16+

Укытучыны «кәгазь боткасы»ннан арындыралар

“Хисап тотылмаган икән, эш эшләнмәгән», – дигән фикердән котылырга кирәк.

Укытучыны «кәгазь боткасы»ннан арындыралар

“Хисап тотылмаган икән, эш эшләнмәгән», – дигән фикердән котылырга кирәк.

Укытучыларның бюрократик йөкләнешен киметү турында инде 30 еллап сүз куертыла. Соңгы берничә елда бу проблеманы хәл итүдә актив адымнар да ясала башлады. Әмма мәсьәлә күпкырлы, шуңа да аны бер мизгелдә генә хәл итеп булмый.

– Без бу эшне федераль дәрәҗәдә ике ел дәвамында алып барабыз. Мәгариф системасында бюрократик йөкләнешне киметүнең федераль нигезе булдырылды. Бер ел элек «Мәгариф турында»гы канунга бик мөһим дүрт төзәтмә кертелде. Бу инде бүген үк мәктәптә педагогларның эшен җиңеләйтергә мөмкинлек бирә. Кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә мөгаллимгә, белем бирү оешмасы җитәкчесенә “юк” дип әйтү хокукы бирелә. Шулай ук электрон документ әйләнеше кертелгән очракта, кәгазьдә шул ук эшне башкармаска рөхсәт ителә, – дип аңлатты Россиянең Мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек ведомствосы җитәкчесе киңәшчесе Наталья Алтыникова.

«Мәгариф турында»гы канунга төзәтмәләр нигезендә Россия Мәгариф министрлыгы педогогик хезмәткәрләр башкарырга тиешле кәгазь эшенең кысаларын билгеләп боерык бастырып чыгарды.

Хәзерге вакытта укытучы тутырырга тиешле документлар исемлеге биш пункт белән чикләнгән: 
1) укыту предметының эш программасы; 
2) өлгерешне исәпкә алу журналы; 
3) дәрестән тыш эшчәнлек журналы (дәрестән тыш эшчәнлек алып баручы педагог хезмәткәрләр өчен); 
4) тәрбия эше планы (сыйныф җитәкчесе функциясен гамәлгә ашыручы педагог хезмәткәрләр өчен); 
5) укучыга характеристика (соралган очракта). 

Әмма канун кабул итү – бер, аны тормышка ашыруга ирешү икенче мәсьәлә. Бүген укытучылар элеккечә 40-50 документ тутыруын дәвам итә. Хисап тотылмаган икән, эш эшләнмәгән, дигән калыплашкан фикердән котылу алай гына җиңел түгел бит. Шуңа күрә Россиянең Мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек ведомствосы бу яңалыкларны төбәкләргә ирештерү юнәлешендә эш башлаган. Барлык регионнардагы Мәгариф һәм фән министрлыкларында бюрократияне киметү буенча җаваплы затлар билгеләнәчәк. Алар үз җирлекләрендә шушы процессны эшләтеп җибәрергә тиешле кешеләр булачак.

– Төбәкләргә ярдәмгә бюрократик йөкләнешне киметү буенча чаралар исемлеге әзерләнде. Анда егерме чара кертелде. Аларны үтәү документлар йөкләнешенең кимүен гарантияли, – диде Наталья Алтыникова. 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов сүзләренчә, мөгаллимнәргә бюрократик йөкләнешне киметү, чыннан да, бик катлаулы, комплекслы, бер генә ведомство эшләп чыга алмый торган мәсьәлә.

– Бу проблема соңгы 30 ел дәвамында үсеп килде. Бер канун кабул итү, бер чара үткәрү ярдәмендә генә әлеге мәсьәләне хәл итеп булмаячак. Аңа комплекслы килергә, һәрберебезгә белем бирү оешмаларына мәгълүматны җиткерергә кирәк. Без укытучыларга йөкләнешне киметү буенча үзебезнең юл картасын булдырдык, – дип билгеләде министр урынбасары.

Шул ук вакытта тотарга да, соңгы елларда булдырылганның барысын гамәлдән чыгарырга ярамый. Бу яңадан артка тәгәрәү булачак. Министрлыкның бурычы – бар кирәксезне, комачаулый торганны билгеләп, алардан арыну. Электрон системалар әкренләп кәгазьне алмаштыра, төбәк контроль эшләре санын киметү юнәлешендә эш башланган, муниципаль дәрәҗәдәге тикшерү эшләренең урынлымы-юкмы икәне карала, министрлыктан җибәрелгән запросларның ике дистәгә якыны киметелгән, киләсе елдан тагын унысын гамәлдән чыгару, аларны автоматлаштыру планлаштырыла. 

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading