16+

Татарстанда татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелде

Атна башында Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен төзү турындагы указга кул куелды. Рөстәм Миңнехановның бу фәрманы күптән көтелсә дә, көтмәгәндә булды.

Татарстанда татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелде

Атна башында Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен төзү турындагы указга кул куелды. Рөстәм Миңнехановның бу фәрманы күптән көтелсә дә, көтмәгәндә булды.

Яхшы фал

Туган телебезне саклау һәм үстерүне тәэмин итәрлек абруйлы орган булдыруны март аенда узган Дәүләт Советы утырышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән иде. Бу эшнең оештыручысы булып, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләнгән. Аның урынбасары булып мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов куелган. Моннан тыш комиссиягә тагын 35 кеше кергән. Алар арасында тел үсеше белән бәйле җитәкче урыннарда эшләүчеләр тупланган.

Һәрбер өлкә дә колачлаган кебек. Бер комиссия эчендә тел белән бәйле барлык белгечләрне туплап та бетерү мөмкин эш түгелдер. Әмма һәркем үз юнәлешендә эш алып бара ала бит. Бу 35 кешенең һәрберсе астында тагын 35 кешелек тулы бер комиссия эшләргә тиеш. Шулай булганда, заманча пирамида, маркетинг алымнарын кулланганда гына эшнең нәтиҗәсе булыр. Указда да бит кирәк очракта башка кешеләр дә комиссия составына кертелергә мөмкин, диелгән.

Моңарчы да телгә бәйле аерым төр комиссияләрне күп белдек, күп күрдек. Тик нәтиҗәсеннән генә канәгать калмадык. Мәсәлән, терминология белән шөгыльләнүче комиссия эшләде. Шул ук вакытта урамдагы элмә такталардагы дөрес булмаган татарча сүзләр тезмәсен укып шаккатып, аны күрсәтеп мәш киләбез. Хәтта элмә такталарының рус телендәгесендә дә хаталар күп була икән. Ә бу мәсьәләне хәл итүнең юллары бик гади. Теләсә кайсы оешма, татар һәм рус телләрендә шундый элмә такталар ябыштырырга, куярга, кадакларга тели икән, рөхсәт алырга тиеш. Ә аны телне камил белгән белгечләр тупланган комиссиядә генә карап, шунда төзәтеп бирә алалар. Алардан рөхсәт юк икән, бер генә дә язулы тактаны элә алмыйсыз! Төзәтелгән расланган вариантны гына элеп куярга мөмкин. Алайса, шундый яхшы итеп язылган урыннарда хаталы язуны күреп, татар телен камил белгән теләсә кайсы белгеч моны гына төзәтеп бирә ала иде бит дисең. Ул чакта өч җөмләлек текст эчендә 12 хата күреп күзең маңгайга менми инде!

Яхшы фал. Без моңарчы тел мәсьәләсе дәүләт тарафыннан куелырга тиеш дип сөйләшә идек. Президентның ошбу карары шул эшне башлап җибәрүче булсын. Һәм аларның эшенең нәтиҗәлелеген тикшерүне дә Президент үзе күзәтсен иде. Милләтне, телне һәм республиканы саклап калучы эш бит бу. Телне югалтмау өчен бүген һәркем көненә 20 минут кына милләткә файдалы эш эшләсә, күпме алга китеш булыр иде.

Шул ук кешеләр
Моңарчы шундый комиссия эшләмәдемени, дип сорыйлар. Президент дәрәҗәсендә мондый комиссия эшләмәде. Әмма телләрне үстерү буенча төрле дәүләт программалары эшләнде, комиссияләр бар. Дәреслекләр чыгаруга акча бүлеп бирелде. Тел сагында торучылар төрле конференция-чаралар үткәрде. Татарча укыту, татар телле милли югары мәктәп булдыру, тагын телне үстерүгә бәйле, хәтта ки татарча сөйли торган курчак-уенчыклар эшләү турында да әллә нинди тәкъдимнәр булды. Әлбәттә, күп вакыт мондый сөйләшүләр министрлык дәрәҗәсеннән узмады. Сөйләшүләр Президент күз уңында булганда аларны хәл итүдә дә үзгәрешләр булыр дип ышанасы килә.

– Комиссиянең барлыгы 35 әгъзасы бар, алар арасында төрле белгечләр – мәгариф, мәдәни юнәлеш, медиаструктура һәм галимнәр дөньясы тупланган. Аларның эшчәнлек юнәлешләрен исәпкә алып, бездә берничә эш төркеме формалашыр дип уйлыйм. Алардан үз эшләрен анализлап, телне саклау резервларын таба алуларын сорыйбыз, – дип белдерде комиссия рәисе Марат Әхмәтов. – Барысы да нигезләмәдә язылган. Эшче төркемнәр – барлыгы биш яки алты юнәлеш – мәгариф өлкәсендәге эшләр торышын җитди анализларга тиеш булачак. Алга таба комиссиянең эш планы барлыкка килер. Комиссия елына кимендә ике тапкыр рәсми утырышлар үткәрергә, моннан тыш, Татарстан районнарында — районнарның мәгариф, социаль-мәдәни оешмалары җитәкчеләре, башлыклары катнашында күчмә эшлекле очрашулар үткәрергә тиеш. Проблема ничә тапкыр җыелуда түгел. Бәхәс, сөйләшү, очрашу – барысы да нәтиҗәле булырга тиеш.

– Иң беренче чиратта, ул тел саклансын, милләтнең яшәеше өчен нәрсә эшли алабыз дигән сорауга ачык җавап бирергә тиеш. Моңарчы башкарылмыйча калган эшләрне барлау кирәк, – дигән исемлектә булган Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина комиссия эшчәнлегенә аңлатма биргәндә.

...Шунысы гаҗәп тоелды: Язучылар берлеге, Милли шура рәисе исемлеккә кертелмәгән. Араларында бер-ике иҗтимагый лидер булса да яхшы иде, мәсәлән, яшьләр арасыннан. Әмма шунысын онытмыйк, тел-милләт эшләре түрәме син, гади укытучымы, барыбызга бердәй кагыла. Шуңа да эшли торган эшлекле комиссия булсын дип дога кылып телисе килә.

Тел пешерү
Комиссия рәисе Марат Әхмәтов белдерүенчә, телгә карата кулланучылар мөнәсәбәтен җиңәргә кирәк.
– Татар халкы татар телен рухи ихтыяҗ буларак кабул итсен, ә ул миңа матди тормышым өчен нәрсә бирә, дип түгел. Телгә карата кулланучылар мөнәсәбәтен җиңәргә кирәк. Туган телеңне (бу очракта — татар телен) белү аның рухи өстенлеге булып саналырга тиеш. Татар телен камил белгән кеше үзен рухи яктан бай дип санарга тиеш. Проблемалар бар. Республикада 2 миллионнан артык татар кешесе яши. Саннарны атамасам да, татарларның күп өлеше рус телендә аралаша, – дип сөйли Марат Әхмәтов.

Мондый максатларны үтәтү өчен телнең кулланышын даирәсен үстерергә, мәктәптә татар теле дәресләрен, вузларда татар төркемнәрен арттырырга, ике телне белгән кешеләргә өстәмә түләүләр түләргә кирәк булып чыга түгелме? Әти-әни теленең кадерле булуын аңлаган мәлдә дә, адәм баласына материаль кызыксыну да көчле. Барыбер шунысын да исәпкә алырга кирәк. Ихтыяҗ булырга тиеш иң элек, өйдә генә түгел, җәмгыятьтә бигрәк тә. Мондый мисалларны ерак эзләп барасы юк, Казахстан бик матур гына эшләп ята. Ә Казанга күпме татар карап тора. Аларга дәреслек тә, уенчык та, әдәби китап та кирәк.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, без Россиянең башка төбәкләрендә, башка чит илләрдә яшәүче татарлар өчен үрнәк булырга тиешбез. Әлегә ничек сөйләшү мәсьәләләре уйланыла. Киләсе атнадан беренче утырышларын уздырырга, әлегә эшне оештыру эшләре турында сөйләшергә җыеналар.

Марат Әхмәтов эшенә фатиханы Татарстанның беренче Президенты бирде: “Марат Готовичка татар халкының мәдәнияте һәм теле белән бәйле мәсьәләләр һәрвакыт якын булды. Ул – укытучы баласы. Бу кеше начар эшләргә күнекмәгән”, – диде Минтимер Шәймиев.
Якты өметләр баглыйк әле, нәтиҗәсе булырмы-булмасмы вакыт күрсәтер.

Нинди бурычлар куелган?
Татар телен саклау һәм үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен билгеләү һәм аларны хәл итү юлларын эшләү;
Телне үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлеккә, иҗади башлангычларга, яшьләрдә кызыксыну тудырачак уникаль продуктларны татар телендә булдыруга булышлык итү.
Сөйләм культурасын һәм татар әдәби телен үстерү;
Татар телен профессиональ дәрәҗәдә куллану белән бәйле эшчәнлек алып баручы тәрҗемәчеләр, укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, фәнни кадрлар, белгечләр әзерләү;
Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүгә бәйле проектларга грантлар бирү.
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X