызыксынуын уятты. Ул әлеге китапны балалар бакчалары гына түгел, ә башлангыч сыйныф укучылары өчен дә файдалы уку әсбабы булыр дип фаразлады.
«Фәнсар» уку мәйданчыгы гына түгел, ә ял үзәге дә булачак. Академия Кече Чирмешән елгасы буенда урнашкан. Аның тирәсендә инде футбол, волейбол уйнар өчен комлык та ясап куйганнар. Су керер урын да булачак. Яр буе да матурланачак. Инде сәлкешләр аны төзекләндерү буенча үз проектларын да ясарга өлгергән.
Сәләт активистлары шулай ук Татарстан лидерына татар телен укыту методикасы, виртуаль операция өстәле кебек кызыклы идеяләр тәкъдим итте. Бер төркем яшьләр исә Казан турында фильм төшермәкче. Рөстәм Миңнеханов аларга проектларын үстерү өчен үз киңәшләрен бирде.
*Сәлкеш - сәләтле кеше.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading