16+

Телне тырышып өйрәнгән өчен – 500 мең

Телне тырышып өйрәнгән өчен – 500 мең

Совет районының 162нче балалар бакчасы 2017 елда, «Иң яхшы билингваль бакча» бәйгесендә җиңеп, 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Балаларга ике телдә тәрбия бирүдә яңа алымнар кулланып, тагын да дәртләнебрәк эшләргә стимул бирде ул.

- Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру - хәзерге буынның төп вазифасы. Радио һәм телевидение, урам йогынтысы балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда, милләтнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара. Менә шуның өчен дә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә халкыбыз хәзинәләре нигезендә нәниләрдә милли үзаң тәрбияләргә тырышабыз, - ди 162нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Рузилә Абдуллина.

Балалар бакчасында татар телен үстерүдә шактый эш алып барыла. Һәр чара федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, балаларның психологиясен тоемлап оештырыла. Беренче чиратта балаларны шәхес буларак тәрбия­ләүгә зур урын бирелә. Балалар язучылар, журналистлар белән очрашып тора. Аларда «Шәһри Казан» газетасы, «Салават күпере» журналы хезмәткәрләре еш кунак була. Язучыларның иҗатына багышлап, төрле чаралар оештырыла. Әле менә күптән түгел генә Габдулла Тукай айлыгы кысаларында, татар теле тәрбиячесе Надия Вәлиева иҗат иткән «Салават күпере» дип аталган әкият карадылар. 162нче балалар бакчасында «Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре аша - татар телен үстерү» проекты эшләп килә. Балалар Иделдән Уралга кадәр яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнәләр.

- Мең кабат укыганчы, бер тапкыр күрү яхшырак, диләр бит. Психология ягыннан килсәк тә, баланың баш мие губка сыман сеңдерә. Төрле образларга кереп уйнау, тою, күрү аша истә калдырырга җиңелрәк, - ди Рузилә Абдуллина.

Балаларның чараларында әти-­әниләрнең катнашуы да сөендерә. Әйтик, беренче төркемнән Азалия Абдрафыйкова һәрчак әнисе белән бергә рәсемнәр ясап килә. Әминә Җиһаншинаның әнисе төрле кул эшләренә оста. Лилия ­Ташхуҗаева гаиләсе тәмле тортлар белән сыйлый. Рәис Вәлиев, Әмир Исмәгыйлов, Аделина Ганиева үзләре китапчыклар ясый. Кирилл Михайловны бакчаның «йөзек кашы» дип йөртәләр. Бу талантлы малай - бик күп конкурслар җиңүчесе: «Сәләтле бәләкәч», «Синяя птица»,«Йолдызлык», «Җырлы-моңлы балачак» дисеңме. Әле шулар өстенә, «Тапшырылмаган хатлар» кинофильмында да төште.

Татар телен үстерүдә әти-­әни­ләр белән тәҗрибәле тәрбияче­ләрнең кулга-кул тотынышып эш­ләүләре уңышлы нәтиҗәләр бирә.

- Балалар - безнең көзгебез кебек. Барысын да үзләрендә чагылдыралар. Шуңа да киләчәк буын турында кайгыртып, балаларны тәрбияле, әхлаклы итәргә тырышыйк, - дип эшли 162нче балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading