16+

Татар гимназиясенә янкорма кирәк

Редакциябезгә Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 18 нче татар гимназиясе укучылары, аларның әти-әниләре исеменнән хат килеп төште. «Гыйлем йортыбызны янкормалы итәсебез килә. Гимназиябез 42 нче мәктәп белән уртак тормыш алып бара. Башлангыч сыйныфларда укучылар әүвәлге балалар бакчасы бинасында (Кол Гали урамы, 13 а) белем ала. Урта һәм өлкән сыйныфтагылар...

Татар гимназиясенә янкорма кирәк

Редакциябезгә Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 18 нче татар гимназиясе укучылары, аларның әти-әниләре исеменнән хат килеп төште. «Гыйлем йортыбызны янкормалы итәсебез килә. Гимназиябез 42 нче мәктәп белән уртак тормыш алып бара. Башлангыч сыйныфларда укучылар әүвәлге балалар бакчасы бинасында (Кол Гали урамы, 13 а) белем ала. Урта һәм өлкән сыйныфтагылар...

Бер гимназиягә - ике «бина»
Хат белән танышып чыкканнан соң, гимназия биналарын үз күзебез белән карап кайтасы иттек. Мәктәп ишегалдыннан киемнәрен дә киеп тормаган малайлар түбән сыйныфлар укый торган бинага чабып китеп барды. Ашханәгә барулары иде бугай. Аларга ияреп, мин дә ике катлы бинага юнәлдем. Кечкенә балалар өчен шартлар яхшы. Сыйныфлары иркен, матур. Кечкенәрәк кенә бассейннары да бар хәтта. Тик менә югарырак сыйныф укучылары шөгыльләнә торган спорт залы бик гаҗәпләндерде мине. 36 квадрат метрлы бүлмәдә волейбол, баскетбол уйнау түгел, рәхәтләнеп, бер тузан туздырып йөгереп-сикереп тә булмый. Шунлыктан дәресләрне күбесенчә урамда уздырырга тырышалар икән.
- Менә шундый шартларда эшлибез-укыйбыз, - дип каршы алды мине гимназия директоры Равил Садыйков. - Гимназиянең 20 еллык тарихы бар. 1994 елда укыту 42 нче урта мәктәптә гимназия сыйныфлары рәвешендә оештырылды. 1999 елда 18 нче гимназия статусы бирелде. Шул вакытта ук 10 нчы микрорайонда гимназиягә бина төзү өчен урын да бар дип шатландырдылар. Әмма заманалар үзгәреп китеп, гимназия бинасы төзелми калды.
Әти-әниләр, әлеге проблеманы чишүләрен сорап, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына, Казан башкарма комитеты мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлегенә хат юллаган. Әмма җавап рәвешендә килгән хат аларны сөендермәгән. «Яңа бина төзү өчен 1,5 гектардан артык мәйдандагы җир кишәрлеге кирәк. Кызганыч, бүгенге көнгә сезнең микрорайонда мәктәп төзерлек буш җир юк. 2014 һәм 2015, 2016 еллар план чорына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетында мәгариф объектлары төзелешенә финанс чаралары бүлеп бирү каралмаган», - диелә ул хатларда.
Янкорма да ярый безгә
Гимназиядә 400 бала белем ала. Башлангычларда - 185ләп, олырак сыйныфларда 220ләп бала. Соңгыларына, сыйныф бүлмәләре аз булганга, бер сыйныфны икегә бүлеп укырга туры килә. Кайбер очракларда бер сыйныфта укучыларның саны тиешледән артып та китә. Тагын бер авырлыклары - ул да булса укучы балаларның ике бина арасында йөрүләре.
- Төрле вакытлар бар, яңгырлы, суык көннәр дә була бит, бозлавык булганда бигрәк тә куркыныч, таеп егылып имгәнмәсеннәр дип куркып торабыз. Ара ерак булмаса да, юлда төрле кешеләр очравы бар, әллә кемнәр килеп, балаларны алып та китәргә мөмкин. Ата-аналар бигрәк тә шуның өчен борчыла.
Гимназиядә барлык дәресләр дә татарча алып барыла, ә менә 10-11 нче сыйныфларда, бердәм дәүләт имтиханнарын бирергә уңайлы булсын өчен, төп предметларны ике телдә дә укыталар. Гимназиядә укырга теләүчеләр күп икән, әмма әлеге дә баягы бина булмау сәбәпле, бөтен баланы да укырга алу мөмкинлеге юк. Аннары балалары башлангыч сыйныфларны тәмамлаганнан соң, ике бина арасында йөртүдән куркып, кайбер ата-аналар балаларын икенче мәктәпкә күчерү очраклары да бар. Дөресрәге, мәҗбүрләр. Алар әйтүенчә, гимназия өчен аерым бина салырга буш урын булмаса да, проблеманы түбән сыйныфтагылар укый торган элеккеге балалар бакчасы бинасына янкорма төзеп тә хәл итеп була. Янкорма өчен мәктәп территориясендә урын җитәрлек икән.
Боз кузгалган...
Шушы көннәрдә үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк гимназия һич югы янкормалы булырмы? Әлеге сорау белән без Казан шәһәре мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Идарә җитәкчесе урынбасары Илнар Һидиятов әйтүенчә, алар бу проблема белән таныш.
- Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре, Казан шәһәр Думасы депутатлары гимназиягә барып, танышып-күреп кайттылар. Хәзерге көндә аның проектын булдыру өчен техник документ әзерләнә. Төгәл суммасы да билгеле булгач, шәһәр җитәкчелеге республика җитәкчелегенә гимназия бинасына янкорма төзү мөрәҗәгате белән чыгачак, - дип ышандырды ул безне.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading