16+

Ул мәктәпнең Һиндстаннан алтын медаль яулап кайткан укучысы бар

Бөгелмә кадәр Бөгелмәдә мәктәпләр бер генә түгел инде анысы, дистәдән артык. Ләкин менә берсе - 6 нчы мәктәп - Татарстан һәм Рәсәй чикләрен үтеп, бар дөньяга танылды.

Ул мәктәпнең Һиндстаннан алтын медаль яулап кайткан укучысы бар

Бөгелмә кадәр Бөгелмәдә мәктәпләр бер генә түгел инде анысы, дистәдән артык. Ләкин менә берсе - 6 нчы мәктәп - Татарстан һәм Рәсәй чикләрен үтеп, бар дөньяга танылды.

Узган ел шушы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Алексей Красников Һиндстанның Мумбай шәһәрендә узган Бөтендөнья физика олимпиадасында җиңеп, алтын медаль яулап кайткан иде. Хәер, 6 нчы мәктәп аңарчы да үзенең физиклары, математиклары һәм аларны зур бәйгеләргә әзерләүче директоры, Татарстанда беренчеләрдән булып халык укытучысы исеменә лаек булган Вячеслав Парфеновы белән данлыклы иде. Шуның өстенә, «Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегендә алгы рәтләрдә торучы да ул.

Уңышлар сере - телләр белүдә
Гап-гади бинага урнашкан бу мәктәп, әмма бусагасыннан атлап керүгә, үзенең үзгәлеген сиздерде. Күп кенә мәктәпләрдә килгән кунакны укучылар үз ташкыннарына ияртеп киткәннәрен яхшы беләм ич. Ә биредә минем белән һәр малай һәм кыз итагатьле елмаеп, өч телдә исәнләште.
- Гаҗәпләнмәгез, - диде мине каршы алганда мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Румия ханым Хафизова. - Бездә бу - гадәти хәл. Беренче сыйныфка килгән балага һәм аның әти-әнисенә директорыбыз өч телне дә яхшы белергә дигән таләп куя. Инглиз теле - халыкара тел, мәктәбебез укучылары-укытучылары күптән инде ил чикләрен үтеп, дөнья аренасына чыкты. Рус теленең кирәклеге турында сөйләп тору артык бүген. Татар телен шулай ук Татарстанда яшәгән һәркем белергә тиеш!
Уңышларының сере дә шундадыр әле. Чөнки галимнәр өч тел белгән баланың баш мие тизрәк үсүен һәм акыл дәрәҗәсенең югарырак булуын исбатлаганнар. Ә инде ана телен яхшы белүнең башка телләрне өйрәнергә ярдәм итүе һәркемгә мәгълүм.

Директор фатихасы белән
Татар телен хөрмәт иткән директор турында игътибар белән тыңлаганымны күргәч, Румия ханым сөйләде дә сөйләде. Узган 2015 елда мәктәп, «Мин татарча сөйләшәм» республика акциясендә катнашып, диплом белән бүләкләнгән.
Физика-математикага өстенлек биргән данлыклы мәктәптә татар теленә дә шулай зур игътибар булуына сөендем, әлбәттә. Ун татар теле мөгаллиме бар икән. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: алар барысы да сыйныф җитәкчеләре. Балалар белән аралашырга мөмкинлек күбрәк булсын өчен, махсус эшләгәннәр. Монысы да директор башына килгән шәп фикер. Һәм укытучылар бу форсатның минутын да бушка уздырмыйлар. Румия Хафизова белән Эльвира Ситдыйкова бишенче сыйныфларда курчак театры оештырып, Тукай юбилеена багышлап, аның әкиятләрен сәхнәләштергәннәр. Инде укучылар алдында чыгыш ясарга да өлгергәннәр.
Мин анда чакта, бу мәктәпкә тагын бер күңелле хәбәр килеп иреште: Румия ханымның шәкерте - 9 нчы сыйныф укучысы Айсылу Ногъманова татар теле буенча уздырылган республика олимпиадасында икенче урын яулаган! Җиңүче кыз кайткач, директор, аны фотога төшертеп, рәсемен бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда катнашып җиңү яулаган балаларның сурәтләре белән янәшә куйдырт­кан дигән хәбәр килеп иреште соңрак.



Киләчәккә - бүгеннән
Уңышларга, бик теләгәндә, бик тырышканда, ирешергә була ул үзе. Ә менә иң кыены - шул ирешелгән уңышлар биеклегендә калу. Заманалар, укуга мөнәсәбәт үзгәргән бүгенге көндә бигрәк тә. Уңышка ирешкәннәрнең тәҗрибәсенә таянып, үз эшеңне бик яратып, вакыт белән санлашмый эшләсәң, замана балаларын да белем алырга кызыксындырып була икән. Мин, 2 нче сыйныфларда шундый дәресне күреп кайткан кеше буларак, болай дип икеләнмичә әйтә алам. Әле бу данлыклы мәктәптә икенче елларын гына белем алсалар да, шактый нәни булсалар да, икенчеләр инде үзләренә нинди зур җавап­лылык йөкләнгәнен яхшы аңлыйлар. Алар киләчәктә мәктәпнең данын саклап калырга тиеш, ә моның өчен бүген үк тырышыр­га кирәк. Татар теле дәресе уен формасында баргангамы, бик кызыклы, җанлы үтте. 45 минут сизелми дә калды. Ләкин икенчеләр төсләрне, җәнлекләрне, ел фасылларын татарча өйрәнеп калырга, үзләренең сүзлек запасларын баетырга өлгерделәр. Хәтта башка милләт балалары да тырыша-тырыша «ә» хәрефен әйтеп, «шәмәхә» дип сузганда, алар өчен дә, укытучылары Гүзәл Нурмөхәммәтова өчен дә янә сөенеп куйдым.
Дәрес бетүен белдереп, кыңгырау шалтырагач, коридорга чыккан икенчеләр минем белән фотога төшәргә тезелеп утырдылар. Бик теләп риза булдым. Нинди мәктәпкә килгәнемне, кемнәр белән аралашканымны яхшы беләм ич хәзер. Киләчәктә алар арасыннан да бар дөньяга билгеле зур-зур галимнәр, атаклы уйлап табучылар чыгар да: «Мин алар белән сурәткә төшкән идем!» - дип, горурланырмын әле.

Узган уку елында бу мәктәпне 78 укучы тәмамлаган, шуларның унысы БДИда 98 балл җыйган. 50се 80 балл­дан югарырак нәтиҗә күрсәткән. Чыгарылыш укучыларының 17се мәктәпне медаль белән тәмамлаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading