16+

ТАТФАК ЯШИ ӘЛЕ!

Казан (Идел буе) федераль университетындагы Филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлегенең яңа шартларда эшли башлавына бер ел булды. Шушы чорда коллектив нинди уңышларга ирешкән, нинди гамьнәр белән яшәп ята икән? Әлеге сораулар белән бүлек җитәкчесе - филология фәннәре докторы, профессор Флера Сәгыйть кызы СӘЙФУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.

ТАТФАК ЯШИ ӘЛЕ!

Казан (Идел буе) федераль университетындагы Филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлегенең яңа шартларда эшли башлавына бер ел булды. Шушы чорда коллектив нинди уңышларга ирешкән, нинди гамьнәр белән яшәп ята икән? Әлеге сораулар белән бүлек җитәкчесе - филология фәннәре докторы, профессор Флера Сәгыйть кызы СӘЙФУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.

- Бу уку елы, әлбәттә, алдагы еллардан нык аерылып тора. Ул кызыклы традицияләре булган ике факультетның - татар филологиясе һәм тарихы (элеккеге КДУ) һәм татар филологиясе факультетларының (элеккеге ТДГПУ) бергә кушылып эшли башлавы белән тарихта теркәләчәк. Билгеле бер үсеш юнәлешен күз алдында тотып оештырылган биш кафедра да - «Хәзерге татар теле һәм аны укыту методикасы», «Татар теле тарихы һәм төрки тел белеме», «Татар әдәбияты тарихы», «ХХ-ХХI гасыр татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы», «Математик лингвистика һәм филологиядә мәгълүмати системалар» - үзләренең яшәргә хокуклы икәнлекләрен, бүлекнең әһәмиятле бер структур өлеше булуларын расладылар.
- Бүгенге көндә республикабызда милли кадрлар әзерләү буенча бердәнбер бүлек буларак, беренче чиратта, татар бүлегенең белгечләрне әзерләү дәрәҗәсе кызыксындыра.
- Бүлегебездә иллегә якын укытучы бар, шуларның ике дистәгә якыны - филология фәннәре докторлары, профессорлар - тел һәм әдәбият белеме өлкәсендә танылган галимнәр, исемнәре күп укучыларыбызга мәгълүм шәхесләр. Тәлгат Галиуллин, Фоат Галимуллин, Рүзәл Юсупов, Хатип Миңнегулов, Азат Әхмәдуллин, Марсель Бакиров, Фәһимә Хисамова, Фәрит Юсупов кебек олуг галимнәребез белән беррәттән, бүлектә Дания Заһидуллина, Эльмира Галиева, Фәнүзә Нуриева, Ләйлә Салихова, Фәрит Яхин, Гөлшат Галиуллина, Ләйлә Минһаҗева, Әлфәт Закирҗанов кебек урта буын галимнәребезнең эшләве бүлегебезнең киләчәген фәнни яктан тәэмин итү мөмкинлеген ышанычлы итә. Бүлегебезнең төп максаты һәм коллективның бөтен эшчәнлеге студентларга төпле белем бирү, замана таләпләренә җавап бирерлек кадрлар әзерләү, белгечләрне милли рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
- Вузда уку еллары - мәдәни-тәрбияви чаралар белән дә хәтердә кала. Бу юнәлештә дә уңышларыгыз шактый.
- Бу хакта сүз башлаганда, бүлегебезне күпләргә таныткан «Әллүки» һәм «Илһам» әдәби иҗат берләшмәләренең яңа шартларда да нәтиҗәле эшләвен басым ясап әйтәсе килә. Иҗат берләшмәсе вәкилләре бу елда да күпсанлы конкурсларда катнашып («Милли хәзинә», «Шигъри сабантуй», «Иделем акчарлагы»), төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды. Иҗат эше, газета чыгару белән мәшгуль булган «Раушан» иҗат төркеменең дә киләчәге өметле. Университет күләмендә татар телендә чыгып килүче «DARELFӨNYN» студентлар газетасының һәр санында иҗади яшьләребезнең мәкаләләрен күрү бик күңелле.
Болардан тыш, Марсель Җаббаров җитәкчелегендә оешкан инде 15 ел буе эшләп килүче «Мизгел» театр студиясе сәхнә сәнгатенә чын күңелдән гашыйк булган студентларны берләштерә. Коллективның быел вуз һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәләрендә куйган «Беренче мәхәббәт» әсәре (Х.Вахит) тамашачыны тагын бер кат саф хисләр, эчкерсез мөнәсәбәтләр дөньясына алып кереп сокландырды.
Бүлегебез базасында эшләп килүче «Каз канаты», «Яшьлек» бию коллективларының «Ягымлы яз», «Милли хәзинә» кебек абруйлы бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булуы куанычлы.
- Әлбәттә, бүлекнең киләчәк көне бүген кабул ителәчәк студентлардан да тора. Кыска гына булса да, бүлеккә быелгы кабул итү планнары белән дә таныштырып үтсәгез икән.
- Әйе, уку елы төгәлләнүе безнең өчен эш төгәлләнде дигән сүз түгел. Инде кабул итү комиссияләре эшли башлады. Быелга безнең бүлеккә бирелгән бюджет урыннары былтыргыдан ким түгел - көндезге бүлеккә җәмгысы 75 һәм читтән торып уку бүлегенә 20гә якын урын бирелде. Замана таләпләренә туры китереп, татар теле һәм әдәбиятын өстәмә белгечлекләр - инглиз теле, башлангыч белем бирү, информацион технологияләр белән берләштереп тәкъдим итү булачак студентларыбыз өчен кызыклы һәм кирәкле белгечлек алу юнәлешендә дөрес адым булыр дип ышанабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading