16+

Стипендиягә генә яшәп буламы?

«Мин беренче курста укыйм. Университет академик стипендия түли. Имтихан нәтиҗәләре буенча беренче сессиямне уңышлы яптым, шуңа күрә, икенче семестрда да стипендия алырга өметләнәм. Күп акча түгел, билгеле, 1200 сум тирәсе генә, шулай да үз акчам булуы сөендерә. Дүртенче курста укучы дустым: «Әти-әнидән акча алмыйм, стипендиягә генә яшим», - дигәч, бик...

Стипендиягә генә яшәп буламы?

«Мин беренче курста укыйм. Университет академик стипендия түли. Имтихан нәтиҗәләре буенча беренче сессиямне уңышлы яптым, шуңа күрә, икенче семестрда да стипендия алырга өметләнәм. Күп акча түгел, билгеле, 1200 сум тирәсе генә, шулай да үз акчам булуы сөендерә. Дүртенче курста укучы дустым: «Әти-әнидән акча алмыйм, стипендиягә генә яшим», - дигәч, бик...

Россия Федерациясендә стипендия түләүне РФ Хөкүмәтенең 2001 елның 27 июненнән гамәлгә кергән «Белем алучыларны стипендия белән тәэмин итү һәм башка төрле ярдәм күрсәтү буенча типлаштырылган кагыйдәнамә кабул итү турында» 487 нче карары регламентлаштыра. Стипендияне көндезге бүлектә укучылар гына ала.
Академик стипендия беренче уку семестрында барлык беренче курс студентларына да бер үк күләмдә түләнә. Академик стипендиянең суммасын һәр уку йорты үзе билгели, шулай да югарыда телгә алынган кагыйдәнамәдә минималь баскыч күрсәтелгән. Россия вузларында студентларның стипендиясе - 1200 сумнан, ә урта махсус белем бирү учреждениеләрендә укучыларныкы 400 сумнан да азрак булырга тиеш түгел. Икенче семестрдан стипендия узган сессия нәтиҗәсенә карап, ягъни имтиханнарны «4»ле- «5»легә тапшыручыларга гына түләнә башлый. Семестр буе яхшы укыган, әмма сессияне бер-ике «3»ле белән ябучыларга да стипендия түли башлау турында сөйләшүләр булган иде. Тик РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге тәкъдимне гамәлгә ашыруны кирәк санамады. Имтиханда «3»ле алучылар стипендиясез калачак.
Бюджеты мөмкинлек бирсә, уку йортының бик яхшы укыган яисә вуз тормышында актив катнашкан студентларга өстәмә стипендия түләү хокукы бар.
Социаль стипендия социаль ярдәмгә мохтаҗ булучыларга түләнә. Кагыйдәнамә буенча, бу төр стипендиягә хокуклы студентлар исемлеге мондый:
- ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калучылар - 23 яшькә кадәр;
- I һәм II төркем инвалидлар;
- Чернобыль һәлакәтендә яки радиация куркынычы булган башка очракларда зыян күрүчеләр;
- сугыш хәрәкәтләре инвалидлары һәм ветераннары;
- гаиләдә бер кешегә уртача керем яшәү минимумыннан азрак булучылар.
Әлеге стипендияне алу өчен, деканатка яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегеннән белешмә алып килеп бирергә кирәк.
Социаль стипендиянең күләмен шулай ук уку йорты билгели. Минималь сумма - 1650, максималь сумма - 15 мең сум.
Көндезге бүлектә белем алучы, шуңа өстәп еллык аттестацияне уңышлы узган аспирантларга - 6 мең, техник һәм табигать фәннәре буенча диссертация язучы докторантларга 10 мең сум стипендия каралган.
Моннан тыш, аерым кешеләрнең, шул исәптән РФ Президенты стипендиясе дә бар.
Россиядә «Оксфорд Россия фонды» хәйрия оешмасының стипендиясе дә популяр. Ул гуманитар, социаль һәм икътисади фәннәр буенча белем алучы сәләтле студентларга бирелә. Археология, тарих, сәнгать тарихы һәм теориясе, культурология, дөнья әдәбияты, сәясәт, хокук, психология, социология, филология, фәлсәфә, икътисад, этика һәм этнология юнәлешләре буенча укучылар бу стипендиягә дәгъва кыла ала. Фонд Россиянең 21 вузы белән хезмәттәшлек итә. Алар арасында Татарстанның бер генә югары уку йорты - Казан (Идел буе) федераль университеты гына бар. Республиканың башка вузларында белем алучыларга Оксфорд стипендиясе каралмаган.
Яхшы укысаң, шуңа өстәп, уку йорты тормышында һәм җәмәгать эшләрендә дә актив катнашсаң, берьюлы берничә төр стипендия алырга, димәк, «үз акчаңа» гына да яшәргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading